Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Киңәш базары

    Кыраусыз көз Татарстанда быел көз гадәттәгедән җылырак килде, хәтта хәзергә кадәр төнге кыраулар төшкәне юк. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре шундый көзнең кайчан да булса килгәнен хәтерләмиләр. ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг идарәсенең метеопрогноз бүлеге начальнигы Ирина Трущина да шушы ук фактны дөресли. Елның бу вакытында гадәттә төнлә...

    Реклама

    Кыраусыз көз
    Татарстанда быел көз гадәттәгедән җылырак килде, хәтта хәзергә кадәр төнге кыраулар төшкәне юк. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре шундый көзнең кайчан да булса килгәнен хәтерләмиләр. ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг идарәсенең метеопрогноз бүлеге начальнигы Ирина Трущина да шушы ук фактны дөресли.
    Елның бу вакытында гадәттә төнлә һава температурасы минуска төшә. Төнге кыраулар кыш алдыннан җиләк-җимеш агачларын, куакларны, декоратив үсемлекләрне чыныктыру өчен бик мөһим.
    И.Трущина әйтүенчә, әле якын көннәрдә кырау төшү көтелми.


    Игътибарлы булыгыз!
    Тиздән җимеш агачларын утыртуның иң уңай көннәре башлана. Безнең климат шартларында яхшы кышлап, мул уңыш бирүче, галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән җимеш агачлары исемлеген һәр китап сату урынында табарга була.
    Хәзер базарларда "җирле сортлар" дип алдап көньяктан китерелгән яшь үсентеләрне сатучылар ишәйде. Ә алар я кышлый алмый, я корып бетәләр.
    Үсемлек сортларын ничек аерырга? Карап торышка үсентеләр бар да бертөсле. Сатып алучы таләп иткәндә сатучы товарының сертификатын күрсәтергә тиеш. Ә анда үсентенең сорты, кемгә бирелгәнлеге, сортның исеме, категориясе, сыйфаты тасвирлана, корткычлары, чирләре, карантин вакытлары, кимчелекләре күрсәтелә.
    Язгы-җәйге чорда сертификатсыз үсентеләр сатуның 15 очрагы булган иде.
    Безнең республикада җиләк-җимеш үсентеләре җитештерү белән шөгыльләнүчеләр: Казанда Тат НИИСХ (277-54-22), Татплодоовощпромның "Заря" филиалы 8(84379) 3-65-49(19), Казанда "Татплодоовощпром" 261-87-97 (67), ООО "Буа" 8(84374) 3-18-25, ООО "Нурлат-Октябрский" 8(84345) 2-37-32.
    Рифкат ГАЛИМУЛЛИН, "Россельхознадзор" инспекторы


    Орлык бәрәңгесе әзерләү
    Орлык өчен 60-80 грамм авырлыктагы (тавык йомыркасы кадәр, һәм аннан зуррак бәрәңгеләрне калдыралар. Бәрәңгеләр киселмәгән, кутырламаган, нематода белән зарарланмаган булырга тиеш. Бакчагыз зур булмаса, әйтик, 2-3 сутый өчен 7-8 чиләк бәрәңгене агым суда юып, 10-15 көн дәвамында яктыда яшелләндереп саклауга кую яхшы. Бу зарарлы микробларны бетерергә, язын бөреләрнең тиз уянуына ярдәм итә. Мондый орлык череми, аны тычканнар да ашамый.


    Известь турында гына
    Әгәр вак кабак, салат, чөгендер, рәваҗ, сельдерей, сарымсак, пастернак кебек яшелчәләрдән һәм лалә чәчәгеннән мул уңыш алам дисәгез, туфракка известь кертергә тырышыгыз. Чөнки алар ачы туфраклы җирдә начар үсәләр.
    Пакетлы известь һәм доломитлы он, известь-пумонид кибетләрдә дә сатыла. Аны, әлбәттә, көздән туфрак астына кертеп калдыру яхшы. Ә инде бу эшне көздән эшләргә өлгермәгән булсагыз, яз көннәрендә эшләргә була. Тик минераль ашлама яки черемәне җиргә салганда известь белән бергә кушып салмагыз.
    Аз ачылыкта булган туфракта 1 куб.м. җиргә 150-200 г известьле ашлама җитә. Сырганак агачы төбенә 300-400 г салырга кирәк. Ә крыжовник һәм гортензия чәчәге төбенә известь салырга ярамый.


    Песи белән дус бул
    Тычкан тотсын дип, песине ач тоту дөрес түгел. Ач песи, ашарга эзләп, ау биләмәсен киңәйтә. Ә тук песи өй тирәсендә калуны кулай күрә һәм "сезнең" тычканнарны гына тота. Чөнки песи, тамак туйдырудан бигрәк, ауга инстинкт буенча бара.
    Песиләр - чирдән саклап калучылар да. Америка галимнәре тикшерүенчә, йөрәк белән авыручы кешеләр өчен - үләләрме, әллә исән калалармы - өйләрендә песи булуы зур роль уйнаган. Песи, шулай ук, ялгызларга ярдәм итә. Аның белән булганда, курку хисе югала, тынычлану, ышаныч барлыкка килә. Песи белән озак дуслашкан кешенең организмы йогышлы авыруларга бирешми. Аңа кагылу кан басымын төшерергә ярдәм итә. Ул хәтта инфаркт булдырмый калырга сәләтле.
    Беләсез инде, песиләр уйнарга яраталар. Кыска җепкә уенчык тагып, өскә-аска йөртеп уйнап карагыз. Ләкин бервакытта да җеп белән уйнарга рөхсәт итмәгез - йотып, ашказанына тыгылырга мөмкин.
    Шулай ук алар кечкенә шарлар тәгәрәтеп уйнарга яраталар. Көн саен песиегез белән 10-15 минут уйнап алырга иренмәгез. Ул сезнең арагызны тагын да якынайтыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: