Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кинәт гомере өзелгән Пычак авылы кызы, кечкенә Илүзәне һәркем сагына

    Сөйкемлелеге, булганлыгы белән башка яшьтәшләреннән аерылып торган Илүзәнең үлеме аны белүчеләрне генә түгел, бу хәбәрне ишетүчеләрне дә нык тетрәндерде. Әле яшәргә дә өлгермәгән, һәрвакыт иреннәре генә түгел, күзләре дә елмаеп торган, олылар шикелле фикер йөртә алган бу сабыйга ни булган соң? Ни өчен Җир-ана бик вакытсыз аны үз куенына алырга...

    Сөйкемлелеге, булганлыгы белән башка яшьтәшләреннән аерылып торган Илүзәнең үлеме аны белүчеләрне генә түгел, бу хәбәрне ишетүчеләрне дә нык тетрәндерде. Әле яшәргә дә өлгермәгән, һәрвакыт иреннәре генә түгел, күзләре дә елмаеп торган, олылар шикелле фикер йөртә алган бу сабыйга ни булган соң? Ни өчен Җир-ана бик вакытсыз аны үз куенына алырга теләде икән? Кызчыкның әти-әнисе, укытучылары, авылдашларының фикере бер генә: "Күз тигәндер ул балага".

    Ходай тарафыннан бирелгән аз гына гомерендә чынлап та күз тиярлек, сокланырлык итеп яши шул Илүзә. Спортны яратудан тыш, мәктәптә уза торган һәр чарада актив катнаша, җырлый, бии ул. Әле бик яхшы билгеләренә генә укырга да өлгерә. Әнә, Мактау грамоталарына күз салсаң - ниндиләре генә юк! Төрле олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, йөгерү ярышында катнашу дисеңме?! "Туган телем - серле тел" республика шигырь сөйләүчеләр конкурсында Диплом белән дә бүләкләнә. Дәфтәрләрендә, көндәлектә бер сызылган, бозылган җир күрмәссең - энҗе бөртекләредәй тезелеп киткән хәрефләр һәм гел "5"леләр дә, "5"леләр...

    18 сентябрь кичендә дә ул, гадәттәгечә, иптәш кызы, сыйныфташы Сөмбелә белән уйнап, велосипедта йөреп туйгач, энесе Ильяс белән казларны алып кайтып урнаштыргач, әти-әнисенә, өйдәге әбисе белән апасына хәерле йокы теләп йокларга ята. Ә икенче көнне иртәнге сәгать биштә каралты-кура тирәсеннән кергән әтисе Илнур, бүлмә ишеген ачуга, Илүзәнең: "Башым авырта", - дип бик каты кычкырганын ишетә. Ә инде берничә секунд үтүгә, сабыйның өзгәләнеп: "Күзләрем күрми", - дигән сүзләреннән әти-әнисе өнсез кала.

    -Шунда ук машинабызга утырып, әнисе Гөлназ белән кызыбызны район үзәк дәваханәсенә алып киттек, - ди Илнур. -Аны "Ашыгыч ярдәм" бүлегенең реанимация бүлмәсендә алып керделәр дә, 10-15 минуттан соң, кызыбызның үлгәнен хәбәр иттеләр. Шулай итеп, мизгел эчендә, йөгереп йөри торган Илүзәбезне югалттык без. Шул төндә тирән чокыр казыганмын икән дип төш күргән идем, шушы күтәрә алмаслык хәсрәткә булган икән.

    Кызының гәүдәсен Сабаның медицина-экспертиза бүлегенә алып баргач, Илнурга: "Берничек тә алып кала алмаган булыр идегез, Илүзәнең башындагы кан тамыры шартлаган", - диләр.

    Табиблар Кашаповларга олыларда гына түгел, соңгы вакытта балалар арасында да башка кан савуның берничә очрагы теркәлде инде, дигәннәр. Ә аның ни сәбәпле килеп чыкканын Илүзәдән алынган, бер айдан соң әзер булачак анализлар гына күрсәтәчәк.

    Үләренә берничә көн кала, Илүзә кесә телефонына үзен күп итеп фоторәсемнәргә төшерә. Кулларын, бармакларына кадәр аерым-аерым итеп рәсемгә ала ул.

    -Шул вакытта кызымнан: "Бер дә болай итми идең бит, ни өчен бар җиреңне дә төшерәсең?" - дип сорадым да, ул: "Әй, әни, ярар инде", - дигәч, бүлмәдән чыгып киттем. Ник төгәл җавабын көтмәдем, төпченмәдем икән, әллә күңеле белән нидер сизенгән булдымы? Үзе дә бер сүз әйтмәде. Ачуланып та булмый иде үзен, шунда ук яныма килеп җитә, елмаеп сөйләшә башлый иде, - ди елый-елый Гөлназ. -Авылга нинди генә бала-чага кунакка кайтса да, бездә булырлар иде. Һәркем белән уртак тел табып сөйләшә, уйный ала иде ул.

    Кашаповлар гаиләсенә килгән кайгы-хәсрәтне сөйләп, аңлатып бетереп булмый, билгеле. Бала югалтуның никадәр ачы икәнен үз йөрәге аша үткәргәннәр генә аңлый торгандыр. Әлеге язмадан Илүзәнең никадәр булдыклы, зиһенле кыз булганлыгы турында укыгач, кемдәдер: "Бала артык күп укыган, башына көч килгәндер", - дигән фикер дә туарга мөмкин. Әмма Илүзә һәр фәнне бик җиңел үзләштергән, русча итеп әйтсәк, һәрнәрсәне "на лету" эләктереп барган. Бу турыда аның сыйныф җитәкчесе Гөлфия Билалова да, сыйныфташлары да беравыздан сөйли. Дөресен генә әйткәндә, сыйныфташларыннан кызчык турында шуның кадәр күп мәгълүмат алырмын дип көтмәгән идем. Гөлфия апаларына сүз әйтергә дә ирек бирмичә, хәтта малайларга кадәр берсен-берсе бүлә-бүлә, Илүзә турында сөйләделәр.

    "Безгә булыша иде ул, рәсемнәрне бик матур ясый иде", "Математикадан шулкадәр тиз исәпләп чыгара иде", "Укытучының сүзен бер әйтүдә аңлап алып, бик тиз эшли, уку тизлегеннән дә һәркемнән уздыра иде", "Рус телен дә яхшы белә, тактага ул матур итеп числоны яза иде", "Сыйныфта уку секторын алып барды, укытучы апа кыска җыелышларда булганда безне өйрәтә, ә без аны тыңлый, хөрмәт идек", - диделәр.

    Реклама

    Илүзәнең татар теленнән эшләп куйган соңгы өй эшендә - "Тырышып укыйсым килә" дигән шигырьдә мондый юллар бар:

    "Мин иптәшне ашыктырам,

    Ул мине ашыктыра:

    Мәктәп көтә,

    Ерактан

    Ул безне дәшеп тора.

    Кунакчыл ишекләре

    Киерелеп ачылган.

    Без мәктәпне сагынганбыз,

    Мәктәп безне сагынган".

    Әйе, мәктәбең дә, сыйныфташларың, иптәшләрең, якыннарың да сагыналар сине, Илүзә. Якты эзең, елмаеп торган матур күз карашың, сөйкемлелегең, җыр-биюләрең сине белгәннәр күңелендә озак сакланыр.

    Лилия НУРГАЛИЕВА. Фотолар гаилә архивыннан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: