Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Казах - татар арасы

    Көз башында кукмаралылар Казахстанның башкаласы Астана каласында Татарстан көннәрен үткәрүдә үзләренең зур өлешләрен кертеп, районыбыз халкының тормышы, гореф-гадәтләре, җитештергән товарлары белән таныштырып кайттылар. Райондашларыбыз көче белән ясалган татар утары һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Шәхсән үзем андый зур вакыйгаларга соңрак нәтиҗә ясыйм. Чөнки беренче туган хисләр һәрвакыт күтәренке, вакыты белән алдавыч...

    Көз башында кукмаралылар Казахстанның башкаласы Астана каласында Татарстан көннәрен үткәрүдә үзләренең зур өлешләрен кертеп, районыбыз халкының тормышы, гореф-гадәтләре, җитештергән товарлары белән таныштырып кайттылар. Райондашларыбыз көче белән ясалган татар утары һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Шәхсән үзем андый зур вакыйгаларга соңрак нәтиҗә ясыйм. Чөнки беренче туган хисләр һәрвакыт күтәренке, вакыты белән алдавыч та була. Шуңа күрә Астанада алган хисләрем, фикерләрем белән берникадәр вакыт үткәч уртаклашырга булдым.

    Астана - Европа стиле белән милли колорит кушылмасы

    Без барып төшкәндә Казахстанның төньягына урнашкан бу шәһәрдә температура +6 градус һәм бик көчле, үзәкләргә үтә торган җил иде. Ә бу вакытта көньяк Казахстанда - Алма-Атада 32 градус эссе диделәр. 60нчы елларда илебезнең яшьләре Казахстанга чирәм җирләрне күтәрергә килгән. Алар арасында якташларыбыз да бик күп булган. Ялан җирләргә килеп төшкән яшьләрнең, авыр тормыш шартларына карамастан, чирәм җирләрне үзләштерүләре, яңа шәһәрләр салулары турында әдәби әсәрләр, кинофильмнар аша белсәк тә, үз күзләрең белән күрү бөтенләй икенче икән шул.

    Ә бүгенге Астана - Европа стилендә салынган гаҗәп матур шәһәр. Зәвыклы, иркен итеп төзелгән биналары күз явын алырлык. Урамнар шау чәчәктә. Казанныкына охшаган цирклары, безнең театрдан күпкә зур, зәвык белән төзелгән опера һәм балет театры, төрле илләрнең архитектурасы стилендә салынган рестораннар (ресторан аларча "майрамханә" икән), тагын бик күп милли колорит белән Европа стилендә салынган биналар балкып утыралар. Биналарга миллилек, тарихилык хас. Яңа заманча технологияләргә бик нык өстенлек бирелгән. Мин, әлбәттә, һәр нәрсәне үзебезнең Казан белән чагыштырып карадым. Аларга да Казанның искиткеч үзгәрүен, үсүен, матурлануын сөйләдем. Астана халкы мөстәкыйльлек алгач булган яхшы үзгәрешләргә куана, Назарбаевны чиксез хөрмәт итә икән. Ә без бит булган кимчелекләрне бетерү өчен үзебез нинди өлеш кертәбез соң дип уйланмыйбыз, тизрәк җитәкчеләрне, ил башлыгын сүгә башлыйбыз.

    15 ел элек башкала Алма-Ата шәһәреннән Астанага күчерелгән. Сорашулардан билгеле булганча, моның сәбәпләре дә күп төрле икән. Беренчедән, башкаланың этник составы күптөрле: күпчелекне руслар, башка милләт халыклары алып торган. Икенчедән, шәһәрне үстерү өчен территория җитми башлаган. Өченчедән, шәһәрдә яшәүче казахлар халык саны буенча бик аз калган (Астанада исә казахлар 70 проценттан артык). Менә шул сәбәпләр аркасында башкала Үзбәкстан чигеннән Россия чикләренә табарак күчерелгән һәм бу үзгәрешләр, үз чиратында аларны икенче Украина булудан коткарган, диләр казах дуслар. Үзбәкстаннан русларны, татарларны куу турында күп яздылар инде, ә менә монда андый хәлләр булмаган. Кайсы милләт кешесеннән сорасаң да, илнең тыныч булуы, илнең мөстәкыйльлек алганнан соң үз байлыгына хуҗа булып, тагын да үсүе, алга китүе, төрле милләт халыкларының үзара дус яшәвенә сөенүләрен әйтәләр. Астанада рәсми документлар буенча 800 меңләп, ә чынлыкта 1200 меңләп халык яши. Татарлар алай күп түгел, шәһәрдә яшәүче халыкның 1 процентын тәшкил итә. Ашау-эчү әйберләре бездәгечә, базарларында да аерма юк. Тик дөя сөте, кымыз, түгәрәк тозлы эремчек (алар аны корт диләр) кебек дала тормышына хас сөт ризыклары сатылу белән генә аерылып тора.

    Халык күбесенчә бизнес белән шөгыльләнә. Эш табу авырайган. Нигездә төзелеш эшенә яки шофер булып эшкә урнашырга мөмкин. Авыллар бездәгечә таралган, әкрен-әкрен аларны яңадан торгызу программалары эшләнә башлаган.

    Ямьле булса да торган җир...

    Шәһәрдә татарлар җәмгыяте эшли башлаган. Күп кенә кеше белән аралаштым, шуларның һәркайсының тамырларында татар каны ага. Алар моның белән горурланалар. Кайсының әби-бабалары репрессиядән качып килгән, кайсылары сугыш арты елларындагы ачлыктан читкә китеп, монда сыеныр урын тапканнар. Һәм инде тора-бара казахлар белән катнаш никахлар барлыкка килгән. Ике көн аралашу дәверендә мин казахча сөйләшүне бик аз ишеттем. Татар, казах яшьләре телләрен онытып баралар. Замана җилләре аларда да бездәгечә исә икән. Әмма гомер буе казах илендә яшәгән кешеләр (өлкән буын турында әйтәм) туган илләрен сагынып яши. Новосибирск өлкәсендә Баш Учалы дигән татар авылында яшәп, Казахстанга килгән, музыкант, дирижер-хоровик булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гомирә ханым кукмаралылар җырлаганда күңеле тулып, күз яшьләре аша Казанга кайтасы килүен, шунда яшәргә теләвен сөйләде. Новосибирскийда күп еллар яшәп, Казахстанга күчеп килгән эшмәкәр Урынбасар Хуҗабактиева да үзенең нәсел башында татарларның торуына горурлануын белдерде. Гомумән, монда татарларга хөрмәт сизелә.

    Кукмара музее бизәп куйган татар өеннән кеше өзелмәде. Музей хезмәткәрләренең милли татар киеменнән булуына сокландылар, көне буе яше-карты музей өендә кызлар белән фотога төштеләр. Шунысына да игътибар иттем: халык бәйрәмгә гаиләсе белән килергә тырышкан. Һәрберсе диярлек баласын алып килгән, музей экспонатлары, тарих белән кызыксыналар, балаларына күрсәтеп сөйлиләр, фотога төшәләр. Талчыбыктан үрелгән талбишекләрне күпләр сатып алырга теләде. Үткән белән кызыксыну көчле икән казах халкында, дигән фикер калды.

    Медицина фәннәре кандидаты, гомере буе Алма-Ата медицина институтында укыткан Сирень Тукаева белән очрашу күңелдә тирән эз калдырды. Үзе Чаллы районы Ташкичү авылында туып-үскән, муллалар нәселеннән. Нәселләре бик затлы, укымышлы, данлы булган. Әби-бабалары арасында ишаннар да, сәүдәгәрләр дә, Сухомлинский белән бергә эшләүче педагоглар да, төрле югары уку йортларында эшләүче галимнәр дә миллионерлар да булган. Бүгенге көндә оныклары Америка, Англиядә укыйлар, эшлиләр. Затлы нәсел геннары яшәвен дәвам итә. Репрессия аларга да кагылган, өйләрен яндырганнар. Шуннан әтисе репрессиядән качып, гаиләсе белән Казахстанга килеп төпләнгән.

    -Ул вакытларда килгән татарларны казахлар бик яратмый иде, - ди Сирень ханым. -Шуңа күрә әтинең "Әгәр үзегезне тануларын телисез икән, кайсы ягыгыз белән булса да казахлардан өстен булыгыз: я бик әйбәт итеп һөнәр өйрәнегез, я укыгыз", - дигән сүзләрен тормышыбызның максаты итеп куйдык: белем алуны сайладык. Бик авырлыклар күреп укыдык. Бик әйбәт билгеләренә укыгач, казахлар бездән өй эшләрен күчерергә сорыйлар иде, без бирә идек. Белемле булгач, безгә мөнәсәбәт тә яхшыга үзгәрде.

    Үзе дә, бүгенге көндә Казанда университетта укытып ялга чыккан 93 яшьлек Фәймә апасы да, 74 яшьлек математик абыйсы Марат Галимович та -фән кандидатлары. Сирень ханымга 83 яшь булуга карамастан, ул оныгы белән бәйрәмгә килгән. Зиһенле, тормыш сөючән, авырлыклар алдына сыгылып төшмәгән, тормышта һәрнәрсәгә үз тырышлыгы белән ирешкән, гомере буе татарлыгы белән горурланып, туган теленә тугры калган кеше булып истә калды бу ханым. Чит җирләрдә үз башыннан кичкәннәре, авырлыкларны җиңеп ирешкән уңышлары, тормышы турында "Тормышым турында истәлекләр" дигән китап язып чыгарган. Аны безгә дә бүләк итте. (Теләгән кеше музейдан алып укый ала). Менә шундый гаҗәеп тарихлы татарлар белән очрашу да насыйп булды.

    Татарстанның атказанган укытучысы Зөмәрә ҖИҺАНШИНА

    фото: http://www.runav.ru/news_599.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: