Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күләгәдәге урын

    Меңләгән йөз үтә һәр көн күз алдымнан. Һәрберсенең үз язмышы, үз кайгылары, борчу-шатлыклары. Һәрберсендә төрле уй, төрле фикер. Һәрберсенең үз эше, үз тормышы, һәрберсе үзенчә яши... Кайсыдыр дан-шөһрәт артыннан куа, кайсыдыр булганына шөкер итеп яши. Кайсыдыр матурлык, гүзәллек, сафлык тудыра, ә кайсыдыр барысын да юк итә: җимерә, явызлык сибә. Кемнәр...

    Реклама

    Тирә-юньдәгеләр турында уйлаган саен, мин үзем өчен яңадан да яңа ачышлар ясый бардым. Хәер, бәлки, кем өчендер бу гадәти әйберләрдер, тик инде ничәмә-ничә еллар һәрбер җан иясенең яхшы һәм начар якларын танырга өйрәнгән, тик әле һаман да кеше дигән затның асылына төшенеп җитә алмаган ыштансыз урам малае өчен болар һәрберсе яңалык иде. Әйе, үземчә күрдем мин кешелекне, башка бер күзлектән карадым. Күпме генә караңгы булса да, мин аңа яктылык, матурлык, гүзәллек аша күз салдым. Ә миңа кадәр аны болай күрүче булганмы, юкмы, анысын белмим.
    Ятимнәр йортыннан качканнан бирле, минем өчен ул караңгыланганнан-караңгылана барды. Качканчы да якты иде димәс идем, тик моның хәтле вәхшилекне күрермен дип уйламадым. Күз алдымда кеше үтереп, кыйнап киттеләр, төннәр буе паркта эчеп йөрүче яшьләр ниләр генә майтармадылар, иң якын дустыма әйләнергә өлгергән Акбүзне, үтереп, елгага ташладылар.
    Шәһәр, шәһәр диләр... белмим, нәрсәсе бардыр. Үзем мин, мәсәлән, авылда торыр идем. Хыялда гына булса да... Берсе артыннан икенчесен куучы машиналар, төннәрендә менә-менә кабып йотам, дип торучы зур-зур йортлар, ау-һау килеп, зәһәрлек чәчеп йөрүче әшәке апалар, абыйлар булмас иде анда.
    Менә шундыйларның берсе күренде чаттан. Бу җирләрдә кеше күп йөрмәсә дә, әнә шундый эт итеп сүгүчеләр, типкәләүчеләр еш күренә.
    -Тагын утыра инде шушы каһәр суккыры! - дип ысылдый-ысылдый, таза гына гәүдәле, кытыршы йөзле апа миңа таба юнәлде.
    -Кит, бар, кит! Йөрисез монда урам тутырып! Исерекләре дә җитәрлек! Кит дигәннәр сиңа! Вали, щенок! Посмотрите гына сез аңа.. шапшак, күләгә сезнең ишеләргә дигән әйбер түгел ул! Сезгә янсагыз да, пешсәгез дә була, чермисез дә, бетмисез дә сез. Ычкын бар моннан, күренәсе булма күземә!
    Күп ишеттем инде мин бу явыз хатыннан "матур" сүзләрне. Әле узган атнада гына, формалы абыйларны чакыртып төрмәгә алып китмәкчеләр иде - качтым... Беләм бит мин андагы тормышның нинди икәнен, изәләр генә анда, инде соңгы тамчысына кадәр канны эчеп бетерәләр. Нидер әйтергә теләп, авызымны ачкан идем, кычкыртып узып киткән машинага карап, сүзләремне оныттым. Хатын һаман да нидер мыгырдана иде. Яныма килеп җиткәч, курка-курка гына "Апа..." дип эндәштем. Ул да булмады, хатынның көрәктәй кулы яңагыма китереп сукты.
    -Ах, син каһәр суккан малай! Әле эндәшергә дә базасыңмы?! - хатын тавышын күтәрә төште. -Кем дип белдең син үзеңне?! Минем кем икәнемне беләсеңме соң?!
    Беләм, нишләп белмәскә. Миша абый - ире - минем яннан ерак түгел бер будкада йоклый. Үзе салган өеннән куып чыгарган, бөтен акчаларын үзенә алган, хәзер инде зур гына базар хуҗасы.
    Елау катыш, әкрен генә, беләм, дип җавап кайтардым үзем, сукмасын дип, битемне каплап, җиргә сыендым.
    -Молчать - дип, бар урамны яңгыратты хатын, - молчать килмешәк тәре! Ычкын моннан типкәләп атканчы! Бар кәефемне бозып йөрисез монда! Сездән башка да пычрак шәһәр! Ычкын!
    Башка бер сүз дә дәшә алмадым, күземне яшь баскан, битем ут булып яна, тамагыма төер кебек нәрсә утырып, бар җаным телгәләнә иде. Бүген иртән бер эскәмиядә табып алган "Әлифба"ны эләктердем дә, сукмак буйлап паркка чаптым. Юл буена үземә текәлгән карашларны сиздем, тик эсседән качып, минем урынга килеп утырган хатынга борылып карарга базмадым. Фонтанга барып, ярыйсы гына канаучы битемне юдым да еларга тотындым. Мин иң кирәксез кеше идем бу дөньяда, барысы тарафыннан да ташланган эт баласы идем. Ә нинди үчләре бар икән, анысы миңа билгесез иде. Матурлык аша күрергә өйрәндем мин бу дөньяны... Тик хәзерге вакытта минем күз алдымда шул явыз апа, елга төбендә ятучы Акбүз, формалы абыйлар кыйнап, кулымда үлгән Мансур, машина бәреп киткән кечкенә бәбәйле апа, паркта әшәке малайлар үтереп ташлаган дистәләгән чыпчык, песнәк, песи балалары килеп басалар иде. Бар начарлыкны да үз күзем белән күрдем, һәм аларда бернинди матурлык юк иде.
    Күпмедер торгач, кабат китабымны алып, Миша абый янына юнәлдем. Әләкләргә түгел, саубуллашырга. Авылга китәм. Юк бит анда мондый әшәке кешеләр, өйләр дә матур гына, тик торганда, машиналар да таптап узмый... дусларым да булыр. Матур бит ул авыл, күпме чәчәк, матурлык бар анда, туйганчы алма ашыйсың, бәлки, берәрсе өенә дә кертер... Минем дә әнием булырга тиеш бит... мин дә бит кеше...Китәм авылга, китәм...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: