Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Үкенечле ялгыш

    Төнге сәгать унике. Илдар әле һаман йокламаган. Аның әйләнеп-тулганып ятуына эче пошкан Наиләсе әрләп алгач, Илдар зал ягына чыгып ятты. Юк, йоклап булмый, башта һаман бер уй: нишләргә, нишләргә. Ятимлек ачысын күрсәтмичә Илдарны бер ялгызы гына үстергән әнисе дә кызганыч, икенче яктан баладан аерылу да авыр. Наилә яшь чагында алай...

    Реклама


    Илсөяр апа улы белән килененең кычкырышкан тавышларына уянып китте. Я Аллам, киленгә ошамаган тагы нәрсә эшләдем икән инде, дип ана борчылып куйды. Намаз вакыты җитеп, узып китсә дә, Илсөяр апа тәһарәт алырга чыгу түгел, кымшанырга да куркып ятты. Менә әкрен генә бүлмә ишеген шакып улы килеп керде: " Хәерле иртә, әни, ничек йокладың?". "Әйбәт, улым, әйбәт", - диде ана нидер сизенеп. "Ярар, әни, исән-сау бул, мин эшкә китәм", - дип чыгып киткән улының артыннан карап калган ананың йөрәге кысып-кысып куйды. Улының төне буе йокламаганлыгы, нәрсәгәдер борчылганы йөзенә чыккан иде. Улы өчен бик кадерле булса да, килене өчен үзенең бу йортта артык икәнлеген сизенә, сизенә бит ул.
    Көн буе бүлмәсеннән чыкмаган ана, кичкә улы эштән кайтышка ныклы бер карарга килгән иде. Ашап-эчкәч, ана улын үзенең бүлмәсенә чакырды. "Утыр әле, улым, синең белән бик ныклап сөйләшәсе сүзем бар, тыңлап бетермичә мине бүлдермә, зинһар", - дип ана күзләрен тәрәзәгә төбәп уйга калды. Аның карашыннан дөрес эшлим микән дигән уйларны укырга була иде. "Улым, мин бу карарга бүген генә килмәдем, озак уйландым, барыбыз өчен дә шулай яхшырак булыр, илтеп куй мине, балам, картлар йортына". Илдар нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде, ана аны туктатты. "Улым, борчылма минем өчен, мин сиңа риза булмаудан китмим, аннан бөтенләйгә дә түгел. Килеп йөрерсең яныма, оныгымны да алып килерсең. Ә син балам, балаң хакына түз. Килен алай начар кеше түгел, сине дә ярата, менә нишләптер мине генә якын итмәде, үземчә бик ярарга тырышкан идем. Мин аңарга рәнҗеп китмим, яшь бит әле, барысын Яда аңлап та бетермидер. Улым, тагын бер киңәшем бар, бер бала белән генә калмагыз, тагын берне алып кайтыгыз, картаймыш көнегездә берсенә сыймасагыз, икенчесенә сыярсыз". Илдар түзмәде, анасының күкрәгенә башын куеп, сабый балаларча үксеп елап җибәрде. Ана түзде, еламады, күз яшен улына күрсәтсә, кызганыр дип уйлады, бары йөрәге генә елады.
    Иртә белән бу хәбәрне ишеткән Наиләнең шатлыгы эченә сыймады. "Акыллы карчык икән, баласы хакына картлар йортына да китәргә риза, ә мин үзем нишләр идем икән шундый хәлдә калсам, әстәгьфирулла, нәрсә уйлап утырам", - дип, хатын як-ягына төкеренеп алды. Илдар ничек кенә күңеленнән каршы булса да, әнисе сүзен тыңлады, бер ай дигәндә картлар йортына җибәрү өчен документларны әзерләде. Көннәрдән бер көнне бүлмәдән бер кулына әнисенең сумкасын күтәргән, икенче кулы белән әнисен җитәкләгән ире килеп чыкты. "Әйбәт яшәгез, килен, ләкин мин кичергәнне сиңа күрергә язмасын", - дип, ана башын иеп ишеккә юнәлде. Наиләнең күзе Илдарның күзләре белән очрашты. Хатынның өстенә салкын су койдылармени. Бу яшьле күзләрдә ачу, нәфрәт, рәнҗү - барысы да бар иде. Иренең ишекне шарт итеп ябып чыгып китүеннән Наилә айнып киткәндәй булды. Я, Ходаем, нәрсә эшләдем мин! Ананы баладан, баланы анадан аерам. Наилә үзенең зур ялгышлык эшләгәнен аңлады, ләкин артларыннан чыгып "гафу" сорарга үзендә көч тапмады.
    Алар киткәннән соң, үз теләгенә ирешкән хатынның кулыннан эш төште. Югыйсә, барысы да әйбәт, ире бала белән аны сайлады. Юк, Наилә җанына урын таба алмый, бәргәләнә, бер ай элек ире белән сөйләшкәннәрен кат-кат күз алдына китерә. "Анаң шапшак, тәһарәт алганда бөтен туалет идәннәрен юешләтеп бетерә, ашарга утырганда кулларын юмый, әзерләгән ризыкларыннан чәч чыга, баланы да карарга булышмый , мин бүтәнчә түзә алмыйм я анаңны кая да булса олактырасың, я бала белән мин китәм. Балаңны бүтән беркайчан да күрмәячәксең". Наилә ирен кызганып куйды, шул вакытта куркуга да калды, шул китүдән Илдары кайтмаса, үзен ташласа, нишләрсең, Алла сакласын. Ул бит иреннән башка бер көн дә тора алмый.
    Юк, Илдар ташламады, улын бик ярата шул ул. Әнисен дә ташламады, көн саен диярлек хәлен белергә килеп йөрде. Улы Ильясны да үзе белән әбисе янына алып баргалады. Наиләнең дә барырга талпынган көннәре күп булды. Ләкин һәрвакытта да, нәрсәгәдер көне килеп җиткәч, кире уйлый иде. Ана белән очрашудан курка иде бугай ул.
    Инде менә бер атна Илсөяр апаның улы күренми. Ана күңеле сизә - нәрсәдер булган. Ул түзмәде, директорга кереп, улына шалтыратып хәлләрен белешүләрен сорады. Әйе, Илсөяр апаның күңеле белеп сизенгән, өйдә аяныч хәлләр булган икән. Электән аягым, билем авырта дип зарланган килене, үз йомышын да йомышлый алмый торган дәрәҗәгә җитеп, урын өстенә ауган. Ана бер атнага гына дип өенә кайтып килергә булды.
    Ишектән килеп кергән әнисен күргән Илдарның шатлыгы эченә сыймады. Шул вакыт түр яктан Наиләнең "кем бар анда, Илдар?" дигән тавышы ишетелде. "Мин әле бу килен, менә сезнең хәлне белергә кайттым". Зур карават уртасында тире белән сөяккә генә калган киленен күргәч, ана улы белән оныгы өчен куркып куйды. "Аллам сакласын, бу ике бала өчен ниләр генә эшләсәм дә, мин алар өчен хатын да, әни дә була алмаячакмын бит, Ярабби, Ходай, исәнлеген бирсен". Ана килененең кулларыннан тотып: "Килен, әгәр калырга рөхсәт итсәң, мин сиңа булышыр идем", диде. Ризалык урынына Илсөяр апа киленнән "гафу ит, әнкәй" дигән сүзләрне ишетте.
    Наилә бу бер ай эчендә бик күп нәрсәләр турында уйланды. Юк, "гафу ит" сүзен ул үзенең бүген көчсез булуыннан гына чыгып әйтмәде. Бу сүзне ул күптән әйтергә әзерләнеп йөрде. Бары ана каршына басып "кичер, әнкәй", - дип әйтергә кыюлык кына тапмады. Күрде бит ул яраткан иренең ничек өзгәләнгәнен, хәтта кечкенә Ильясның да әбисен юксынганын.
    Илсөяр апа кайтканның беренче көненнән үк киленен дәвалый башлый. Җәй буе җыелып, килене тарафыннан "печән" дип балконга чыгарылып атылган үләннәрнең файдасы тидеме, әллә инде көн дә "33 аять" укып өшкерүнең шифасы булдымы, Аллаһының рәхмәте белән, Наилә ике айдан үз аякларында йөри башлый.
    ...И, гомерләр. Кайнанасы үлгәнгә дә ике ел вакыт узып киткән. Наилә бүген үзе кайнана. Бик әйбәт килен туры килде аңа, "әнкәй" сүзен аяк атлаган саен әйтә. Аллаһының рәхмәте яусын үзенә, Илдар белән икесенең дә урыны түрдән. "Урының җәннәтнең түреннән булсын, әнкәй, бу кадер-хөрмәт синең хәер-фатыйха биреп калдыруыңнан".
    Әйбәт карчык иде, үткәннәрне искә төшереп йөрәкне яраламады, һәр туган көнгә сөенеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып яшәде. Наилә дә әнкәсеннән алган үрнәк белән яшәргә тырыша, аның "Яхшылык эшләсәң дә үзеңә, начарлык эшләсәң дә үзеңә" дигән сүзләрен дә бик еш искә ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: