Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше китә – изге эше кала

28 июль көне башланып, 20 минут үткәннән соң, Шепшеңәр авылының хөрмәтле имам-аксакалының йөрәге тибүдән туктады. Бөтен авыл халкына зур кайгы килде, чөнки иң мөхтәрәм кешеләренең берсе араларыннан китеп барды. Мин дә шул минутта яраткан бабамны югалттым. Әгәр дә тагын бер генә ел яшәсә, Фәүзия әбиебез белән бергә яши башлауларына 60...

28 июль көне башланып, 20 минут үткәннән соң, Шепшеңәр авылының хөрмәтле имам-аксакалының йөрәге тибүдән туктады. Бөтен авыл халкына зур кайгы килде, чөнки иң мөхтәрәм кешеләренең берсе араларыннан китеп барды. Мин дә шул минутта яраткан бабамны югалттым.

Әгәр дә тагын бер генә ел яшәсә, Фәүзия әбиебез белән бергә яши башлауларына 60 ел тулган булыр иде... Әбиебез дә бабабыз шикелле дин юлында хезмәт куя: авылда хөрмәтле абыстай ул.

Каим Газизов 1931 елда дөньяга килгән. Атасы Габделгазиз укымышлы кеше булган, колхозда хисапчы булып эшләгән. Олыгая башлагач, авылның имам-хатыйбы вазыйфаларын үз өстенә йөкләгән. Габделгазиз хәзрәт тә хөрмәтле кешеләрдән саналган, ул заманнарда дингә карата тискәре мөнәсәбәт булса да, башкаларны ислам диненә чакырып, дин учагын сүнүдән саклап торган. Ул, беренче чиратта, үз балаларын гыйлемгә өйрәткән, тәүфыйклы, тәрбияле иткән. Шуңа күрәдерме төпчек баласы да, атасы юлыннан китеп, күп гомерен авылдашларын иман нурына өндәүгә, динне куәтләүгә багышлаган...

Бабабыз Каим үсеп җиткәнче үк төрле авыр эштә хезмәт куя. Әле җитлегеп тә өлгерергә җитешмәгән үсмер атасы белән такта яра, эшнең бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татып үсә. Шул вакытта алган авырлыклар, картайгач аны буыннар сызлау, эчке әгъзалардагы тайпылышлар кебек авырулар буларак, бик еш сиздереп тора.

Бабабыз совхозда машина йөртүче булып күп еллар эшли, урман хуҗалыгында урманчы хезмәтен үти. Бу эшенә ул лаеклы ялга чыкканчы тугры кала.

90нчы елларда дин иреге бирелгәч, илебездә бер-бер артлы мәчетләр торгызыла башлый. Бу күренеш Каим Газизовта да авылында Аллаһ йорты салу теләген уята. Нияте аның, әлбәттә, хыял гына булып кала алмый: тырышканга күрә тиз арада чынга аша. Бөтен төзү эшләрен бабабыз үзе җитәкли, урманчы булып эшләгәнгә агач һ.б. материаллар юнәлтү бик авыр булмый. Авылдашларыннан акча җыешып, үзенең керемнәрен дә шуларга кушкач, агачтан җыйнак кына мәһабәт бина пәйда була. Мәчеткә имам итеп бертавыштан Каим хәзрәтне сайлап куялар.

Диндә бабабызның үз карашы, үз фикере бар иде. Атасы өйрәтеп калдырган төпле дини гыйлеме булганлыктан, башкалар шикелле төрле дин түрәләре артыннан сукырларча иярүдән азат булды. (Академик Р. Хәкимов язганча, кешедә гыйлем бар икән, ул вакытта ул үзенчә фикер йөртергә дә хаклы). Каим хәзрәт диндә барлыкка килгән төрле яңалыкларны, яңа гореф-гадәтләрне өнәмәде, андый нәрсә күрсә: Бу элекке заманнарда юк иде, хәзер генә уйлап чыгарганнар", - дип, ул гамәлне эшләмәде, элекке буын әби-бабалары тоткан дини йолаларны һәм гыйбадәтләрне генә үти, халыкны вәгазьләп, үгет-нәсыйхәтләр бирә иде.

Һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, кунакчыл кеше булганга, йортыннан кеше өзелмәде. Читтән килгән мөсафирлар, сатучыларга хәтле аның өендә кунып чыгалар иде. Туганнарын да якын туган, ерак туган дип аермыйча, барысына да кунакчыл булып, һәркайсына яхшылык кына тели, булдыра алганда ярдәм итәргә әзер булды. Авылдашларының һәркайсы белән яхшы мөнәсәбәттә, һәрвакыт яхшы теләктә иде, аларның дин юлына керүләрен, мәчеткә йөри башлауларын бик зарыгып көтте. Җомга намазына бер генә кеше күбрәк йөри башласа да, гаять нык сөенә иде: "Менә фәлән кеше мәчеткә йөри башлады, фәлән кеше намазга өйрәнгән, фәлән кеше азанны ятлаган", - дип шатланып сөйләүләре әле дә хәтеремдә. Дошманлашып йөрү дигән нәрсәне белмәде, шуңа күрә дошманнары да булмады. Әгәр авыл шәҗәрәләрен тикшерсәк, ярты авыл диярлек аңа туган булып чыга. Һәр кеше үзенең җиде буын бабаларын белергә тиеш дибез. Каим хәзрәт үзенең шәҗәрәсен яхшы белә иде: Каим, аның атасы Габделгазиз, аның атасы Гайнулла, аның атасы Газизулла, аның атасы Зөбәер, аның атасы Юлдаш, аның атасы Игамән. Аларның берсен дә догадан калдырмады, шулай ук бөтен туганнарына, дусларына, авыл зиратында ятучы барлык авылдашларына көн саен диярлек догалар кыла иде. Вафат булганнарга җәннәт, хозурлык, исәннәренә саулык-сәламәтлек, бәхет, иман байлыгы теләп, гел догада булды.

Әлбәттә, догалар кылу, теләкләр теләүләр белән генә чикләнмичә актив рәвештә башкаларны дингә, намазга өйрәтә иде. Шәхсән минем үземнең дә дин юлына керүемнең сәбәпчесе ул булды. Үзенең нәни оныкларын җыеп, догалар өйрәтү белән мәшгуль булды. Шул сәбәпле миңа да бабам бик күп догалар өйрәтте, дини гыйлем бирде. Аның олы улы Фаиз дә атасы юлыннан китеп, күрше авылда имамлык вазыйфаларын башкара. Балалары гына түгел, оныклары да намаз укый, мәчеткә йөри. Барысына да яхшы тәрбия биргәнгә күрә, берсе дә йөзенә кызыллык китермәде. Балалары да үзенә карата һәрчак игелекле булдылар, кадерләп кенә тордылар, авырганда ахыргы минутына кадәр янында булып сакладылар.

Соңгы елларында авырый башлагач, иманнан кала дөньяда иң кыйммәтле нәрсә сәламәтлек, кадерен белегез, дип еш әйтә торган иде. Авырганда да сабыр иде, хәтта табиблар шундый каты чирләгәндә дә, зарланмый, сабыр итә, дип гаҗәпләнделәр. Дөрестән дә, авыруы сәбәпле, үзен бик авыр хис итсә дә, хәлен белергә килгән һәр кешегә елмаерга, җылы сүз әйтеп кешенең күңелен күтәрергә, тынычландырырга тырыша иде.

Бабам минем күз алдымда вафат булды, үлгәндә дә тыныч кына җан бирде, ыңгырашмады, бәргәләнмәде, ахыргы сулышын алып, кисәк кенә чыгарды да, ахирәт дөньясына күчте. Аның дога кылганын еш ишеткәнем бар, анда гел түбәндәге сүзләрне кабатлады: "Вафат булганда рәхмәт фәрештәләре каршы алса иде...". Бик өметләнәбез ки, шулай булгандыр да, шулай була күрсен! Әмин!

Җеназасы атна уртасына, ягъни эш көненә туры килсә дә, аны соңгы юлга озатырга күп кеше килгән. Каим Газизов гади бер зат кына булса да, аны хөрмәт итеп, ерак чит җирләрдән, күрше республика, өлкәләрдән дә кайтучылар бар иде. Барысы да эшләрен калдырып, фәкать аңа тирән ихтирам йөзеннән килделәр, бөтенесе дә мәрхүмне яхшы сүз белән генә искә алдылар. Аллаһы Тәгалә, аның гөнаһларын кичереп, газаплардан имин кылып, җәннәт белән шатландырса иде!

Шепшеңәр авылында туып-үскән Нурсил Рамазанов бабабыз Каим хәзрәтнең якты истәлегенә, изге рухына багышлап шигырь иҗат иткән. Аны, шагыйрьнең рөхсәте белән, биредә китерсәк, урынлы булыр иде.

Изге җирдә эз калдыра кеше,
Кылган эше-гамәле белән.
Начарлык та, яхшылык та бетми,
Яшәү кирәк изгелек белән.

Әтиеңнән яхшы үрнәк алып,
Гомер буе салдың якты юл.
Авылдашлар сиңа сокландылар,
Сибә идең hәрчак ап-ак нур.

Күпме кеше синнән исем алды,
Күп кешене гүргә иңдердең.
Аллаh сызган юлны үз иттең син,
Аллаh сүзен безгә җиткердең!

Син мәчетле иттең авылыбызны
"Төзибезме?" - дигән сүз белән.
Ил төкерсә, күл барлыкка килә -
Аллаh йорты туды "мир" белән.

Яхъя урманнарын үз күрдең син,
Меңәрләгән агач утырттың.
Уңган-булган ике ул үстердең,
Үрнәк ата, уңган ир булдың!

Газиз абый сызган буразнаны
Дәвам иттең ислам юлында.
Улың Фаиз инде дәвам итә
Сезнең юлны күрше авылда!

Исемең дә синең Каим иде -
Бар булучы, уяу торучы!
Төнне йокламыйча уздыручы,
Динебезне өстен куючы.

Мәңгелеккә күчеп китсәң дә син,
Ярган эзең мәңге сакланыр.
Исәр җилләр, явар кар-яңгырлар,
Дөнья чәчкә-гөлгә капланыр.

Оҗмах ишекләре киң ачылып,
Җиңел үт син Сират күперен.
Җәннәт бакчалары шатландырсын
Олы җаның, изге күңелең!

Аллаhыбыз Рәхмәт күләгәсен
Кызганмасын синең җаныңа!
Нәсел җебең бер дә өзелмәсен,
Дәвам итсен тагын-тагын да!

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=814.CG-BvSrTQ-F4E8zSay1-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев