Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ике хатынлы була яздым (шаяру)

    Гел сәер хәлләргә очрап торам мин. Күбесе үземнең шаянлыгым аркасында да килеп чыга бугай. Әле узган елгы беренче апрель дә һич истән чыкмый. Кар астына су төшкән чаклар.Тукта әле, мин әйтәм, берәрсен кызык итми булмас. Кеше-кара юк чагында, тиз генә карда чокыр ясап, өстенә чыбык-чабык аттым да, юка гына итеп...

    Гел сәер хәлләргә очрап торам мин. Күбесе үземнең шаянлыгым аркасында да килеп чыга бугай. Әле узган елгы беренче апрель дә һич истән чыкмый. Кар астына су төшкән чаклар.Тукта әле, мин әйтәм, берәрсен кызык итми булмас. Кеше-кара юк чагында, тиз генә карда чокыр ясап, өстенә чыбык-чабык аттым да, юка гына итеп кар җәеп, тигезләп куйдым. Вәт булды бу! Кемнеңдер шунда чумуы күз алдыма килде дә, көлеп җибәрдем. Инде капка эченә кереп, ярыктан качып кына күзәтергә уйлап, борылып бер-ике адым китүгә, каршы як күрше Әхмәр кычкыра. "Кил әле, күрше, бер нәрсә сорыйсы бар иде," - дигән була. Ул да минем шикелле шаян нәрсә, әле уздырып та җибәрмәсә. Тагын нәрсә уйлап тапкан инде бу дип, мыгырданып, борылып бер атлауга, "бух" - тездән тирән чокырга чумдым, бер аяк белән. Их, яңа казыган идем бит! Күрше сүзенә алданып, онытылып шуңа чум инде, ә! Кәкрәеп басып торам, аяк лычма су, чыгып та булмый. Көлә-көлә килеп, Әхмәр жулик тартып чыгарды да, "1 апрель!" дип авызын ерып тора. Капка ярыгыннан карап торган икән минем чокыр казыганны. Тигезләп куюга, чыгып миңа эндәшкән, хитрый җан. Үзеңә калгач, әллә ни көләсе килми икән мондый алдаудан.

    Тагын берәр шундый кызык хәлне сөйләп китим инде, бер башлагач. Юк, монысы беренче апрель белән бәйле түгел. Бервакыт шулай, билем сызлап, бүлнискә салдылар. Андагы хәлләрне үзегез беләсез бит - укол да, таблетка, төрле җылытулар, массажлар... Бер-ике көн ыңгырашып яткач, хәл яхшыра башлый, даруларның шифасы тия. Шуннан минем кебекләр сүз куерта, шаярта башлый, танышлар арта. Хәл белергә килүчеләр дә күп. Әйткәнемчә, үзем шундый булгангамы, минем тирәдә шаян, мәзәк сүзләр күп йөри. Көлү үзе дәва диләр табиблар да. Тик нинди көлү бит. Миңа туры килгәне шактый кыенлык тудыра язды әле. Хәл белергә килүчеләр дә күп дигән идем бит. Хатын да көн аралаш тәм-том ташып тора. Ә минем белән рәттән теленә шайтан төкергән абзый ята. Беркөнне хатын килгәч, елмаеп миңа эндәшкән булды бу.

    -Кара әле, ни, бу кемең була соң, апаңмы әллә? - ди, кызык өчен генә сорагандай.

    -Хатын! - дим, горур гына, чибәр хатыныма күз ташлап.

    -Ник, син бит кичә килгәнен дә хатыным дигән идең. Икәүмени синең? - ди бу, күзендә шаян очкыннар уйнатып. Аңлаган кешегә моның шаярту икәне көн кебек ачык, ләбаса! Тик минем хатынга түгел!

    Мал-лай! Алып килгән тәм-томнарын өстәлдән зур сумкасына себереп кенә төшерде дә, бер сүз әйтмичә выжлап чыгып та китте. Калдык авызны ачып, көләсе килми. Шулчак теге абзый исенә килеп, чүәген дә кимичә, хатын артыннан чапты. Соңыннан, үзе сөйләвенчә, ишек төбендә чак куып җитеп, гафу үтенеп, шаяру гына икәнен ярты сәгать аңлатып, антлар итеп, хатынны кире борып алып керде.

    Да-а, шаяруның да, тыңлаучының да төрлесе була шул.

    Харис МОСТАФИН

    фото: https://yandex.ru/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: