Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Җир маен җыюның бар үз җае

    Җир мае турында беләсезме? Юк, сүзем нефть хакында түгел, урысчалатып "Мутинус собачий" дип йөртелгән, халык медицинасында төрле чирләргә каршы кулланыла торган гөмбә төрен әйтүем. Аның турында әле балачакта ук әти-әниемнән ишеткәнем бар иде. Кара урманнарда үсә , бик сасы исле, шул исеннән эзләп табалар дип сөйләгәннәре истә. Шуңа күрә ул...

    Җир мае турында беләсезме? Юк, сүзем нефть хакында түгел, урысчалатып "Мутинус собачий" дип йөртелгән, халык медицинасында төрле чирләргә каршы кулланыла торган гөмбә төрен әйтүем. Аның турында әле балачакта ук әти-әниемнән ишеткәнем бар иде. Кара урманнарда үсә , бик сасы исле, шул исеннән эзләп табалар дип сөйләгәннәре истә. Шуңа күрә ул миңа бик серле, хәтта сихри көчкә ия үсемлек булып тоела иде. Соңгы вакытта җир мае кабат халык теленә керә башлады. Бар икән бит әле аны белүчеләр! Нырты авылында яшәүче Рауза һәм Дамир Шәйдуллиннар җир мае белән күптәннән таныш икән.

    -Ул бик сирәк очрый. Беркөнне, мәсәлән, урманда өч сәгать эзләнеп йөреп, нибары дүртне таптык. Үзенчәлекле исе сизелүгә, шушы урында булырга мөмкин дип, тирә-юньне караштырырга тотынабыз,- дип сөйли Рауза ханым.- Гөмбә җир өстенә төрепкә рәвешендә калкып чыга, йомырканы хәтерләткән өлеше туфрак астында була. Әнә шул "йомырка" эчендә инде ул җир мае дип аталган сыекча. Гөмбәне ипләп кенә, тамырларга зыян китермичә казып алабыз, споралары урнашкан өске өлешен җиргә яңадан күмеп куябыз: бу урында янә гөмбәләр үссен, дибез. Табигатькә бик сакчыл карыйбыз, аз гына да зыян китермәскә тырышабыз.

    Шул урында бүленеп, Рауза ханым урманның яме турында үзе иҗат иткән шигырен сөйләргә кереште. Сәнгатьле итеп, илһамланып, туган як табигатен бөтен барлыгы белән яратуын җиткереп сөйләде ул. Үзенең шигырьләр җыентыгын да чыгарырга өлгергән икән.

    Реклама

    -Урман борчуларны оныттыра, җанга-тәнгә шифа бирә. Тормыш иптәшем Дамир белән рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз, үзем дә илһам алам шуннан. Табигате ничек бай, җир мае да чын хәзинә бит, - ди ул. Бу шифалы үсемлек турында Хаҗәр әбисеннән үк ишеткән булган. Әнисе Касыймә белән булган очрак исә гомере буена онытылмый.

    -Урманга баргач, бер урында күп булып үскән җир мае гөмбәләренә юлыккан бит. Бер чиләк тулы җыеп, шуннан туп-туры уналты чакрымдагы Тәкәнеш базарына киткән. Халык кырылып алып бетергән гөмбәләрне. Хәтта сытылганын да калдырмаганнар. Әни шул акчага күлмәклек ситсылар, башка әйберләр алып кайтты. Утыз ике чакрым араны үтеп арыган булса да, йөзендә сөенеч балкый иде, - дип хатирәләрен яңарта.

    Сызлаган урыннарга сылауның файдасы бик зур икән бит ул җир маеның. Аны хәтта косметикада кулланалар, ди.Озаграк саклансын өчен, гөмбә маен капкачлы банкага салып, суыткычта тотарга кирәк. Аракыга салып, бер ай буе караңгы урында төнәткәннән соң да кулланырга мөмкин, тик монысының шифасы азрак, диләр.

    Ниһаять, үзем дә күрүгә ирештем җир маен! Рауза ханым алып килде аны миңа. Сәер кыяфәтле, лайлалы бу үсемлеккә карауга ук "Абау!" дип кычкырганымны сизми дә калдым. Дөресен әйткәндә, чиркандырды ул мине, кулга алырга куркып тордым, аннары гына күз ияләнде. Их, аны үзем эзләп табасы иде! Җае чыккач, барырмын әле шул гөмбәләр очрый торган урманнарга.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотосы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: