Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күкшел – күк шәл

    Җирлекләрдә "Авылның кадерен белик" дип исемләнгән район фестивале дәвам итә. Әлеге бәйге Яңа елга кадәр Олыяз, Зур Сәрдек, Ядегәр, Березняк, Янил, Сәрдекбаш, Лельвиж мәдәният учакларында үткән инде.

    Реклама


    Узган чәршәмбедә аны Күкшел авылында да гөрләтеп уздырдылар. Мәдәният йортының фойесында кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар иде. Зөлфәт Баязитовның хезмәтен һәркем сокланып карады. Ул машина тәгәрмәченнән аккошлар, пластик шешәләрдән пальма агачы ясаган. Калайны кайчы белән кисеп, капкалар һәм коймалар өчен ясалган милли бизәкләр, челтәрләп эшләнгән калай чәчәкләр дә һәркемне үзенә әсир итте. Аның эшләрен Кукмарадан, тирә-як авыллардан, хәтта Казаннан да сорап килүчеләр бар. Аккош, пальмаларны балалар бакчаларына да ясап биргән, хәтта башкаладан да килеп алганнар.
    "Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк", "Халыкның күңел җәүһәрләре" кебек күргәзмәләрдә бәйләгән кофталар, оек-бияләйләр, шәлләр, чиккән сөлге-яулыклар, кулъяулыклар, суккан тастымаллар, түшәлгән һәм баскан итекләр, чулпылар урын алган.
    ...Тальян гармун өздереп-өздереп халык моңын суза. Күктәге Айдан Зөһрә кыз көянтә-чиләкләрен асып чишмәгә суга килгән. Әби белән бабай әлеге кунак кызын каршы ала. Люция һәм Касыйм Хәлиуллиннарның сәхнәдә менә шулай чын артистларча уйнавын һәркем яратып карады. "Зөһрә кыз" матур сөйләме, җырлавы һәм биюе белән тамашачыны үзенә җәлеп итте. Бәйрәмне алып баручы Күкшел авылының тарихын барлады. Әлеге авылның каян чыгуы турында театральләштерелгән тамашада ачып бирделәр. Шушы бик матур урынга берничә гаилә - мосафирлар килеп урнашкан. Күк шәл бөркәнгән ханым чишмә таба. Әйе, Күкшел тугайларга, болыннарга, чишмәләргә бай. Һәркайсының атамасы бар. 20 ел элек бер егет Зәлифә исемле кызга өйләнә. Язмыш аларга зур сынау әзерли. Зәлифә бик нык авырый. Дәваханәгә киткәндә ул: "Әгәр дә терелсәм, бу чишмәне ташландык итмәячәкмен", -ди. Тик ул бакыйлыкка күчә. Ире әлеге чишмәне чистартып, яңартып куя. Шуннан аны "Зәлифә" чишмәсе дип атый башлыйлар. Әлеге авылга килен төшкәч, "Зәлифә" чишмәсенә алып киләләр. Сөрән салу йолалары да биредә күңелле үтә. Яулык һәм сөлге җыйганда егетләр гармуннар белән, билләренә чиккән сөлгеләр урап, аякларына киез итекләр киеп, урам буйлап өйдән-өйгә йөриләр. Иртәдән төнгә кадәр авылда бәйрәм дәвам итә. Яшь килен чиккән сөлге бирсә, яшь кияүне егетләр тотып, күккә чөяләр. Табын әзерләп, һәрбер кунакны урамда сыйлыйлар. Бу гадәт буыннан-буынга күчкән.
    Кичәдә мәдәният йортының залы гөрләп торды. Һәркем рәхәтләнеп биеде, кушылып җырлады. Тамашачыга алар чәк-чәк, пешкән йомыркалар өләшеп йөрделәр. Бу исә әлеге авылның кунакчыл икәнлеген дәлилли.
    Кичке уенда чүпләм, назалы, кулъяулык кебек уеннарны яңартып, тамашачыга күрсәттеләр. Иң кызыгы, бу бәйрәмдә 40лап үзешчән сәнгатьтә катнашучы чыгыш ясады.
    Әлеге авыл атамаларга бик бай. Усман тугае, Аю үзәне, Сары саз җире, Шүрәле үре, Нәҗми тавы, "Зөлфәрия", "Зәлифә" чишмәләре - Күкшел авылының зур тарихы. Авыл тулы канлы тормыш белән яши. Яшьләр итек баса. Балта осталары байтак, калайчылар һәм тимерчеләр бар. Хатын-кызлар шәл бәйли, чигү чигә. 5 гаилә фермер хуҗалыклары төзегәннәр. Әлеге җирлектә 1116 кеше яши. Урта мәктәптә 123 укучы белем алса, балалар бакчасында 40 бала тәрбияләнә. Күкшелдә күптән түгел генә хоккей тартмасы булдырганнар. Авыл яшьләре буш вакытларын шунда үткәрә.
    Әлеге фольклор бәйрәмендә авылның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге тасвирланып күрсәтелде. Авыл яши. Үз проблемасын үзе хәл итә. Матур саланың киләчәге һәм зур тарихы бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: