Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күке өч тапкыр кычкыргач су коенырга була

    15 июньдә Татарстанда рәсми рәвештә су коену сезоны ачылды. Тәннәрне көйдереп алырлык челләдә су коенып алсаң, аннан да рәхәте юк бит ул. Әле быел андый кызу көннәр аз булды, су да тиешенчә җылынып җитәргә өлгермәде, әмма күке кычкырды инде, шуңадырмы, күңел үзеннән-үзе елга-күл буйларына тартыла. Районда авыл җирлекләре карамагындагы 30...

    15 июньдә Татарстанда рәсми рәвештә су коену сезоны ачылды. Тәннәрне көйдереп алырлык челләдә су коенып алсаң, аннан да рәхәте юк бит ул. Әле быел андый кызу көннәр аз булды, су да тиешенчә җылынып җитәргә өлгермәде, әмма күке кычкырды инде, шуңадырмы, күңел үзеннән-үзе елга-күл буйларына тартыла.

    Районда авыл җирлекләре карамагындагы 30 буа бар. Аларның торышлары нинди хәлдә икән, әлеге сусаклагычларда коенырга ярыймы? Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмара районы буенча белгече Наил Һадиев белән шуларның берничәсендә булып кайттык.

    Иске Юмья авылындагы сусаклагычка быел Сабаның ПМК "Мелиорация" җәмгыяте тарафыннан 2,5 миллион сумлык капиталь ремонт ясалган. Сулык, чыннан да, үзенең икенче "яшьлеге"н кичергән. Яр буйларына балчык өелгән, вак таш түшәлгән, күтәртелгән юлга сигнал баганалары урнаштырылган. Буаның суы да чип-чиста, тирә-юне ялт итеп тора.

    -Ремонтны 25 апрельдә - язгы чәчүгә чыккач башлап җибәргән идек, Сабантуй алдыннан төгәлләдек, - ди оешма мастеры Илнар Зәйнуллин. - Иң элек буа янын чистарттык, кайбер агачларны кистек. Су агып чыгу торбалары алыштырылды, коега демонтаж, боз тоту җайланмалары ясалды, сугару участогына су бирү өчен шудырма (задвижка), янгыннар вакытында су алу өчен пожар гидранты урнаштырдык, аларга төшү юллары ясадык. Ремонт вакытында ике бульдозер, бер экскаватор, өч КамАЗ эшләде. Прораб вазыйфасын алып баручы Мәннән Габдрахмановның эшне оештыруда өлеше аеруча зур булды. Алга таба Кукмараның Яңа Шөн, Туембаш, Кәркәүч авылларында да өч буаны ремонтларга планлаштырабыз.

    Ял көннәрендә бирегә туган көн, бәйрәм чаралары уздыручылар, ял итүчеләр шактый җыела икән. Табигате искиткеч матур, һавасы саф, юлы яхшы, буаның суы чиста - рәхәтләнеп күңел ачу өчен менә дигән урын. Әмма булганны саклап тоту, үз артыңнан тәртип ясап калдыру, чүп калдыкларын җыеп китү турында да онытмаска кирәк.

    Халык телендә "Синерь" дип йөртелүче Синәр буасының исә хуҗасы барлыгы әллә каян күренеп тора. Сулыкның әйләнә-тирәсе яшел чирәмлек, бер генә ташлап калдырылган шешә, пакет, көнкүреш калдыгы күрмәссең. Балык тотарга килүчеләр дә үзләренең яраткан шөгльләренә алынганчы, сулык хуҗасы Айрат Сафинга тиешле суммада акча түләргә тиеш. Бу хакта буа янына эленгән стендка да язып куелган.

    Үрәсбаш авылы янындагы сулыкка да балыкчылар каян гына килмиләр. Быел буада кызылканат аеруча күп икән.

    -Балыкка бер ай тирәсе йөрибез инде. Эштән кайтуга, магнит сыман Үрәсбашка тартылабыз, - ди Нократ Аланында яшәүче Марат Галиев. - Килгән саен 15-20 балык тотып алып кайтабыз. Кылчыклы ул, әмма табага күп итеп май салып, яхшылап кыздырсаң, сөякләре вакланып ук бетә.

    Биредә су чиста түгел, болганчык. Каз-үрдәкләр өчен генә яраклы. Шуның өчен су коенучылар да юк диярлек. Читтән килгән халык та башлыча балык тотып, уха пешереп, шашлык кыздырып ялларын уздыра. Ял иткәннән соң, үз артларыннан чистартып та китсәләр, ничек яхшы, икенче килүләренә чиста булыр иде дә?! Юк шул, тәртип мәсьәләсе һаман аксый, ничек кәеф-сафа корып утыралар, шул килеш кала.

    -Кич белән каз бәбкәләрен алырга төшкәч, яр буендагы чүп ояларын күрәбез дә, йөрәк әрни, - диләр үрәсбашлылар. - Кайбер көннәрдә 15ләп машина була бит анда. Һәркайсы берәр су савыты калдырып китсә дә, күпмегә җыела. Бездә дә балык тотуны түләүле итәргә кирәк, бәлки, акча түләгәч, чисталыкны сакларга да өйрәнерләр...

    Санитар эпидемиология үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, районның буа һәм елгаларыннан алынган су анализы нәтиҗәләре бер дә сөенерлек түгел - сәламәтлек өчен куркыныч. Кайбер җирлекләрнең сулыкларында мал-туар коена, су яннары чүплеккә әйләнгәннәре дә бар. Шуның өчен суга кергәнче иң элек бу хакта да уйларга кирәк.

    Район халкын пляжлар мәсьәләсе борчый. Билгеле булганча, Кукмарада пляжлар юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмара районы буенча белгече Наил Һадиев проблеманы болайрак аңлата:

    Реклама

    -Су объектларында пляжлар һәм башка массакүләм ял урыннары ясау өчен тиешле таләпләр үтәлергә тиеш. Коткару постлары (станцияләр), махсус укытылган, аттестацияле коткаручылар, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган бүлмә, коткару һәм янгынга каршы җайланмалар, балалар өчен коену урыннары, элемтә чаралары булу зарур. Коену сезоны башланганчы сулык төбенең водолазлар тарафыннан тикшерелергә тиешлеген, таш, пыяла, суүсемнәрдән чистартылган булуын да ассызыкларга кирәк. Су коену кагыйдәләре, һава һәм суның температурасы, суның тирән һәр тормыш өчен куркыныч урыннарын күрсәтеп язылган стендлар да таләпләрнең берсе булып тора.

    2004-2012 елларда сулыкларда районның 50ләп кешесе батып үлгән, шуларның 3се балалар. Узган ел су коенганда 7 кешенең гомере өзелгән.

    Белеп тор!

    -таныш булмаган буаларда суга керергә тырышмагыз;

    -спиртлы эчемлекләр кулланган килеш су коенмагыз;

    -кояшта озак кызынганнан соң суга кермәгез, көзән җыеру ихтималы зур;

    -моторлы көймәләр янына таба йөзәргә ярамый;

    -балаларны күзәтүчесез калдырмагыз;

    -йөзгәндә хәл бетсә, югалып калмыйча, аркага таба борылып ял итәргә, тигез итеп суларга һәм ярга таба йөзәргә кирәк;

    -көзән җыерган очракта аякларны тездән бөкләү, үкчәне каты итеп арка юнәлешенә таба кысып тоту файда бирә. Кул бармакларын тиз-тиз кысып учка җыю, кире җибәрү, су өслегенә аякларны күтәрү дә көзән җыерудан булыша;

    -суга батучыны коткарганда аны үзеңә таба аркасы белән борып, кулы белән җилкәсен ныгытып тотып, яр буена алып чыгарга кирәк;

    -ярга чыккач суга баткан кешенең борыны, авыз куышлыгы, йоткылыгын чистартып, йөрәге типмәгән очракта массаж белән чиратлаштырып ясалма сулыш алдыралар.

    Алсу ИДРИСОВА. Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: