Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кенәбаш авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветеранының гаиләсендә алты ул үскән

    Кенәбаш авылының иң матур парларының берсе - тормыш сукмагыннан вак-вак кына адымнар белән тигез итеп атлап, акыллы, тәүфыйклы, лачындай алты ул тәрбияләп үстергән Фәүзия һәм Мөҗип Мөхәррәмовлар гаиләсендә кунак булып, өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен белешеп кайттык. Сөбханалла, чөкердәшеп туя алмый әби белән бабай. Чәй өстәле артына утырсалар да, өйнең зал ягына узсалар...

    Кенәбаш авылының иң матур парларының берсе - тормыш сукмагыннан вак-вак кына адымнар белән тигез итеп атлап, акыллы, тәүфыйклы, лачындай алты ул тәрбияләп үстергән Фәүзия һәм Мөҗип Мөхәррәмовлар гаиләсендә кунак булып, өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен белешеп кайттык.

    Сөбханалла, чөкердәшеп туя алмый әби белән бабай. Чәй өстәле артына утырсалар да, өйнең зал ягына узсалар да, сөйләшеп сүзләре бетәрлек түгел - әле яшьлекләрен искә төшереп серле генә елмаешалар, әле балалары, онык-оныкчыклары белән бергәләп төшкән фотосурәтләр эченә "чумалар"...

    -Гомер дигәннәре бигрәк тиз уза икән ул. Таң атуга, шул арада кич җитә. Мөҗибем белән безнең өйләнешкәнгә дә быел 68 ел була бит инде, - дип сагышланып ала Фәүзия апа. - Аллага шөкер, зөбәрҗәт, алтын, бриллиант туйларны да тигезлектә уздыра алдык. Бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, тагын азрак яшәсәк иде әле.

    Мөҗип абый - сугыш ветераны. 1939 елда армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта корабльдә хезмәт итә, аннары яр буенда маяклар карап торучы итеп билгеләнә.

    -Без сугышның иң кызган вакытына килеп кердек. Ул вакытта Беренче Украина, Белоруссия фронтларында аеруча каты бәрелешләр бара иде, - дип сөйли ветеран. - Ике ел дәвамында чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң, мине Омск шәһәрендәге танк училищесына укырга җибәрделәр. Анда исә офицер исеме алдым, ә 1946 елда демобилизацияләнеп авылга кайттым.

    Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, өченче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнеп, туган як туфрагына аяк баскан егет, озак та уйлап тормастан, бер ай эчендә авылдашы, чибәрләрнең-чибәре булган, үзеннән 9 яшькә кече кызга өйләнеп тә куя. Шуннан бирле гел бергә алар: үзләре әйтмешли, куллары - кулда, күзләре - күздә...

    -Мөҗип мине бер күрүдә үзенә гашыйк итте. Ул тәкъдим ясаганда 18 яшем дә тулмаган иде әле. Буй-сыны, килеш-килбәте дисеңме - күз явын алырлык, аның кебек баһадир ир-егеткә ничек каршы киләсең инде?! - дип елмаеп бабайның күзләренә карый Фәүзия апа. - Тормышымны аның белән бәйләгәнгә бер дә үкенмәдем - ярдәмчел, ихтирамлы һәм игътибарлы булды, ир-ат, хатын-кыз эше дип бүлми, вакыты тигәндә миңа ярдәм итәргә ашыга иде. Бергә-бергә алты ул үстереп, аларны башлы-күзле иттек. Һәрберсенең үз тормышлары, гаиләләре, балалары бар. Украинада чуалышлар барганлыктан, Запорожьеда яшәүче Илдар исемле улыбыз өчен борчыла идек, көн дә шалтыратып хәлебезне белә, аның тавышын ишеткәч тынычланабыз. Ул шәһәрдә тыныч, азык-төлек бәяләре генә кыйммәтләнгән икән. Сугышлар чыга күрмәсен - бабай белән икебезнең дә баштан кичкәнгә, шунысыннан бик куркабыз.

    Фәүзия апа күмәк хуҗалыкта төрле эштә эшләп лаеклы ялга чыга. Кул белән урман кисү, күтәреп орлык ташу - ул чор балаларыннан берсе дә читтә калмый. Мөҗип абый исә гел белемгә омтыла. Аның турында Кукмараның мәгърифәтчесе, дисәк тә ялгыш булмас. Армиягә киткәнче авылда гына түгел, хәтта Кукмарага да барып укый, Туештагы белемсез хатын-кызларны укырга-язарга өйрәтә ул. Сугыштан соң исә Казандагы педагогия училищесында белем ала һәм гомере буе Кенәбаш башлангыч мәктәбендә укытучылык итә, директор вазыйфасын башкара. Ул эшләгән елларда балалар саны хәтта 150гә җитә торган була.

    -Әти гарәпчә һәм латинча да укый-яза белә. Латин хәрефләре белән язылган көндәлекләре әле хәзер дә саклана, - дип сүзгә кушыла улы Марат. - Аның әтисе һәм бабасы да мәгърифәтле, гыйлемле кешеләр булганнар, наданлыкны бетерү өчен тырышканнар. Әти дә гомере буе гәҗит-журнал, китап укыды, яңалыклардан һәрвакыт хәбәрдар булды.

    70 ел бергә гомер итүнең символы булган Таҗлы туйга якынлашучы бәхетле парлар уллары Марат һәм киленнәре Гөлнара белән бергә яшиләр.

    -Мин үзем дә бу гаиләгә 18 яшьтән килен булып килдем. Әти-әни мине беренче көннән үк үз кызлары шикелле яраттылар. Бик тыныч, дус яшибез. Өч баланы тәрбияләгәндә аларның өлешләре бик күп булды, минем аларга рәхмәтем чиксез, - ди Гөлнара. - Барлык туганнар, 16 онык, 8 оныкчык бергә җыелганда йортыбыз аерча нурга күмелә, газиз кешеләребезнең сөенечле йөзләрен күрү - безнең өчен зур бәхет.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: