Исламда килен белән бием мөнәсәбәтләре
Былтыр берничә ел очрашып йөргән егетем белән өйләнешеп гаилә кордык. Хәзер без ирем белән аның төп йортында, әнисе белән бергә торабыз. Биемем белән уртак тел һич табып булмый: мин нәрсә эшләсәм дә, гел дәгъва белдерү, әрләү, юк өчен тавыш куптару. Бу мәсьәлә буенча дин әһелләре берәр киңәш бирмәсме икән? Җавап...
Былтыр берничә ел очрашып йөргән егетем белән өйләнешеп гаилә кордык. Хәзер без ирем белән аның төп йортында, әнисе белән бергә торабыз. Биемем белән уртак тел һич табып булмый: мин нәрсә эшләсәм дә, гел дәгъва белдерү, әрләү, юк өчен тавыш куптару. Бу мәсьәлә буенча дин әһелләре берәр киңәш бирмәсме икән?
Җавап көтеп - Г.
Килен белән бием мөнәсәбәтләре яңа гына килеп чыккан мәсьәлә түгел. Бием киленнән, ә килен биемнән зарлануы көндәлек тормышыбызның гадәти бер күренешенә әйләнде. Еш кына бием белән киленнең каршы торуында кемнең хаклы, ә кемнең хаксыз булуын ачыклау бик кыен була. Яшьләрнең дә үзенчә яшисе килә, үзен кызганмыйча, бар көчен малаен тәрбияләп үстерүгә гомерен багышлаган ананың газиз улы өйләнгәннән соң кинәт кенә икенче (ә бала туганнан соң өченче) планга күчүен авырлык белән кичерүен дә аңлап була кебек...
Әйе, проблема бар һәм аның чишелешендә психологлар олы кешенең тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге һәм сабырлыгы шактый зур роль уйный, дип әйтәләр. Гадәттә, биемнәргә килен кешегә карата хәерхаһлы мөнәсәбәттә булырга, аны "минем малайны үз кулына төшергән начар ниятле көндәш" итеп кабул итмәскә киңәш ителә. "Киленем - улымның тормыш юлдашы, аның дусты, оныкларымның анасы" дигән карашта булу хәерледер. Шул ук вакытта киленнең олы кешене зурлый, хөрмәт итә белүе, биемнең шелтә белдереп, ә бәлки тупасрак та әйтелгән кайбер сүзләрен йөрәккә якын алмыйча, тынычлык хакына дәшми кала алуы да бик мөһим.
Гаиләдә татулык, мәхәббәт хисе сүрелмәсен, яхшы мөнәсәбәтләр саклансын өчен, ике як та үзләренә кагылышлы кагыйдәләрне белергә тиеш. Ислам динендә әхлакый кагыйдәләр буларак кабул ителгән шушы киңәшләрне карап узыйк.
Килен өчен кагыйдәләр. 1) Һәрбер кияүгә чыккан хатын-кыз аның гомерлек тормыш иптәше булган ирнең анасы белән даими аралашырга кирәклеген аңларга тиеш: ул хәзер аның икенче әни дәрәҗәсендәге якын туганы... Шуңа күрә киленнәргә биемне үз әнисе итеп күреп, аңа шундый ук мөнәсәбәт белдерергә киңәш ителә. Газиз әнкәең итеп күрә алмасаң да, биемнең синнән олырак яшьтәге кеше булуы гына да аны хөрмәтләр өчен җитди сәбәп булып тора.
2) Һәр килен кеше кайчандыр үзе бием булачак. Күп проблемаларга шушы фикерне истә тотып карау да яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин.
3) Килен бием белән бергә тормаса да, ул аның хәлен еш белешергә, телефоннан шалтыратып булса да, сәламәтлеге хакында сораштырып торырга тиеш.
4) Бәйрәм көннәрендә, бигрәк тә биемнең туган көнендә аны, бүләк биреп, котларга кирәк. Бу үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, туганлык җепләрен ныгытырга ярдәм итәчәк.
5) Мөнәсәбәтләр яхшы, дустанә булган очракта да, биемне олы кеше итеп күреп, аның белән ипле, әдәпле сөйләшергә кирәк. Ирнең олырак яшьтәге туганнары янында чыкы-чыкы килеп шаркылдап көлү ислам әдәбенә каршы килә һәм үзарадагы ихтирам-мәхәббәтне киметә.
6) һәр кешенең башкалар белми торган кимчелекле гадәте, өй әһелләре генә белә торган үзенчәлекләре була. Биемнең шундый гадәтләре турында килен чит кешеләргә сөйләп йөрергә тиеш түгел. Килен бием серләрен үз әнисе серләрен кебек сакласа, бу аңа карата ышаныч һәм хөрмәт хисе булдырачак.
7) Бием белән ниндидер мәсьәлә буенча фикер алышканда, килен үҗәт һәм кире булырга тиеш түгел. Бианасы белән риза булмаган очракта да, низаг учагына "утын" өстәмичә: "Әни, син хаклы, ләкин минем фикерем бераз башкачарак", - дию хәерлерәктер. Ә бөтенләй дәшмичә калу динебез буенча аеруча саваплы булып санала.
8) Әгәр низаг уты кабынган икән, ничек кенә ачу чыкса да, хәтерне калдырырлык тупас сүзләр әйтмәскә кирәк, чөнки низаг уты сүнәчәк, ләкин әйтелгән начар сүз озак истә калырга һәм алдагы мөнәсәбәтләрне салкын, киеренке итәргә мөмкин.
Бием өчен кагыйдәләр. 1) Улың өйләнгән икән, бераз читкәрәк китеп, балаңа үз гаиләсен булдырырга мөмкинлек бир. Әгәр ярдәм кирәк булса, ул үзе дәшәчәк. Тәрбияле бала өчен әни барыбер гомергә Әни булып калачак.
2) Бием йортына килгән килен кеше - үз әти-әнисе өчен йөрәк парәсе булган газиз баладыр. (Каенана кешенең үзенең дә кайчандыр ире йортына килен булып төшкән елларны искә төшерү хәерле буладыр).
3) Киленгә үз кызыңа караган кебек җылы мөнәсәбәт белдереп, илтифатлы, игътибарлы булу тиешле. Аның белән боерык биргән сыман сөйләшмәгез.
4) Улыгызның хатынын ничек бар шулай кабул итегез. Һәр кешенең ниндидер кимчелеге була. Аңа гадәтләнергә тырышыгыз.
5) Улыгыз белән килен арасында ниндидер бәхәс, ызгыш килеп чыкса, араларына кысылмаска кирәк.
6) Олы кеше, гадәттә, "бу яшьләр бер эшнең дә рәтен-тәртибен белмиләр, эшне бит аны болай эшлиләр..." дип киңәшләр бирергә ярата. Чаманы белмичә, көн саен ниндидер киңәш биреп киленне аптырату, яшьләрне йөдәтеп бетерү дә файда урынына зарар гына китерергә мөмкин.
7) Аерым яшәгән очракта, яшьләр йортына алдан хәбәр бирмичә бармаска кирәк. Телефоннан бик еш шалтыратып та гел йөдәтеп тору киңәш ителми.
8) Үз балаларының кимчелекләрен яшергән кебек, киленнең дә кимчелекләрен яшерергә, башкаларга сөйләп йөрмәскә кирәк. Хәзрәтләр билгеләп үткәнчә, кимчелек турында никадәр күбрәк сөйлисең, шул кадәр ул арта, "күперә". Ә менә "киленем шундый әйбәт, моны да эшли, тегесен дә булдыра" дип сөйләү рөхсәт ителә (әби-бабаларыбыз да: "Нәрсә турында сөйлисең, шул тормышка аша", - дип юкка гына әйтмәгәннәрдер).
Гаилә мөнәсәбәтләре ислам динендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып санала. Әлбәттә, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, һәр очрак өчен дә бердәм универсаль киңәш, бәлки, юк та. Шулай да, туганнар бер-берсенең кадерен белеп яшәргә тиеш. Ислам динендә бер гаилә әһелләренең бер-берсе өчен дога кылуы - иң күркәм гамәлләрнең берсе булып санала. Шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, якын туганың сиңа ниндидер авырлык китерсә яисә начар сүз әйтсә, төнге тынлыкта ихлас күңелдән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, дога кыл: "Йә Раббым! Минем шушы туганымның (биемем, киленем...) гөнаһларын гафу ит, күңелен йомшарт, Үз рәхмәтеңнән аерма, җәннәт әһеле булып яшәргә насыйп әйлә...". Шундый дога нәтиҗәсендә үз күңелең дә йомшарып, рәнҗү хисе юк булачак, аның урынына тынгылык вә рәхәтлек хисе барлыкка киләчәк. Аллаһы Тәгалә бит безнең бик күп хата-гөнаһларыбызны гафу итә. Шулай булгач, безгә дә башка кешеләрне кичерергә өйрәнергә кирәк. Ә тормышта килеп чыккан төрле хәлләргә килгәндә, "Бәкара" сүрәсенең 153 нче аятендәге Аллаһ нәсыйхәтен гел истә тотып яшәсәк иде: "Иннәллаһә мәгәссаабириин" - Аллаһы Тәгалә сабырлар белән бергә...
Ришат Курамшин әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев