Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Кояшыбыз"диләр аны

    Флера апа Сабирова белән ике куллап күрешкәндә үк эшсез торуны белми торган кулларының гына түгел, күңеленең җылысын да тойгандай булдым. Сабыр, ярдәмчел булуы, Сазтамак халкының аны хөрмәт итүе турында ишетеп белә идем инде. Үзен күреп сөйләшергә шушы көннәрдә генә насыйп булды.

    Реклама

    Балачагы, яшьлеге михнәтле елларга туры килгән Флера апаның. Әтисенең сугышка киткәне, башыннан сыйпап, тиздән кайтырга вәгъдә биргәне бүгенгедәй күз алдында аның. "Тыела алмыйча еладым да еладым шул чакта. Фронттан хат-хәбәр килгәнен хәтерләмим. Смоленск янында барган хәлиткеч бәрелешләрдә әсирлеккә төшкән әтием. Аннан кача алган, күрәсең: 1943 елда яу кырында һәлак булуы мәгълүм", - дип кузгатты ул йөрәк ярасын.
    Әнисе Бәдрикамал апа ирен берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән озатып калган. Ун яшьлек Флера - иң олысы. Аннан кече ике кыз атна-ун көн эчендә бер-бер артлы дөнья куйганнар. Ничек түзгәндер бу хәсрәтләргә ана йөрәге? Бичара сеңелләрен югалту ачысы киләчәктә күп бала үстерү теләген уятмады микән Флера апада?
    Булачак хәләл җефете Миннәхмәт абый белән нәни чактан ук бергә уйнап, таудан чана шуып үскән алар. 54 ел бергә гомер итеп, алты бала - өч ул һәм өч кызны дөньяга тудырганнар, хәер-фатыйхаларын биреп, аларны олы тормыш юлына аяк бастырганнар. Миннәхмәт абыйның бакыйлыкка күчкәненә алты ел икән инде.
    -Аның белән мин тормыш авырлыгын күрмәдем, әзергә генә яшәдем. Бер авыз начар сүз әйткәне булмады, исерткечләр белән мавыкмады, тәмәке тартмады. Аның кебек әйбәт, кайгыртучан ир юктыр ул җиһанда, - дип сагынып сөйли Флера апа. Сүзгә кызы Гөлфия кушыла:
    -Әнинең кибеткә барганы, үзенә хәтта оек сатып алганы булмады, барлык кирәк әйберне әти үзе алып кайта иде. Бик хәстәрле булды, өйдә һәрчак азык-төлек запасын булдырып торды.
    Флера апа үзе кул кушырып утырган дигән сүз түгел бу. Башта Янсыбы авылындагы бау әртилендә сөлге сугуда эшләгән. Төшке ял вакытында йөгереп кенә улы Рамилне имезергә кайтып йөргәне истә әле. Аннары дуңгыз фермасында тырышлык куйган, соңрак колхозда төрле эшләр башкарган. Йорт-җирдә дә мәшәкать җитәрлек бит. Ярый әле, балалары кечкенәдән үк кул астына кереп, хезмәткә өйрәнеп үскәннәр. Әниләренә колхоз басуында бәрәңге казырга, печән әйләндерергә дә булышканнар.
    -Әти кичен кайткач, безне янына утырта да: "Ягез әле, кем күпме эш башкарды икән?" - дип, бармакларын бөгә-бөгә, иң элек үзенекен саный иде. Ә безнең әтидән уздырасыбыз килә, - дип елмаеп, балачак хатирәләрен барлый Гөлфия ханым. - Мәҗбүриләп түгел, күңелне үстерү җаен белеп, эш сөяргә өйрәтте ул безне. Әти-әни сүзен һәрчак тыңладык. Тырнак белән чиерткәннәре булмаса да, бераз курку да бар иде.
    Хәзерләүләр конторасы хезмәткәре Миннәхмәт Сабировны районда хәтерләүчеләр бардыр әле. Мунчала, сөяк, ит, тире җыю белән шөгыльләнгән ул. Кешелекле, намуслы булуы турында сөйлиләр иде элек.
    -Ишегалды терлек тиреләре белән шыплап тула иде. Аларга кичләр буе биркалар тагып утырабыз, кышкы салкыннарда катканнарын өйгә алып кереп җебетәбез, соңыннан әйбәтләп өябез, - дип дәвам итә әңгәмәне Флера апаның улы Рафыйк. - Башка эшләргә килгәндә, өйдә һәр баланың вазыйфасы билгеле иде. Мәсәлән, Рамил абыйга коедан су ташып, малларны эчертү йөкләнде.
    Гаиләдә, гомумән, эшне хатын-кызныкына, ирнекенә аермаганнар. Малайларның өчесе дә хәтта каз, тавык түшкәләрен йолкуны үзләштергәннәр, аш-су әзерләү осталыклары да бар икән. Боларның барысы ата-ана тәрбиясеннән килә бит.
    Флера апа үзе аз сүзле, күбрәк балаларының сөйләгәнен тыңлап утырды. Канәгать ул алардан: тәртипле, тәүфыйклылар, һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Рафисы эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Рамил район газ оешмасында шофер. Руфиясе Балтачта яши, сөт-май комбинатында эшләп лаеклы ялга чыккан. Гөлфия ханымның универмагта сатучы булганын белүчеләр бардыр. Кечесе Нурфия дә сатучы, "Ратмир" сәүдә үзәгендә хезмәт күрсәтә. Әтисе юлыннан китеп, элек хәзерләүләр конторасында эшләгән улы Рафыйк туып-үскән йортта төпләнгән. Хатыны Нәфисә белән Флера апаны тәрбия кылып, кадер-хөрмәттә яшәтәләр.
    Бертуганнарның алтысы да бер-берсе өчен җан атып, "абый-апа" дип өзгәләнеп торалар, ярдәмләшеп яшиләр. Туганчылыклы итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәтләре зур. Үз балалары да үзара бик дус икән. Төп нигезгә бәйрәмгә җыелсалар, кечкенә сабантуйны хәтерләтәләр. Әйтергә генә ансат: 15 оныгы, 18 оныкчыгы бар Флера апаның. Мәҗлесләрдә тамада кирәкми бу нәселгә: Рамил мәрхүм әтисе кебек үк уен-көлке, сүз остасы, Рафыйк гармунда өздереп уйный...
    Төп йортны яратып, шаяру катыш "вокзалыбыз" дип атыйлар икән, чөнки кайда гына яшәсәләр дә, шушында кайтып тукталалар. Биредә һәркемне ачык йөз, сыйлы табын көтә. Янәшәдәге зиратка якыннарының каберләрен зиярәт кылырга килүчеләр дә бу йортны читләтеп үтмиләр. Якты дөньяда игелекле эшләр калдырып киткән Миннәхмәт абыйны да искә алалар шул чакта. Иске мәчетнең түбәсен ябуны, манарасын куюны, мәңгелек йортның коймаларын тотуны оештырган кешенең исемен оныту мөмкинмени?
    Флера апа да шушы язмышы өчен иренә рәхмәтле. 44 ел бергә аңлашып яшәгән каенанасы, авыл абыстае Әминә апа турындагы якты истәлекләрне күңел түрендә саклый. Сиксән икенче яше белән барса да, көченнән килгәнчә нидер эшләргә тырыша. Еш кына дусты Рашидә апа янында кич утырып, йон оекбашлар бәйли. Якыннарының яратуын тоеп, авырмыйча, тагын да күп еллар яшәргә язсын үзенә. Бик кирәк аларга Флера апа: "кояшыбыз" дип атыйлар бит аны.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: