Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Княгор авылы халкы үзен районда “артык” дип саный

    Княгор авылыннан килгән хатны, авторның исем-фамилиясе булмаганлыктан, читкә алып куя ала идек. Әмма андагы: "Әлеге гамәл районда мари халкы беркемгә кирәк түгел дигәнне раслый" - дигән җөмлә сагаерга мәҗбүр итте. Ничек инде алай? Моңа кадәр ничә еллар дәвамында рус, татар, мари, удмурт халкы кулга-кул тотынып, үзара дус-тату булып, бер-берсенә ярдәм...

    Княгор авылыннан килгән хатны, авторның исем-фамилиясе булмаганлыктан, читкә алып куя ала идек. Әмма андагы: "Әлеге гамәл районда мари халкы беркемгә кирәк түгел дигәнне раслый" - дигән җөмлә сагаерга мәҗбүр итте. Ничек инде алай? Моңа кадәр ничә еллар дәвамында рус, татар, мари, удмурт халкы кулга-кул тотынып, үзара дус-тату булып, бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгән, эшләгән икән, мари халкы беркемгә кирәк түгел дигән фикер каян барлыкка килгән? Шушы сорауга ачыклык кертү максатыннан, хат эзеннән юлга чыктык.

    Иң элек хатның эчтәлеге белән танышыйк.

    "Без, Княгор авылында яшәүче терлекчеләр, фермабызны таратып безне эшсез калдырулары белән риза түгел. Әлеге гамәл районда мари халкы беркемгә кирәк түгел дигәнне раслый. Авыл җирлеге җитәкчелеге ягыннан да бернинди игътибар юк. Халык белән эшләми, димәк, без "артык", без районда онытылган. Проблемаларны хәл итәргә ярдәм итегез, без үзебезнең туган җиребездә эшләргә, сөенеп яшәргә телибез".

    Хат белән танышып чыкканнан соң, Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Фәнис Гайнетдинов түбәндәгеләрне сөйләде:

    -Безнең авыл җирлегенә сигез авыл керә. Аларның җидесендә, шул исәптән Княгорда да ел саен халык җыены үткәрәбез, алда торган мәсьәләләр хакында ачыктан-ачык сөйләшәбез, - диде ул. - Княгор авылында барлыгы 47 хуҗалык бар, 134 кеше яши. Иске клуб, китапханә, башлангыч мәктәп бар, бер кибет эшли. Авылда мал асраучылар аз, аларга пай җирләре өчен агрофирмадан терлек азыгы бирелә. Авылга су торбалар аша килә, урамда колонкалар эшли. Әмма кыш көне трассада су ката. Башня агрофирма балансында булганлыктан, авыл халкы судан файдаланган өчен бер тиен дә акча түләми. Авылда кое, ике чишмә бар. Бер чишмәгә өченче ел ремонт ясалды, быел исә икенчесенә дә ремонт ясау планлаштырыла. Узган ел авыл халкы көче белән, агрофирмадан трактор сорап, авыл эчендәге юлларның чокыр-чакырларын тигезләттек, кайбер урыннарга таш салдык. Зиратларны карап торабыз, узган ел Синәр авылындагы зиратны киртәләү өчен читтә яшәүче бер эшмәкәр ханым акча биргән иде. Эшләүчеләргә 15 мең сум акчаны авыл җирлеге түләде. Быел өч ноктага - кеше тормый торган ике участокка һәм Нина Ишимова хуҗалыгына газ торбалары сузылачак. Бу эш газлаштыру фондыннан финанслана, якынча 200 мең сумга төшә. Айга бер тапкыр авыллардан чүп чыгарыла, аның өчен шәхси трактор яллыйбыз, акчасын авыл җирлегеннән түлибез.

    Авыл җирлеге башлыгының аңлатмасыннан соң, Княгорда яшәүчеләр игътибардан читтә кала дип уйларга нигез юк, дигән фикер туа.

    Ә Княгор авылындагы терлекләрне симертү фермасындагы маллар дөрестән дә Поч.Кучукка күчерелгән икән. Агрофирманың генераль директоры Виталий Андреев әйтүенчә, малларны тоту, эшне оештыру шартлары авыр булганлыктан һәм әрәм-шәрәм итү, урлашуларга юл куелганлыктан алар бу адымга барганнар һәм малларны күчерер алдыннан терлекчеләр белән җыелып сөйләшү булган.

    Реклама

    -Ферма эчендә барлык эшләр кул көче белән башкарыла иде һәм аңа тиешенчә ремонт ясарга кирәк, - ди Виталий Андреев. - Мал абзарларын тышкы яктан акшарлап куйдык. Бүгенге көндә эчке өлешен агарту бара. Җимерек утарларны сүттек. Ферма яннарын эшкәртеп, берьеллык үлән чәчеп куярга уйлыйбыз. Мал саны ишәйгәч, реконструкция ясалган ферма яңадан эшли башлар дигән өмет бар. Ә Княгор авыл халкына килгәндә, агрофирмада эшче кулларга ихтыяҗ зур, килсеннәр, берсен дә кире бормыйбыз.

    Княгор безне яшеллеккә төренгән тын урамнары белән каршы алды. Ул соңгы сулышын алырга җыенган авылга бер дә охшамаган - элеккеге йортлар да, заманча, яхшы итеп салынганнары да бар. Республикада данлыклы " Кна Вел" ансамбленең җитәкчесе Леонид Искаков хуҗалыгында эш кайный - балта осталары өй түбәсен яңарталар иде. Таягына таянып, кибеттән кайтып килүче Шәрифә әбекәй Шәнгәрәева, зират коймасын яңарту өчен авыл халкы арасында инде ничәнче көнен өмә оештыручы пенсионер Сергей Саммасов, көянтәсенә чиләкләрен асып, оныкларын ияртеп чишмәгә кер чайкарга төшүче Людмила Ирбулдина, быел, ниһаять, хуҗалыгына газ тоташтырылачак Олег Ишимовлар белән булган әңгәмәбез бик җанлы барды.

    -Җирлек башлыгы Фәнис Гайнетдинов тарафыннан игътибар юк дигән сүз дөреслеккә туры килми. Менә без, өмәчеләр, янына да килеп хәлне белә, койма тотучылар өчен тиешле акчаны да көз көне - салымнар җыелган акчадан түлибез, дип ышандырды ,- ди эшчеләр янына ашыгучы Сергей абый.

    -32 ел гомуми стажым бар иде, менә хәзер эшсез калдым, эшсезлек буенча биржага исәпкә бастым, - ди Людмила.- Ирем Яков белән бергә эшләдек, ул хәзер көтүче булып урнашты. Мин исә, биш бала әнисе буларак, лаеклы ялга чыгу хәстәрен күрә башладым.

    -Фермада атлар караучы улым Александр да эшсез калды, - ди 82 яшьлек Шәрифә әби. - Мин авыру кеше, кая мине ташлап башка авылга йөрсен инде ул. Фермада атлар караучы булып иң элек мин эшләдем, аннан соң - ирем, соңгы 20 елда улым карады.

    - Урлашу дисез, силосны фермага техника белән алып киләләр иде, кая аны өеңә алып кайтасың, малларга да җитми иде әле ул, - ди терлекчеләр. Хатта язылганча, мари халкына караш начар, дигән фикер белән килешмибез. Көнкүреш, яшәү шартларына карата дәгъвабыз юк, бары тик эшсез калу гына йөрәкне әрнетә. Без бит ничә еллар дәвамында гаиләләребез белән шунда эшләгән терлекчеләр. Безгә ферма кирәк.

    ... Ямь-яшел чирәмле, сары тузганаклы урам уртасыннан су буена таба төшеп баручы Шәрифә әбекәйнең: "Сугыш елларында да ябылмаган фермабызга яңадан җан керсен иде", - дигән теләк-сүзләре чынга ашсын иде. Мәктәп белән ферма бетсә, авыл да юкка чыга, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит.

    Лилия НУРГАЛИЕВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: