Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Көндәлектә - сугыш авырлыклары

    Фәния апа Нигъмәтҗанова белән редакциядә таныштык. Чираттагы акциядә катнашу өчен квитанциясен күрсәтергә дип килгән иде ул. "Хезмәт даны" газетасын күптән алдыруы, яратып укуы, хәтта редакция урнашкан бинаның да күңеленә якын булуы турында әйтте. Баксаң, Фәния апаның әтисе - Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Лотфулла Заһидуллин...

    Фәния апа Нигъмәтҗанова белән редакциядә таныштык. Чираттагы акциядә катнашу өчен квитанциясен күрсәтергә дип килгән иде ул. "Хезмәт даны" газетасын күптән алдыруы, яратып укуы, хәтта редакция урнашкан бинаның да күңеленә якын булуы турында әйтте. Баксаң, Фәния апаның әтисе - Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Лотфулла Заһидуллин сугышка кадәрге елларда типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән икән.

    Лотфулла Заһидуллин тумышы белән Саба районы Мишәбаш авылыннан. Бу чорларда яшәгән кешеләрнең тормышын икегә бүлеп карап була: сугышка кадәрге һәм аннан соңгы еллар. Кызларында сакланып калган истәлекләрдә аның урта хәлле крестьян гаиләсеннән булуы әйтелә. Әтиләре тормышы турында сөйләргә яратмаса да, күңеленә тигән минутларны искә ала иде, диделәр бүгенге көндә Кукмарада яшәүче биш бертуганның икесе Рәмзия апа Хәбибуллина белән Фәния апа Нигъмәтуллиналар. Чынлыкта, исә Лотфулла Заһидуллин авыр хәлле гаиләдән була. Балачагы шуның белән дә йөрәгенә уелып кала - кечкенәдән үк әни назыннан мәхрүм кала ул. Үги әни тәрбиясендә үсә. Алгарак китеп булса да әйтим, Лотфулла абыйның сугыш кырында әйткән нәзере дә үги әнисе белән бәйле: "Исән-сау әйләнеп кайтсам, (үги) әнигә беркемнән дә бер авыр сүз дә әйттермәс идем", - ди. Чыннан да, сүзендә тора. Лотфулла абый тормыш иптәше Гөлниса апаны күрше авылдан урлап алып кайта. Ул данлыклы, яхшы тормышлы гаиләдән була. Әмма яңа тормышы бик авыр булса да, бирешми, бервакытта да зарланмый.

    -Әни бик кешелекле, яхшы күңелле иде. Бездә дә шул сыйфатларны тәрбияләргә тырышты. Үлгәндә дә васыят итеп: "Мин үлгәч, кычкырып еламагыз, сабыр булыгыз", - дип әйтеп калдырды.

    Лотфулла Заһидуллин хезмәт юлын Саба районы типографиясендә хәреф җыючы буларак башлап җибәрә, аннары Мишәбашка якынрак, юл йөрүе дә уңайлырак булу сәбәпле, Кукмара типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә килә.

    -Әти биредә эшләгән елларын сагынып искә алды. Кукмарага еш килде. Безгә кунакка килгәч тә, Ярмөхәммәт абый Гайнуллин, Мәрьям апа Галиевалар янына дип чыгып китә иде, алар белән һәрдаим аралашып яшәде, - диде Фәния апа. -Әти төс-кыяфәте белән бик чибәр, нечкә күңелле, иҗади, моңлы кеше булды. Сабантуй саен "Яшь имәннәр" белән "Мәдинә гөлкәем"не башкармый калмады, әле хәзер дә авылдашлар аны сагынып искә алалар. Язу-сызу кебек йомышлары төшсә дә, әти ярдәмгә килә иде. Ул һәрвакыт көндәлек алып барды, кайчан каз утырган, көтү чыккан, ел фасылларындагы үзгәрешләрне, ил-көн вакыйгаларын - барысын да теркәп барды. Гомумән, язарга яратты. Әни бала тапкач та, шул числоны куеп, "ана" сүзенең бөеклеге турында шигырь юллары язып куя. Менә шундый хыялый күңелле кеше була ул, - диделәр кызлары.

    Лотфулла абый яу кырына Кукмара военкоматыннан алына. Анда да ул 14нче артиллерия дивизиясе газетасы типографиясенең җитәкчесе булып хезмәт итә. Әмма кызганычка каршы, ул газетаның бер генә бите дә сакланып калмаган. Кызлары, гомумән, әтиләрен сугыш турында сөйләргә яратмый иде, дип искә алдылар. Шулай да немецларның еврей халкын тереләй күмүләрен күз яшьләре белән белән искә алган ул. Рәмзия апа Хәбибуллина белән Фәния апа Нигъмәтҗановалар Лотфулла абыйдан калган иң кадерле истәлекне алып килгәннәр иде. Ул сугыштан кайткан көндәлек. Бу кечкенә генә, инде битләре кубып, таралып баручы блокнотны Лотфулла абый үзе дә бик саклый торган була. Шулай булмый ни, тормышындагы иң куркыныч, авыр минутларында языла бит ул.

    -Әти аны хәтта йортта чыккан янгыннан да алып чыккан, - диде Фәния апа. -Без әле ул вакытта кечкенә булганбыз. Янгын чыккач, бер туганым белән икебез карават астына кереп утырганбыз. Күршебез ярдәме белән безне алып чыкканнан соң, әти документлары артыннан ут эченә кереп китә, шуңа күрә аның чит-читләре каралган, таушалган, - диде ул, көндәлекне күрсәтеп.

    Кайтарачагыма бик нык ышандырып, Фәния ападан бу истәлекне алып калдым. Моның кадәр кадерле ядкәрне беренче мәртәбә кулга алуымдыр. Әкрен генә укып, истәлекләргә кереп китәсең, бу сүзләрне, җөмләләрне язучыны читтән генә карап, күз алдына китерәсе килә. Көннең матурлыгына, җылы булуына шатланган, ашарга ризык, юынырга су булганга сөенгән кешенең кичерешләрен, үлем турында язган юлларын чынбарлык итеп кабул итүе авыр. Шуңа күрә безнең кичерешләр, бу дәфтәрнең хуҗасыныкы янында томан кебек кенәдер.

    Көндәлектәге истәлекләрдән:

    "Бүген көн гаҗәеп матур һәм җылы. Үземнең саксызлыгым аркасында берничә мәртәбә үлемнән калдым. Бәхет ничектер тагын. Ашарга җитми. Тәмәке бирәләр. 10 көнгә ике мәртәбә 100әр грамм аракы да эчтек. Менә шулай сугышта көннәр бер-бер артлы узалар... Алдагы көннәрдә тагы ниләр күрәселәр бардыр инде. Урманда үлгән кешеләрне күмеп бетерделәр. Хәзер күренми. Аякта итек тузды, кулда бияләй начар, яндырдым. Шинельне дә яндырдым, ут каршында җылытканда. ... Төннәрен гаҗәп салкын. Их рәхәтләнеп 24 сәгать йокларга. Белмим, ул көннәр килерме, юкмы икән. Бүген 7 февраль 42 ел.

    Реклама

    ***

    Бүген сугыш башланды. Иртән безнең артиллерияләр һәм катюшалар гаҗәп каты аттылар. Бер туктаусыз зур-зур танклар узалар.

    24-8 43 ел.

    ***

    Монда үлгән кешеләрнең исәбе-хисабы юк. Юлда яталар. Мин дә шулай ятсам, нишләрсең. Хәерле булсын. Көн җылы, март бит, март.

    ***

    Бер авылдан күчтек... Күптәннән җылы йорт күрмәгәнгә, юынмаганга монда мунча кердек һәм кырындык. Иптәшләр юл казырга киттеләр. Ә мин җылы йортта берүзем ятам, ике сәгатьтән соң гына барам. Менә шушы өйгә кергәч, мин дә авылны һәм әнинең кызу яккан мичләрен исемә алдым һәм мин дә кайчан шушындый җылы өйләрдә йоклармын икән дип һәм башкаларны уйлап утырдым. Сәгать 6да үзебез кансинтрат пешереп, тамакны ялгадык. Иртәгә икмәк юк. Кайчан китерерләр тагы."

    Авторның язмадагы хаталаыр сакланды.

    фото: https://yandex.ru/clck/redir

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: