Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Җиңел булмас, әмма чәчми калмабыз

    Район игенчеләре әнә шундый ышаныч белән язгы кыр эшләренә соңгы хәстәрлек чаралары күрә. Ә ураллылар бүгеннән үк кырга чыгарга әзер. Әлеге хуҗалык базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучылар моңа тулысынча инанып киттеләр. Район җитәкчелеге ел саен язгы кыр эшләре алдыннан җитәкчеләрне, белгечләрне "Урал"га җыюны гадәткә кертте. Бу аңлашыла да: һәр тармакта үрнәк...

    Реклама

    Район игенчеләре әнә шундый ышаныч белән язгы кыр эшләренә соңгы хәстәрлек чаралары күрә. Ә ураллылар бүгеннән үк кырга чыгарга әзер. Әлеге хуҗалык базасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучылар моңа тулысынча инанып киттеләр.
    Район җитәкчелеге ел саен язгы кыр эшләре алдыннан җитәкчеләрне, белгечләрне "Урал"га җыюны гадәткә кертте. Бу аңлашыла да: һәр тармакта үрнәк булган хуҗалыкның чәчүгә хәзерлегенә дә бары тик "бишле" билгесе генә куярлык. Инде техниканың һәр төре сафка бастырылган. Һәр гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 100 килограмм исәбеннән - барлыгы 11 миллион сумлык минераль ашламалар алынган. Ягулык-майлау материаллары да җитәрлек тупланган. Соңгы ике елда 52 миллион сумлык техника сатып алдылар. Быел машина-трактор паркы бер чәчкеч һәм каток агрегатлары, прицеплы КамАЗ машинасы, ике ДТ-75 тракторы исәбенә яңартылган. Техниканың искесе дә сафта, һәркайсына эш җитәрлек. Шушы булган техника белән язгы кыр эшләрен атна-ун көн эчендә башкарып чыгуны бурыч итеп куйганнар.
    Хуҗалыкның финанс-икътисадый эшчәнлеге дә сөендерә.
    -Өч айда 79 миллион сум акча кереме алынды, аның күбесен сөтчелек тармагы бирә. "Рассвет" белән бергә исәпләгәндә көн саен 28 тонна сөт сатып, 424 мең сум керем алабыз, - ди хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов.
    Көненә 30-40 литр сөт бирүче сыерларны шушы хуҗалыкта күрергә мөмкин. Ничек сөт булмасын - малларның рационына 17 төрле азык һәм өстәмәләр кертелгән бит һәм терлекләрнең һәр группасы, авырлыгына һәм физиологик халәтенә карап, аерым ашатыла.
    -Бер караганда, гади, күнегелгән хезмәт башкаралар, әмма һәр эшнең нигезендә нәтиҗәлелеккә омтылу ята. Шуңа табыш мул алына, бу исә хезмәт хакларын вакытында түләргә, техниканы яңартырга, төзелешләр алып барырга, авылларның социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә өлеш кертергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, күргәннәргә йомгак ясап.
    Эш "Урал"дагыча оештырылса, агрофирмалар да бүген "җырлап" яшәр иде. Хәер, авыл хуҗалыгында никадәр табышлы эшләсәң дә, артык "баеп" булмый. Әнә, республика җитәкчелеге быел 2 миллион 900 мең гектарны эшкәртеп чәчү өчен 11 миллиард сум акча кирәк дип белдерде. Бу узган елгы чыгымнардан 3 миллиард сумга күбрәк. Чөнки ел дәвамында ягулык, минераль ашламалар, запчастьлар бәясе бер урында таптанмады бит. Җитмәсә, ит бәяләре сизелерлек төште. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшне тиешенчә оештырмаудан да шактый акча югалталар. Ит җитештереп сатуда булган кимчелекләр нәтиҗәсендә агрофирмаларга да 2 миллион 543 мең сум акча керми калган. Бу акча язгы кыр эшләренә хәзерлек чорында бик ярап куяр иде. Инвесторның алышынуы нәтиҗәсендә алар болай да зур сынау алдында калдылар бит. Шулай булса да, чәчүгә хәзерлекләре начар түгел.
    -Агрофирмаларда басуларның һәр гектарына физик авырлыкта берәр центнер минераль ашламалар кертеләчәк. Ягулык-майлау материалларына да акча күчерелгән. Техника сафка бастырыла. Хәзер үзләреннән хезмәтне тиешле дәрәҗәдә оештыру, техникадан нәтиҗәле файдалану таләп ителә. Читтән никадәр зур ярдәм күрсәтелсә дә, эшнең соңгы нәтиҗәсе үзләренә бәйле, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин.
    Хезмәтне оештыру да, үстерелгән уңыш та "Урал"дагыча булсын - агрофирмалар һәм фермер хуҗалыклары алдына әнә шундый бурыч куелды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: