Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кемгә ачыйм күңелемне

    Үткән атнаның җомга көнендә "Кемгә ачыйм күңелемне?" рубрикасы кысаларында район халкы белән аралашканнан соң, сүземне рәхмәт әйтүдән башлыйсым килде. Турыдан-туры элемтә вакытын көтеп алып, күңелендәгесен ачып, ышанып шалтыраталар икән, димәк, без газета укучыларыбызга кирәк.

    Реклама

    Иң беренче шалтырату Кәчимир авылыннан килде. Сәрия апа Мөхәммәдьярованың үтенече бөтен авыл халкы исеменнән иде. Сүз авылның Кукмара-Нократ Аланы трассасы үтә торган урамына ясалма тигезсезлек ясау турында бара. "Авыл урамы буйлап бернинди юл кагыйдәләренә буйсынмыйча җиңел машиналар, куәтле КамАЗлар чаба. Нәтиҗәдә, идарә итүне югалтып, хуҗалыкларның каралты-кураларына үтеп керү, коймалар җимерелү, кош-корт, вак-төяк малларга зыян салулар булгалады, кеше һәлакәтенә кадәр барып җитмик инде", - диде ул.
    Бу турыда берничә ел элек газетада язма да бирелгән иде. Сәрия апа ЮХИДИ җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иткән булган. Ниһаять, әлеге мәсьәлә буенча боз кузгалган.
    -Кәчимир авылы урамына ясалма тигезсезлек ясау турында район Башкарма комитетының карары чыкты, ЮХИДИ белән дә килешенгән. 11 сентябрьдә Казанга, "Главдортранс"ка тиешле схемалары күрсәтелгән хат китте, аннан уңай җавап алыну белән Кукмара юл төзүчеләре бу эшне башкарып куячак, - диде район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Фәнил Харисов.
    Кукмараның Ворошилов урамындагы 6нчы йорт, 5нче фатирда яшәүче Гөлсирә апа Төхвәтуллинадан 2010 елның ноябрь аенда "Мин сезнең ярдәмгә мохтаҗ" дип исемләнгән хат килгән иде. Ул биредә яшәүчеләр исеменнән: "Безнең йорт 1887 елда салынган. Элек комиссия белән йөргәндә: "Өйнең стенасы калын", - диләр иде, стена белән генә яшәп булмый бит әле, түшәм, матча бар. Минем матчаның яртысы балчык белән сылап куелган, түшәм берничә җирдән чатнаган, кыскасы, өебез бик начар хәлдә", - дип мөрәҗәгать иткән иде. Ул чакта без хатны район Башкарма комитеты һәм поселок башкарма комитетларына юлладык. Бу юлы да Гөлсирә апа: "82 яшемә җиттем инде, тыл ветераны, хезмәт ветераны мин. Бакыйлыкка күчкәнче барлык уңайлыклары булган фатирда яши алырмынмы?" - дип борчылып шалтыратты.
    Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов бу сорауга түбәндәге аңлатманы бирде:
    -"Тузган торакны бетерү" программасы районда уңышлы эшли. Әлеге программа кысаларында узган ел Тимер юл урамының 10, 14нче йортларында яшәүчеләрне Гафиятуллин урамындагы яңа фатирларга күчердек. Ворошилов урамы, 6нчы йорт, 4нче корпус бу ишегалдындагы иң начар хәлдәге торак булганлыктан (Комаровларның элеккеге ат абзары. -авт.), андагы 21 гаилә быел яңа фатирлы булачак. Алдагы елларда да әлеге программа дәвам итәчәк.
    Редакциядән: Гөлсирә апа, ышанычыгызны югалтмагыз, димәк, озакламый чират сезнең йортларга да җитәчәк, насыйп булса, җылы, уңайлы фатирда яшәрсез әле.
    Ленин урамы, 155нче йорттан бер ир-ат та күршеләре, йорт халкы исеменнән үз соравын җиткерде. "Йортыбызга капиталь ремонт ясалган вакытта "Техстрой" оешмасы су исәпләгечләрнең пломбаларын өзде. Хәзер аларга яңа пломба суктырырга кирәк. "Инженерлык челтәре" моның өчен акча сорый, ә безнең түлисебез килми.
    Ремонт федераль программа кысаларында булганлыктан, исәпләгечкә пломба суктыру безнең кесәдән булырга тиеш түгел дип уйлыйбыз".
    Дөрестән дә, мондый очракта пломбаларны ремонт ясаган оешма куярга тиеш икән. Шушы сорауга ачыклык кертүне сорап шалтыраткач, "Ремстройсервис" оешмасы җитәкчесе Р.Сальманов: "Кыска вакыт эчендә су исәпләгечләренә пломбалар куелыр", - дип җавап бирде.
    Чарлы авылының ветераннар советы рәисе Л.Харжавинны авыл уртасындагы элеккеге, хәзер хуҗасы булмаган кибет борчый. "Бина бик тузган, шунда балалар уйный, үзе дә авылның "йөзен боза", - диде ул. Сүтеп, урынын чистарттырып куйсалар, яхшы булыр иде".
    Чарлы авылы җирлегенә шалтыратып белешкәч: "Ул кибет безнең баланста тормый", - дип әйттеләр. Кукмара райпосының Совет рәисе Илһам Зарипов та: "Чарлы авылы җирлегендә безнең бер объект та юк", - дип белдерде. "Яңа тормыш" агрофирмасы балансында да кибет исәптә юк. Димәк, чыннан да хуҗасыз кибет булып чыга инде бу. Бәлки, авыл халкына бергәләп өмә ясап аны сүтәргәдер?
    "Казанцева урамына 5-6 машина булса да таш кирәк, ут юк", - дип бер атна элек булган элемтә вакытында шалтыратканнар иде инде. Поселок башкарма комитеты җитәкчесе бу сорауга: "Поселок урамнарындагы лампочкаларны алыштырырга тиешле акча күчте, ә таш мөмкинлек булу белән җәеләчәк", - дип җавап бирде.
    Шушы ук ханым: "Урамнарга агачлар утыртып булмый, кәҗәләр ашап бетерә", - дип зарланды.
    Кәҗәләрдән поселоктагы яшеллек күп зарар күрде инде. Район Башкарма һәм поселок башкарма комитетларының махсус карарлары нигезендә мал-туарларын караучысыз калдырган мал хуҗалары җаваплылыкка тартыла. Узган ел административ комиссиядә 19 эш каралып, 22300 сумлык штраф түләтелгән, 5 кешегә кисәтү бирелгән. Быел исә Кукмараның Коммунальная урамында яшәүче бер гаилә башлыгы 3 мең сумлык штрафка тартылган. Бәлки, бу юлларны укыгач, мал-туарларын ирекле йөртүгә чыгарган хуҗалар сабак алыр.
    Нур Баян урамы, 37нче йортта яшәүчеләр исеменнән элемтәгә Хәйруллина фамилияле ханым чыкты.
    -Иртәдән бирле су юк. "Инженерлык челтәре"нә шалтыраткан идем: "Планлы рәвештә су торбалары алыштырыла", - диделәр. Трассада авария килеп чыгып, шуның нәтиҗәсендә су булмаса аңлар идек, ә бит бу алдан планлаштырылган эш. Ул турыда халыкка ник алдан хәбәр итмәскә? Күпме кеше ул көнне сусыз интекте. Ә бит арада яшь балалы гаиләләр дә бар. Бәлки, йорт комитеты җитәкчеләре аша хәбәр итәргә кирәк булгандыр. Мондый очракларда цистерна белән су алып килүне дә оештырырга мөмкиндер? Икенче соравым - Туеш ягындагы "Намус" мини-маркеты каршына "Җәяүлеләр юлы" билгесе кирәклеге турында. Балалар мәктәпкә, халык эшкә барырга ашыкканда машиналар ташкыны беткәнен көтеп күпме вакытлары уза.
    Беренче сорауга "Инженерлык челтәре" оешмасының баш инженеры Илгиз Сибгатуллин җавап бирде: "Планлы ремонт вакытында без бердәм исәпләү үзәгендәге бердәм диспетчер хезмәтен кисәтәбез. Ә һәрбер йорт комитеты җитәкчесенә хәбәр итә алмыйбыз".
    Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовның әлеге сорауга фикере мондый: "Кемнеңдер үз вазыйфаларына салкын карап, эшләп җиткермәве бу. Ә су цистерналарына килсәк - җәйге челләдә күпфатирлы йортлар тирәсенә цистерна килде, әмма аның янына килеп су алучы гына булмады. "Җәяүле юлы" турында билге исә, ЮХИДИ белән килешенеп, алдагы көннәрдә куелыр".
    Манзарасның Яңа урамы халкы бирегә күчеп яши башлагач, 1997 елларда үзара акча җыешып, урамнарына таш түшәткәннәр. Хәзер, язгы гөрләвекләр вакытында елның-елында су ташларны юа, нәтиҗәдә, урам юлы начарлана икән. "Депутатыбыз Равил Халиевка, элеккеге Манзарас авыл җирлеге башлыгы Г.Исмәгыйлевка да 3-4 тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык, нәтиҗәсе генә булмады. Урам башына бер торба куелса, су ташкыны шуның аша китеп, без аның кадәр зыян күрмәс идек", - диләр.
    Авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Хәбибуллина бу сорауга болай дип җавап бирде:
    -Әлеге вазыйфага керешүемә 1 генә ай. Бу төбәктә яшәгәнлектән, җирлектәге проблемалар миңа таныш. Әмма 2012 ел бюджетында бу максаттан бер тиен акча да каралмаган. Шуңа күрә өстәмә чыганаклар эзләргә, спонсорлар табарга туры килә. "Шатлык" кибете һәм балалар бакчасы янындагы тыкрыкта бик начар хәлдәге урыннар бар иде, аңа бер машина таш салдык. Ул 6300 сумга төште. 10 машина таш 63 мең дигән сүз, аны каян аласың? Кәчимирдәге Яшел урамында да шундый ук хәл: асфальт кырыен күтәртергә кирәк. Мин дә үз фикеремне белдерим әле: эшкә керешүемә, Манзарас төбәгендәге юллар, чишмәләр һ.б. турында газета аша халыкның зарлары ишетелә башлады. Болар бит инде ничә еллар дәвамында җыелып килгән мәсьәләләр. Ник аларны элегрәк күтәреп чыкмаганнар? Ул вакытта финанс кытлыгы да моның кадәр булмагандыр. Авыл җирлеге башлыгы вазыйфасында алга таба да эшли калсам, бу мәсьләләрне хәл итәргә тырышырмын дип уйлыйм.
    "Заманында "Алтын башак" дигән оешмага 3-4 ваучер тапшырган идек. Ул оешма хәзер кайда, ник безнең акчаны бирмиләр?" - дигән сорау елмаерга мәҗбүр итте. Чөнки халыкны алдалап ваучерлар җыйган вакытлар, кешенең аны кая тапшырырга белмичә йөргән чаклары хәтердә яңарды. Күпме генә эзләсәк тә, "Алтын башак"ның кайда икәнен хәзергә белә алмадык. Бу турыда газетабызның алдагы саннарында өстәмә мәгълүмат бирербез әле.
    "Болгар" радиосыннан Миләүшә Насыйбуллина, Светлана Говурновалар бик кызу сөйлиләр. Алар эфирга чыкса, тагын берәр җирдә фаҗига булгандыр кебек тоела. Радиога хәбәр итәсе иде - бу дикторлар тыныч кына, ашыкмыйча сөйли алмаслармы?"
    Әлеге сорау-үтенечне "Болгар" радиосы сайтына җибәрдек.
    Соңгы шалтырату үзәк дәваханәнең балалар поликлиникасы эшчәнлегенә кагылышлы иде: "Балам авырып киткәч, поликлиникага килгән идем, аяк басарлык түгел, чират. Бер генә җирдә кабул итү бара, чөнки табиблар юк. Кайда безнең табибларыбыз?"
    Әлеге сорауга үзәк дәваханәнең баш табиб урынбасары Раиф Мортазин һәм район балалар табибы Нурзидә Зариповалар түбәндәге җавапны бирделәр:
    -Инде ничә еллар дәвамында: "Авыл халкы иртәнге автобус белән дәваханәгә килә, шуңа күрә, поселокта яшәүчеләр, төштән соң табибларга мөрәҗәгать итегез", - дигән фикерне төрле юллар аша халыкка җиткерергә тырышабыз. Төштән соң коридорларда чират бермә-бер кими. Дөрес, бездә табиблар җитми, шул исәптән балалар табибы да. Гадәттә, август, сентябрь айларында балалар беренче сыйныфка укырга кергәндә, балалар бакчасына киткәндә балалар поликлиникасында чират күп була. Аннан соң мәгариф системасындагы, спорт корылмаларындагы төрле түгәрәкләргә йөрүчеләргә дә табибтан белешмә кирәк. Бүгенге көндә районда 7 участок балалар табибы бар, районда 11332 бала исәпләнә. Закон буенча 800 балага бер табиб хезмәт күрсәтергә тиеш. Шуннан чыгып, безнең табибларга күпме эш йөкләнгәнен исәпләгез иде. Соңгы вакытта ике табиб "больничный"да, икесе чираттагы ялда булды. Калган табибларның берсе кабул итүдә булса, икенчесе чакырулар буенча йөрде. Тагын бер табиб авылларда балаларны кабул итте. Хәзерге вакытта 4 табиб эшли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: