Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кан басымын дәвалау мөмкинме?

    Кан басымы уйнаудан зарланмаган кеше бик сирәктер ул. Көчле баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, күз аллары караңгылану, йөрәк тибеше ешаю, колаклар шаулау - нинди генә төрләрдә үзен күрсәтми ул! Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, җир шарындагы бар халыкның 30 проценты диярлек гипертония, ягъни югары кан басымыннан тилмерә икән. Әлеге авыруны...

    Кан басымы уйнаудан зарланмаган кеше бик сирәктер ул. Көчле баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, күз аллары караңгылану, йөрәк тибеше ешаю, колаклар шаулау - нинди генә төрләрдә үзен күрсәтми ул! Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, җир шарындагы бар халыкның 30 проценты диярлек гипертония, ягъни югары кан басымыннан тилмерә икән.

    Әлеге авыруны ничек булдырмаска, аны дәвалау мөмкинме? Әңгәмәдәшебез - район үзәк дәваханәсенең гомумпрактика табибәсе Рәфидә Йосыпова.

    -Гипертония -йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авыруы. Аның төп симптомы - артериаль басымның терекөмеш баганасыннан 140/90 мм. югарырак булуы тора, - ди табибә. - Районда кан басымы белән авыручылар саны елдан-ел арта. Әлеге авыру яшьләрне дә, өлкәннәрне дә читләп үтми. 60 яшьләр тирәсендә гипертония үзен аеруча ныграк сиздерә башлый.

    Гипертония йөрәккә, баш миенә, бөерләргә зыян китерә. Шуның өчен кан басымы күтәрелгәндә үз белдегең белән дәваланырга һич кенә дә ярамый, табиб янына килергә һәм аның күрсәтмәләре буенча даими дәвалану узарга кирәк. Бер тапкыр дару кабып кына әлеге чирдән арынып булмый. Дәвалану еллар дәвамына сузылырга мөмкин. Артериаль гипертензия диагнозы куелган авырулар кичекмәстән дәваханәдә исәпкә куела, кан басымының күрсәткечләре даими язып барыла. Бер елдан соң алар кабат тикшеренү узарга тиеш булалар.

    -Кан басымы авыруы каян килеп чыга?

    Реклама

    -Гипертония нәселдән дә килергә мөмкин. Әгәр туганнарның бер-икесе югары кан басымлы икән, димәк, бу чирнең алдагы буында да килеп чыгу ихтималы ике тапкырга күбрәк була. Шулай ук холестерин дәрәҗәсенең югары булуы, гәүдәнең артык авырлыгы, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану, физик активлыкның аз булуы һәм дөрес тукланмау, стресслар да кан басымының төп ярдәмчеләре булып торалар. Тәмәке тарткан вакытта организмга кан тамырларына зыян салучы матдә үтеп керә, кешенең кан басымы да күтәрелә. Ә инде тартуны ташлаган очракта кан басымы 15 миллиметрга кадәр кими. Гәүдә авырлыгына да игътибар итәргә, стресслардан качарга, суда йөзәргә, велосипедта, чаңгыда һәм күбрәк җәяү йөрергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, шат күңелле булырга, күбрәк елмаерга тырышырга кирәк.

    -Сезнеңчә дөрес туклану нидән гыйбарәт?

    -Һәр кеше көненә уртача дүрт тапкыр тукланырга тиеш. Көне буе ач йөреп, кичке якта күп итеп ашау, әлбәттә, авырлыкны арттыра, симерүгә китерә. Бу исә кан басымының күтәрелүгә бер сәбәп кенә.

    Терлек һәм үсемлек майларында, сөт, камыр ризыкларында, бәрәңге һәм чикләвекләрдә калория күп. Рационга диңгез ризыклары, яшелчә, җиләк-җимешләрне һәрдаим кертергә кирәк. Кәһвә, какаоны исә артык күп эчәргә ярамый, аш тозын куллануны да киметергә кирәк. Гипертониядән укроп чәе дә файдалы. Моның өчен бер чәй кашыгы укропны бер стакан кайнар суга салып төнәтәсең һәм ашар алдыннан көнгә өч мәртәбә чирек стакан эчәсең.

    Гипертония - һәрдаим дәвалануны таләп итә торган авыру. Беркем дә әлеге авыруга үз җае белән бетәр, узар әле, дип кенә карамасын иде. Һәрберебез сау-сәламәт булыйк!

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=744.N-xPg-9pB4HfKUH6TAETBj-

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: