Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Күрмәгәннәр калмады..."

    Редакциядә телефоннар тынып тормый. Кешеләр кайгы-шатлыклары белән уртаклашу өчен дә, ярдәм сорап та мөрәҗәгать итәләр. Ә менә Кәчимир авылында гомер кичерүче Хәбибуллина Сәгъдия Гаязетдин кызы үзенең башыннан кичкәннәрне сөйлисе килүен әйтеп шалтыратты. Шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен - 87 яшен билгеләп узучы Сәгъдия апа янында булып кайттык.

    Реклама

    Артык күзгә ташланып тормаган, кечерәк кенә өйдә матур картлык кичерә әбекәй. Ул чор балаларына хас булганча, кечкенәдән тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татырга, ут-суларны кичәргә, арык гәүдәсе белән язмышның кырыс җиленә каршы торырга туры килә аңа. Өстәвенә ятимлек ачысы йөрәген телгәли...
    Күзләренә мөлдерәп тулган энҗе бөртекләре аша хәтер йомгагын сүтү бик үк җиңелләрдән булмаса да, башыннан кичкәннәрне шактый бәян итте Сәгъдия апа. Сөбеханалла, хәтере яхшы, зиһене ачык.
    -Березняк авылында дөньяга килдем мин. Гаиләдә бердәнбер бала идем, - дип башлады ул үзенең сүзен. - Әнием колхозны яратмады, әти исә аның сүзеннән чыкмады. Күрмәгәннәр калмады. Газиз кешеләремнең колхозда эшләмәүләре нәтиҗәсендә бик таландык без. Авыл кешеләре канат белән себереп бар булган ризыкны, табактагы соңгы бәрәңгебезгә кадәр алып чыгып киттеләр. 1930-31 елларда әбинең бәрәңгесе белән җан асрап, исән-сау кышны уздырдык. 1932 елда укырга кердем. Чокырчадан Васил абый килеп безгә азмы-күпме гыйлем бирде. Әтиемнең мине һәрвакыт белемле итәсе килде. Укуымны ташлагач та, кулыма кара белән каләм тоттырып, кабат мәктәпкә алып баруы исемдә. Акчаны да, зиһенем яхшы булгангадырмы, кызым, синдә торсын, дип ышанып миңа тапшыра иде ул. Нократ Аланында эшләгәндә дә үзе белән андагы мәктәпкә алып барды, әмма әни кушуы буенча, ул - эшен, мин укуны калдырып, кире авылга кайтырга мәҗбүр булдык. Ни өчен шулай эшләгән, аңламадым - рус балалары белән аралашкач, диненнән тайпылыр, дип уйлагандыр инде...
    Әнисен нахак бәла ягып төрмәгә утыртканда сабый бала гына була әле Сәгъдия. Шулай да әнкәсе янына Вахитоводагы 4нче колониягә баруын яхшы хәтерли ул:
    -Әти берьялгызымны йөк поездына утыртып җибәрде. Тиешле тукталышта төштем, көч-хәл белән эзләп таптым. Төрмә сакчысы яшь кенә бер егет иде. Кызганды булса кирәк, бер каршылыксыз мине әни янына кертеп җибәрде. И рәхәтләнеп сөйләшкән идек шул вакытта. Тиешле минутлар бигрәк тиз үтә бит ул, бер-беребездән елый-елый аерылыштык. Әнигә төрмәдән исән-сау кайту насыйп булмады. Әлеге очрашу икебез өчен дә соңгысы булды.
    1940 елда әтисе вафат булганнан соң, 12 яшьлек кыз дөм ятим кала. Апасы ярдәме белән балалар бакчасына урнашып, шунда савыт-саба юучы булып эшли башлый ул. Әмма бер атнадан кулына 250 сум акча биреп чыгарып җибәрәләр аны. Инде кая барырга, кемгә сыенырга?
    -Универмаг бинасы янында басып торганда мине абыйның хатыны күреп алды да, балалар карарсың, дип үзләренә алып кайтты. Табага посылка белән читтән килгән казылыкны телемләп тезеп тимер мич өстенә кыздырырга утыртты ул. Тамагым бик ач булгандыр инде, үзе күрмәгәндә бер кисәген алып ашадым бит. Шуннан соң гомерем буе күңелемә тынычлык таба алмадым, 25 елдан соң әлеге ападан сорамыйча алганым өчен гафу үтендем. Әтинең абыйларында да өч ай яшәп алдым. Әмма әлеге айлар өч елга тиң булды. Хатыны бик әшәке, усал иде аның. Ятимнәргә бирелә торган 30 сум акчаны алар белән бүлешә идем. Ипи-тоз, кәрәчинлек кенә булса да акча биреп торыгыз әле, дип күршеләргә теләнеп кергән вакытлар да аз булмады, - ди ул.
    Сәгъдия апага Манзарас авылында Якуповлар гаиләсендә дә 8 ел торырга туры килә. Бертуганнар шикелле яшиләр алар. 1941 елның 11 сентябрендә 16 яшен тутырган кызны заготзернога эшкә алалар. Әмма өч елдан мобилизацияләнеп Курск өлкәсенә җибәрелә. Анда Сәгъдиягә бер авылдан ашлык ташу бурычы йөкләнгән була. Дүрт айдан кире Кукмарага - элеккеге эш урынына кайта һәм Рәхимулла атлы бер егет белән таныша ул. Бераз очрашып йөргәннән соң, ике яшь йөрәк кавышып, матур гына гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы биш бала дөньяга аваз сала.
    -Кәчимиргә килен булып төшкәнемә - 60, Рәхимулланың вафатына 7 ел була. Аллага шөкер, өлкәннәр белән дә, сугыштан кайткан каенсеңлем Нурлыфагәл белән дә дус-тату яшәдек. Олыны - олы, кечене кече итә белгәнгәдерме, беркайчан сүзгә килгәнебез булмады. Нурлыфагәлнең кызы беренче көнне үк "туган апа" дип кочаклап алды, бик яратты ул мине, - дип искә ала Сәгъдия апа ул вакытларны. - Балалар кайсы-кая таралышты инде, монда олы улым Рафис белән яшим. Кызларым Кукмарада, Нократ Аланында, Казанда яшиләр. Тормышлары түгәрәк - шуңа сөенәм. Кайтып хәлемне беләләр, биш оныгым, бер оныкчыгым да минем өчен иң зур юаныч.
    Тугызынчы дистәне йомгаклау алдында торуына карамастан, күзләре бик яхшы күрә әбинең.
    -Кулыннан "Татар мөселман календаре"н төшерми, даими рәвештә гәҗитләр укып, район, республика яңалыклары белән танышып бара, - ди Кукмарада яшәүче кызы Ризидә ханым. - Гомере булып яшәсен иде әле, балалар өчен өй түрендә ак яулыклы әнинең утыруыннан да зуррак бәхет юк бит ул!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: