Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Куба халкын “Күбәләк”не җырларга өйрәттем”, - ди райондашыбыз Мөнир Галимҗанов

    Мәскәү-Ирландия-Куба... Күкшел авылында яшәүче Мөнир Галимҗанов һава юллары аша шундыйрак маршрут кичә. 57 яшендә аңа ике Америка арасында урнашкан Кубага эшлекле сәяхәт кылырга туры килә. Шулкадәр ерак юлларны кичеп кайткан райондашыбызның тәэсирләрен сорашмыйча кала алмадык. -Мөнир абый, декабрьдә Казан аэропортындагы авиаһаләкәттә 50 кешенең гомере өзелеп, әлеге вакыйгалардан соң берничә көн...

    Мәскәү-Ирландия-Куба... Күкшел авылында яшәүче Мөнир Галимҗанов һава юллары аша шундыйрак маршрут кичә. 57 яшендә аңа ике Америка арасында урнашкан Кубага эшлекле сәяхәт кылырга туры килә. Шулкадәр ерак юлларны кичеп кайткан райондашыбызның тәэсирләрен сорашмыйча кала алмадык.

    -Мөнир абый, декабрьдә Казан аэропортындагы авиаһаләкәттә 50 кешенең гомере өзелеп, әлеге вакыйгалардан соң берничә көн узгач, сезнең Кубага очуыгыз турында хәбәр ишеттек. Шулкадәр ерак юлга чыгарга ничек батырчылык иттегез?

    -Казан аэропортында халыкның аз булуы башта бераз шүрләтте үзе. Самолетка утыргач, белгән догаларымны укыдым һәм куркуым юкка чыкты. Кубага барганда без 15 сәгать, кайтканда 13 сәгать очтык. Җир әйләнү сәбәпле, кайтканда ике сәгать вакыт шулай "югала" икән. Иң элек Мәскәүдән Ирландиягә очтык, анда самолет заправкага туктады. Безне Россиядә зәмһәрир кыш озатып калса, Ирландиядә ап-ак йонлы сарыклар сибелгән ямь-яшел басулар каршы алды. Аннан инде Кубаның Атлантик океан ярымутравы буендагы Варадера шәһәренә юл тоттык. Варадера исә шәһәр-курорт булып чыкты, монда 28 градус эсселек хакимлек итә иде. Әйтергә кирәк, бирегә без - авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре бер оешма үз клиентларын кызыксындыру чарасы буларак оештырган ун көнлек сәяхәткә бардык. Сәфәр кысаларында әзерләнгән авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә багышланган конференциядә дә катнаштык. Россиянең 21 өлкәсеннән 150 кеше, шуның 13е - Татарстаннан идек.

    -Варадера турында ниләр истә калды?

    -Гаҗәеп гүзәл шәһәр! Минем андый табигатьне кинолардан гына күргән бар иде дисәм, Варадерадагы пальмаларны берни белән дә чагыштырып булмый! Шикәр камышлары, банан плантацияләре, папайя агачлары һәм башка төрле экзотик куак-агачлар... Безне дүрт йолдызлы кунакханәгә урнаштырдылар. Россиялеләрдән тыш, монда Канада, Малайзия, Аргентинадан килгән туристлар да күп иде. Варадера халкы бик тыныч холыклы, икътисадый яктан бай шартларда яшәмәсә дә, горурлар. Ун көн буена шәһәрдә бер тәртип саклау хезмәткәрен очратмадык, чөнки, аңлавымча, анда тәртип бозулар юк. Халык та, җирлек тә тынычлыкны һәм гармонияне ярата. Хәтта берара үземне Советлар Союзына эләккәндәй хис итем: чын коммунизм биредә! Күрәсең, Фидель Кастроның заманында оештырган идеология нәтиҗәсе бу.

    -Варадерадагыларның Россия халкына мөнәсәбәте ничек?

    -Иң кызыгы - анда илебезне Россия дип түгел, "Совет" дип йөртәләр. Куба "ябык дәүләт" булганга, Америкада җитештерелә торган машиналарны да соңгы елларда гына кертә башлаганнар. Юлларда СССРда җитештерелгән "Москвич", "Копейка", "УАЗ", "ЗИЛ", "КамАЗ"лар җилдерә. Кәрәзле телефон начар эшли, интернет бары тик кафеларда гына бар, хәтта торак йортларга да тоташтырылмаган. Йортларның күпчелеге "хрущевка"лар, аларны шулай ук СССР төзегән. Дөньядагы иң яхшы медицина хезмәтен дә биредә күрсәтәләр дип ишеттек, чөнки мондагы табиблар Россиядә белем алганнар. Аның каравы, дәүләт банан, нефть, бензин, шикәр камышы, сигара һәм кофе сатып-алуны үз кулында тота. Ягъни хәтта банан пальмалары һәм җимешләре дә биредә дәүләт милке булып санала, шуңа күрә аларның кайда-ничек кулланылышы да дәүләт контролендә. Варадералыларны исә кунакчыл, ярдәмчел, елмаюлары йөзләреннән төшми торган һәм бик музыкаль халык дияр идем. Анда кафеларда, урамнарда гел оркестр уйнап тора, халык җырлап-биеп кенә яши. Бервакыт бер кафеда мин дә үз кыюлыгымны җигеп, кубалыларны "Күбәләк"не җырларга өйрәттем һәм татарча биеттем. "Күбәләк"нең көен тиз отып алдылар үзе, сүзләрен белмәсләр дә, көйгә һәм минем җырлавыма үз сүзләре белән кушылырга тырыштылар. Тагын крокодил, ташбака фермаларына, Коралл утравы, Кариб диңгезенә баруыбыз аеруча истә калды. Ләкин биредә күпме генә күңелле булса да, алтынчы көнгә туган якка кайтасы килә башлады. Пешкән банан, Куба бәрәңгесе, су ризыклары, акула итләре белән сыйласалар да, үзебезнең ит, аш-сулар сагындырды.

    -Гаванада да булгансыз икән...

    -Әйе, анысы Кубаның баш шәһәре. Биредә инде Капитолевский сараен, Президент биләмәләрен, данлыклы мәйданнарны да күрү насыйп булды. Гаванада йортлар бездәге сыман төзек, матур түгел. Казандагы кебек эстетика да күренмәде. Әмма анда иң матур биналар - мәктәпләр. Футбол, теннис мәйданчыклары да ясалган, мәктәп тирәсе чиста-пөхтә. Укучылар пионер исемен йөртә, формадан, ак гольфа, кызыл галстук, пилоткадан йөри. Гомумән, балаларны бик яраталар, кечкенәдән патриотизмга өйрәтәләр. Шәһәрләрдә дә юл буйлары чип-чиста, һавасы дымлы. Юлларда каньоннар, култык сыман урыннар, упкыннар күп очрый. Шулай ук халыкка билгеле бер күләмдә бушлай азык-төлек бирү буенча уңышлы гына талон системасы да эшләп килә.

    -Бу кадәр җирләрне күрү өчен җирле халык белән нинди телдә аралаштыгыз?

    -Кубага китәр алдыннан кызым Айсылу "оля" - испанча "сәлам" дияргә өйрәткән иде. Анда бер сүз белән генә булмый, испанча яки инглизчә камил белергә кирәк. Әгәр яшь вакытым булса, берәр чит тел өйрәнер идем дигән нәтиҗәгә килеп кайттым. Кубалылар белән русча да, ымлап та, кул белән хәрәкәтләр ясап та аңлаштык. Андагы халык туган телләреннән тыш, тагын өч-дүрт чит тел белә. Аннары бу дөньяда яшәгәндә сәяхәт кылып аны күрәсе икән! Мин авыл кешесе дип кенә бикләнеп ятарга ярамый. Югыйсә, гаҗәеп урыннар һәм кешеләр бихисап. Сәфәр вакытында мин дә шактый гыйбрәтләргә юлыктым. Әйтик, 80 яшьлек әби-бабайлар диңгез буенда рәхәтләнеп ял итеп яталар. Җаннары да, тәннәре дә сау-сәламәт сакланган.

    -Өйдәгеләрегезгә күчтәнәчкә ниләр алып кайттыгыз соң?

    -Күңелемә иң хуш килгән ризык - папайя булды. Ләкин Кубадан бернинди азык-төлек алып кайтырга ярамый. Бары тик 3 банка кофе, 3 тартма сигара һәм сувенирларга гына рөхсәт бар. Хәләл җефетемә исә кара кораллдан эшләнгән муенса да алып кайттым.

    -Тагын кайларга сәяхәт кылыр идегез?

    -Кубада бер генә нәрсә күңелдә калды: җилле көннәр булу сәбәпле, океанга чыгып балык тота алмадык. Ә болай тагын Берләшкән

    Гарәп Әмирлекләренә, Индия, Австралия, Финляндиягә барып кайтыр идем. Әмма Кубамы, башка төрле илләрме, минемчә, без үзебезнең туган якта яшәвебез белән генә дә бәхетле. Алар бездәге язның, көзнең һәм кышның матурлыгын күрә алмыйлар бит!

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: