Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Истә калган очрашулар

    Туфан Миңнуллин вафат. Күңелдә сагыш, юксыну хисләре... Бу күренекле шәхес белән безнең авылны, мәктәпне дә 40 елдан артык тарихы булган иҗади дуслык бәйли иде шул.

    Реклама

    Әле 70нче еллар башында ук Туфан Миңнуллин авылыбызда иҗади командировкада була, мәктәп тормышын өйрәнеп, "Үзебез сайлаган язмыш" әсәрен яза. Спектакльнең премьерасы да безнең авыл сәхнәсендә куела. Ул вакытта бу әсәр Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара, аннан соң әсәрне Галиәсгар Камал исемендәге академия театры сәхнәләштерә. Шушы еллар эчендә ике арадагы элемтә бер дә өзелеп тормады: сирәк булса да очрашулар үткәрелде, ике арада хатлар йөрде, Туфан абый эшебез белән гел кызыксынып, матбугат, радио, телевидение аша да хезмәтебезгә югары бәясен биреп, сөендереп торды.
    "Ничегрәк булыр икән, моннан 30 еллар элек язганнарым искермәде микән, дип уйлап йөргәндә, Кукмара районының Зур Сәрдек авылы искә төште. Шул авылда торып язган идем ул пьесаның бер өлешен. Сәрдек искә төшкәч, мин фатирда торган бик тә ачык йөзле Разия апа, мәктәпнең фанатик директоры Закирҗан Сабитов, колхоз рәисе Камил Шакиров хәтергә килде. Бар иде заманалар, дип Сәрдек кешеләрен сагынып алдым", - дип язып чыккан иде ул 2002нче елда "Мәдәни җомга" газетасында. Шушы сагыну хисләре аны безнең авылга очрашуга да алып килгән иде. Бик җылы, дустанә шартларда узган очрашуга авылдаш шагыйрь Газинур Морат та кайткан иде. Очрашуга килгән ветеран укытучылар Гаян абый Әхмәтшин, Азат абый Арсланов, Закирҗан абый Сабитов бу көнне яшьлек хатирәләрен яңартып, 70нче еллар башында драматург белән бергә үткәргән вакытларны искә алып, чын күңелдән сөйләшеп утырганнар иде ул көнне. Драма түгәрәге сәхнәләштергән "Кулъяулык" спектаклен дә бик яратып кабул иткән иде драматург.
    Мәктәп белән дә бик кызыксынып танышып йөргән иде Туфан абый. "Макраме" түгәрәгендә шөгыльләнүче кызларның кул эшләре белән танышканнан соң фикерләр дәфтәренә түбәндәге юлларны язып калдырган булган: "Сөбханалла! Сөбханалла! Дөнья компьютерлашып, әллә нишләп бетсә дә, кешене кеше итеп матурлык саклап калачак. Шушы бөек хакыйкатьне аңлаучы һәм балаларга аңлатучы укытучыларга рәхмәт! Сокландым, сөендем... Алла боерса, милләтебез матур булып яшәячәк!" Гимназия музеена: "Бу мәртәбәле авылны белүем, яратуым белән куанып", - дигән сүзләр язып, үзенең "Дуслар җыелган җирдә" дигән китабын да бүләк иткән иде.
    Күренекле драматургның 70, 75 еллык юбилейлары республикада зурлап билгеләп үтелде. 70 еллык юбилее уңаеннан республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән үткәрелгән очрашуда район мәгариф идарәсе белгече Фәния Мортазина белән безгә дә катнашырга насыйп булган иде. Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында милләт, тел язмышы, бүгенге көндә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләренә багышланган эшлекле сөйләшү булган иде ул. Республиканың ул вакыттагы мәгариф һәм фән министры Р.Шәйхелисламов: "Туфан аганы без остазыбыз дип саныйбыз. Чөнки аның әсәрләренә тәрбияви максат салынган. Ул олыларны да, балаларны да тәрбияли, уйланырга, дөньяга кешелеклелек күзлегеннән карарга өйрәтә", - дип очрашуны ачып җибәргән иде. Безне игътибар белән тыңлап, һәркайсыбызның чыгышына үзенең мөнәсәбәтен белдереп барды язучы. Очрашу истәлеге итеп, Гаян абый Әхмәтшинның "Гомерем мизгелләре" дигән автографлы китабын да бүләк иткән идек.
    Безне рухи яктан баеткан шундый очрашулар булган бит дип, искә алып куйдым әле Туфан абыйны юксынган көннәрдә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: