Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кәшкәрәдә кышын тормыш туктала

    Районыбызда Кәшкәрә дигән авыл барлыгын күпләр белмиләрдер дә әле. Поч.Кучук авыл җирлегенә керә ул. Кайчандыр 900дән артык кешесе булган авылда бүгенге көндә җәйге чорда ике йортта гына кичләрен ут кабына. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Кәшкәрә авылына XVIII гасырда нигез салына. 1861 елга кадәр авыл халкы алпавыт крестьяннары категориясенә кертелә. Алар...

    Районыбызда Кәшкәрә дигән авыл барлыгын күпләр белмиләрдер дә әле. Поч.Кучук авыл җирлегенә керә ул. Кайчандыр 900дән артык кешесе булган авылда бүгенге көндә җәйге чорда ике йортта гына кичләрен ут кабына.

    Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Кәшкәрә авылына XVIII гасырда нигез салына. 1861 елга кадәр авыл халкы алпавыт крестьяннары категориясенә кертелә. Алар җир эше, мал-туар үрчетү, мичкә ясау белән шөгыльләнәләр. XX гасыр башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1892-97 елларда башлангыч грамотага өйрәтү мәктәбе буларак ), тегермән, өч вак-төяк сату кибете эшли.

    1920 елга кадәр авыл Казан губерниясенең Мамадыш өязе, Әсән-Елга волостенә, аннан соң Мамадыш кантоны составына керә. 1930 елның 10 августыннан Кәшкәрә авылы - Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән - Саба, ә 1965 елдан кабат Кукмара районыныкы булып исәпләнә.

    Урман почмагына сыенып утырган авылның табигате җәй көне искиткеч матур, оҗмах бакчасы диярсең... Басу юлыннан авылга таба борылуга, сине бер-бер артлы тезелеп киткән яшел ябалдашлы ак каеннар, билгә җиткән куе үлән, кунаклар килүгә сөенешкәндәй, безелдәшеп очып йөрүче бал кортлары "сәламли". Шул матурлык эчендә инде җиргә сеңеп баручы сирәк-мирәк йортларны күрү генә күңелдә моңсулык тудыра. Заманында нинди зур, гөрләп торган авыл булган бит ул!

    -Ул вакытларны искә төшерсәм, күзләргә яшь килә, йөрәк сулкылдый башлый, - ди Петр Медведев. - Мин авылның 360 йортлы вакытларын да хәтерлим әле. Хуҗалыкларның барысында да күпләп терлек асрыйлар иде. Кул арасына керә башлагач, без, малайларны, хуҗалык эшенә чыгаралар. Мин үзем 15 яшемнән ул вакыттагы "Дружба" колхозында эшләдем. Атларга, дуңгызларга елгадан чиләкләп су ташып эчергәнебез хәтердә. Авыр эштән тартынмадык - нәрсә кушсалар, барысына да җиң сызганып тотындык. Басу-кырда, ындыр табакларында, фермаларда да эшләдек. Ә инде колхозларны берләштергәч, яшьләр бер-бер артлы авылдан китә башладылар. Күбесе Нократ Аланына, Кукмарага барып төпләнде, төрле шәһәрләргә юл тотучылар да аз булмады. Гаиләне туйдырырга кирәк бит, башка чаралары калмады инде. Менә шулай итеп, әкренләп авыл да таралды. Биредә калган өлкәннәрнең дә кайсы картаеп вафат булды, кайсын балалары, туганнары алып китте. Минем үземнең дә яшем бара бит. Әмма алай да, иртәнге сәгать өченче яртыда ук йокыдан торып, бакчамда кайнашам.

    Петр абый хәзерге вакытта апасының йортында яши. Үзенең төп йорты бераз читтәрәк, авылның икенче бер урамында булган. Заманча мөмкинлекләр юк дип тормый ул, табигать кочагында җәйне үткәрә, бакчасында мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кышка таба Петр Медведев Кукмарага кызы янына кайта. Азык-төлекне дә даими рәвештә кызы һәм туганы китереп, бабайның хәлен белеп китәләр икән.

    -Көн саен иртәнге сәгать биштә зиратка барып, үземнең белгән догаларымны укып кайтам. Аннары эшкә керешәм: суны коедан ташыйм, яшелчәләргә дә шуннан алып, җылытып сибәм. Аннары әкрен генә ашарга әзерли башлыйм. Көннең үткәне сизелми дә. Һава саф, чиста бит монда, шуның өчен йокларга рәхәт, - ди ул.

    Петр Медведевны тере "барометр" дисәк тә, ялгыш булмас. Әгәр яңгыр явасы икән, аның бер кулының уч төбендә кара нокта пәйда була. Ә инде яңгыр туктагач, әлеге серле нокта югала. "Бүген явым-төшем булыр микән соң?" - дигән идек бабайга, ул исә, бераз елмая төшеп, аяз һава торышы вәгъдә итте. Чыннан да, ул көнне күк йөзен болытлар сарып алган булуга карамастан, бер тамчы яңгыр да төшмәде...

    Реклама

    Тик менә караклардан бераз зарланып алды Петр Иванович. Капканы эчтән-тыштан яхшылап бикләсәң дә, койма өстеннән үтеп керәләр икән. Җиргә сеңгән кечкенә генә агач өйдә нәрсә эзлиләрдер инде ул мәлгуньнәр?! Хәер, кайберәүләр оятсызлыкның шул дәрәҗәсенә барып җиттеләр ки, бакчадагы тырышып үстергән хезмәтеңне җыеп чыгарга да күп сорамыйлар.

    -Бу дөньяда күпне күрергә туры килде. Алардан гына курыкмыйм, - ди авыл патшасы. - Җыясын - җыеп, таласын - талап бетерделәр инде...

    Кәшкәрәгә баргач, тагын бер йортка игътибар иттек. Баксаң, анда да җәй көне бер ханым кайта икән. Капка төбенә чыгып безнең белән сөйләшеп торса да, үзе турында газетага язуыбызга каршы төште ул. Туып-үскән нигезен, яшел хәтфә чирәмнәрендә тәгәрәп үскән туган авылын сагынуы йөзенә чыккан иде аның. Мөгаен, шуның өчен дә җәй саен шәһәрдән бирегә ашкынадыр ул. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип белми әйтмиләр шул...

    Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, Кәшкәрәнең урманы бик куе, җиләк-җимешкә бай булган. Хәтта күрше-тирә авыллардан да килеп, биредә кышлык утын әзерләгәннәр, табигать нигъмәтләрен җыеп киптергәннәр. Хәзер дә җиләкле аланнары, чикләвек куаклары күп икән.

    -Мин үзем тумышым белән районыбызның Сәрдәүч авылыннан. Кәшкәрәгә барып җиләк җыймасам да, анда каен һәм кура аеруча күп була, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар, - ди Үрәсбаш авылында яшәүче Тамара ханым Тимофеева. - Әтием Иван әлеге авыл халкын кунакчыл, киң күңелле дип, мактап бетерә алмый иде. Бервакыт алар ат белән туры юл - Кәшкәрә аша Үрәсбашка барганнар. Юлда атлары бик арыган, үзләре дә ачыкканнар. Әлеге авылның бер кешесе, боларны өенә чакырып, яңа гына мичтә пешкән кайнар икмәк белән сыйлаган, чәй эчерткән. Бик күңелләре булып, юлларын алга таба дәвам иткәннәр.

    Саннар, саннар...

    Кәшкәрәдә 1859 елда - 436, 1897 - 741, 1908 - 772, 1920 - 778, 1926 - 937, 1938 - 465, 1949 - 492, 1958 - 273, 1976 - 112, 1979 - 65, 1989 - 11, 2002 - 5 кеше яшәгән.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: