Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кенәбашта мәктәптән баш тарталар

    Редакция адресына алынган түбәндәге хатны укыгач, күңелгә иң беренче булып: "Яхшы хезмәт хакы ала башлагач, укытучыларның акчаларын күпсенәләр, биредә белем бирү дәрәҗәсенең бер катнашы да юк", - дигән уй килде. Башлангыч мәктәпләрнең кайберләрендә укучылар саны берничә бөртек кенә булса да, ата-аналар мәктәпне яптыртмау өчен "җан атып" торганда, кенәбашлыларның 7-10 яшьлек...

    Редакция адресына алынган түбәндәге хатны укыгач, күңелгә иң беренче булып: "Яхшы хезмәт хакы ала башлагач, укытучыларның акчаларын күпсенәләр, биредә белем бирү дәрәҗәсенең бер катнашы да юк", - дигән уй килде. Башлангыч мәктәпләрнең кайберләрендә укучылар саны берничә бөртек кенә булса да, ата-аналар мәктәпне яптыртмау өчен "җан атып" торганда, кенәбашлыларның 7-10 яшьлек сабыйларын автобуска утыртып, җиде-сигез чакрым ераклыктагы Поч.Кучук урта мәктәбенә җибәрергә омтылулары да сәер тоелды. Аноним булса да, хат эзеннән Кенәбашка барып, әни-әбиләр, укытучылар белән аралашкач, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева белән сөйләшкәч, дөрес уйлаганыма инандым. Иң элек хатның эчтәлегенә тукталыйк:

    "Безнең Кенәбаш авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы эшләп килә. Мәктәптә узган ел 9 баланы дүрт укытучы укытты. Бер укытучы ел буе бер бала укытып (Шакиров Дамирның малаен), ай саен 15 мең сум хезмәт хакы алды. Икенче укытучы 4 бала укытты, хезмәт хакы - 14 мең сум, калган ике укытучыга тагын 2шәр бала - 15-16 мең сум акча каерып утырдылар. Шушы дүрт укытучы арасында директоры да бар бит әле, хезмәт хакы тагын да югарырак. Ел буе бер бала укытып - укучының белеме "2"ле бит.

    Быелгы уку елында эш болай тора. Быел 4 сыйныфта барлыгы -11 укучы. Укытучылары шул ук, узган ел бер бала укытып, нәтиҗәсе "2" ле (монда әлеге дә баягы алда әйтелгән укучының белеме турында сүз бара дип уйладык.- авт.) дигән укытучы укыта. Безнең балаларыбызның белемнәре ничек булыр инде, белмибез. Быел 9 сыйныфны тәмамлаган, шушы мәктәптә 4 сыйныф белем алган кыз бала Кукмара аграр көллиятенә укырга кергән иде, тапкырлау таблицасын да белми, дип кайтарып җибәргәннәр. Шушы 9-10 баланы Поч.Кучукка автобус белән йөртеп булмыймы икән, дигән уй да килеп керә башка. Автобус бар бит ул, шофер кешегә айга 15 мең сум бирсәң, жәлме икән?

    Балалар бакчасында да шундый тәртип. Мөдире дә бар, ничә эшчесе дә. Әмма мөдирен безнең күргән дә юк, чөнки ул акчасын алса да, балалар бакчасына кереп тә тормый. 3 авыл мәктәбенә ниндидер дәрес бирергә чаба. Нинди "крупный" белгечтер. Әле тагын шуны да уйлыйбыз: 3-4 авылда укытып, бу укытучы һәрбер дәресенә план-конспектын әзерләп керәме икән яисә үзенең белгәннәрен генә сөйләп чыгып, яхшы хезмәт хакы алу өчен сәгать санын тутырып кына йөри микән? Укытучыларның үзләренең белем дәрәҗәсе категорияләренә туры килү-килмәвен тикшерсеннәр, чөнки аларның категориясе сатып алынган. Балаларның "ВУЗ"ларга барыбер акча түләп кергәннәрен белеп, шуңа тынычланып, хөкүмәттән акча кимереп кенә яталар.

    Бик күп акча алып эшләү генә түгел бит, балаларыбызның белемнәре өчен бик тә эч поша, кызганыч хәл бит бу.

    Ата-аналар"

    Игътибар иткәнсездер, һәрбер җөмләдә хезмәт хакы төп фикер булып ярылып ята. Хат эчендә укытучыларның категориясе сатып алынган дигән яла ягу да бар. Хәзерге заманда аттестация үтү өчен таләпләрнең никадәр катгый булуы турында хат язучылар хабәрдар түгелдер, мөгаен.

    Кенәбаш авылына барып ата-аналар белән очрашканчы, иң элек район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиеваның ишеген шакыдым.

    -Моңа кадәр Кенәбаш башлангыч мәктәбенең эшчәнлеге турында бер начар фикер дә ишеткәнебез булмады, - диде ул, хат белән танышып чыккач. - Озак еллар мөгаллимлек иткән тәҗрибәле кадрлар эшли анда. Балалар бакчасы мөдире - өч дипломлы белгеч, Арча педагогия көллиятен, Казан дәүләт педагогия университетын һәм социаль-гуманитар институт тәмамлаган Гөлнур Хаҗиевага килсәк, инглиз теле укытучысы дипломы булганлыктан, без аннан үзебез Дусай, Арпаяз авылларына барып, инглиз фәненнән белем бирүен үтендек. Чөнки беркемнең дә 3-4 сәгать өчен генә бу мәктәпләргә барасы килмәде. Арпаяз башлангыч мәктәбендә ул шимбә көнне - бакча эшләмәгән көнне укыта. Кенәбашта дәресләрен балалар йоклаган вакытка - төш турысына көйләде. Бары тик Дусай башлангыч мәктәбенә генә айга ике тапкыр дүшәмбе көнне бара ул. Үзенең машинасы белән барып-кайтып йөри һәм укыткан өчен хезмәт хакы бензин өчен кереп тә бетәдер, мөгаен. Ике мәктәптә дә быел Фән һәм мәгариф министрлыгы каршындагы мәгариф өлкәсендәге күзәтү һәм тикшерү Департаменты тикшерү үткәрде. Димәк, план-конспекты бармы икән, дип сорау, гомумән, урынсыз. Автобус хәзергә юк, булган очракта да Поч.Кучук мәктәбенә бирелер, дип ышанып әйтеп булмый. Аннан соң тау астына урнашкан, юлы начар булган Кенәбашка автобус йөртергә кем рөхсәт бирер икән?

    Кенәбаш мәктәбендә булган очрашуга сигез баланың әнисе, өчесенең әбиләре килгән иде. Быел биредә 1нче, 4нче сыйныфларда - бишәр, 3нче сыйныфта бер бала укый икән. 2нче сыйныфта балалар юк. 1нче, 3нче сыйныфларны Фирдания Абубакирова укытса, 4нче сыйныфта биредә озак еллар эшләгән Мәрьям Шәйхетдинова дәресләр алып бара. Мәрьямне быелгы уку елында Поч.Кучук урта мәктәбенә укыту эшләре буенча директор урынбасары да итеп билгеләгәннәр. Физкультурадан Фәннур Баһаманов, ә инглиз теленнән, әйткәнемчә, Гөлнур Хаҗиевалар белем бирә.

    Реклама

    Хатның ахырына ата-аналар, дип имза куелса да, очрашуга килүчеләр дәррәү: "Монда бер генә сүз дә дөрес түгел. Ата-аналар исеменнән хат язган, ә үзе кул куйдырмаган. Безнең өскә пычрак аткан кеше транспортын табып, теләге булса, Поч.Кучукка баласын алып барсын, әмма безнең мәктәпкә кагылмасыннар. Балаларыбыз укырга атлыгып баралар. Бу кеше бары тик укытучыларның хезмәт хакыннан гына көнләшкән", - дип хатта язылганнарны кире кактылыр.

    -Хатны укыгач, бала йоннарым кабарды, - дип сүзен башлады өч бала әнисе Альбина Шаһәбетдинова. - Ике кызым шушы мәктәптә 4-5 билгеләренә генә укыдылар, хәзер дә шулай яхшы укыйлар, белемнәреннән укытучылары зарланмыйлар. Кечкенәсе менә 1нче сыйныфта, без башлангычта укучы балаларыбызны Поч.Кучукка төшермибез. 4 сәгать буе балаңның биредә икәнен белеп, тынычлап торасың. Ә анда китсә, ни булыр? Узган ел "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән соң 4нче сыйныфны тәмамлаучылар кычкыра-кычкыра елап кайттылар, үксеп беттеләр. 14,17 яшьлек кызларым хәзер дә башлангыч мәктәпне, укытучыларны сагынып искә алалар. Бу укытучы белән укучы арасында нинди җылы мөгамәлә булганын раслый түгелме соң? Мөмкинлек булса, 5-11 сыйныфка да башка авылга җибәрмәс идек әле.

    -Фирданиядә балаларның балалары укый инде , - ди авылның абыстае Галия апа Нәбиуллина. - Дәресләре беткәч, аларны Поч.Кучукта кем көтеп тора, кайчан автобусы килер? Җәяү чыгып китсәләр - юлы начар. Хөкүмәтнең акчасы бетмәс аның, мәктәп ябыла гына күрмәсен.

    Беренче сыйныф укучысы Илгиз Садыйковның әнисе Халисә апаның Фирдания Зыятдин кызына рәхмәте чиксез. "Улым аягы сынып, 3 ай өйдә ятты, апасы көн саен өйгә килеп укытты. Аллага шөкер, иптәшләреннән калышмады", - диде. Ә менә хатта улы телгә алынган Ильмир Шакировның әнисе Гүзәлнең күзләрендә яшь иде. "Мин биш яшьлек, инвалид булган кечкенә улым белән дәваханә юлыннан кайтып кермим, - ди ул. - Олы улыбыз күбрәк бабасы белән дәрес хәзерли, ул гел аның белемен тикшереп, карап кына тора. Үткән ел Ильмир "4"-"5"кә генә укыды, быел ике фәннән "3"лесе чыкты. Берүзе генә бер сыйныфта булгач, көндәшлек тә юк инде. Хат авторының нәкъ менә безнең гаилә исемен телгә алуына шаккаттым. Күңелемнән рәнҗедем мин аңа..."

    -Кешенең уку-укымавы, ягъни белем дәрәҗәсе үзеннән тора,- дип үз фикерен белдерде Гөлназ Нәбиуллина. - Менә мин укымадым, апам югары белемле, авылда тәрбияче булып эшли. Башлангыч белемне шушы авылда алып, аспирантурада укучылар да бар безнең. Кыз баланы Янилдән кире борып кайтарганнар дигән сүз дә дөрес түгел. Кемнән генә сорашсагыз да, безнең укытучыларга тел-теш тидермәсләр.

    -Бер-беребезне алыштырып укыткан өчен бирелгән хезмәт хакын үзебезгә алмыйча, мәктәп кирәк-яракларына - киртәләрне рәтләү, яшелчә бакчасына тирес кайтарту, түбәнең яңгыр үтә торган өлешләрен ремонтлау, укыту әсбаплары, кухня өчен кирәк-яраклар алу, мәктәпне уку елына хәзерләү өчен тотабыз, - ди Мәрьям Шәйхетдинова. - Дөрес, балалар саны кими. Республика Президенты: "Мәктәптә ике генә бала булган очракта да, авылларда башлангыч мәктәп ябылмаячак", - дип ышандырды. Киләсе уку елына беренче сыйныфка килүче юк. 2нче белән 4нче сыйныфларда 6 бала булачак. Аларны Фирдания Зыятдин кызы укытачак. Әмма аннан соң мәктәпкә керүче балалар саны арта башлый: бакчага быел -12, киләсе елга 16 бала йөриячәк. Балаларыбыз сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк, төрле конкурсларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Кенәбашта башлангыч белем алган бер укучыбыз узган ел урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Студентлар инициативасы белән авыл клубында концерт оештырдык. Болар барысы да безнең хезмәтебезнең җимеше бит.

    24 ел хезмәт стажы булган Фирдания Зыятдин кызының да хат авторына әйтер сүзе бар: "Без укыткан балалар арасында юлдан язганнары юк. Очрашканда туктап, исәнләшеп, хәлләрне белеп китәләр, - ди ул. - Баланың көчлесе була, көчсезе, кайберләре белән өстәмә эшләргә дә туры килә. Хезмәтебездән канәгать түгел икән, яныма килсен, сүзен әйтсен, тиешенчә кабул итәрбез".

    Шушы юллардан соң барысы да аңлашыладыр, дип уйлап, мин язмама нокта куям.

    фото: http://miassblock.ru/man/ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: