Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Җиңү көнен Варшавада каршыладык”, - ди Кукмарада яшәүче сугыш ветераны Әрхәми Миннемуллин

    Бөек Ватан сугышы еллары ерагайганнан-ерагая барса да, Купка авылында туып, Кукмарада яшәүче ветеран Әрхәми абый Миннемуллинның хәтереннән берни җуелмаган. Онытырлыкмени ул көннәр? Тик зарлану, үзен кызгану сизелмәде аның сүзләрендә. "Барысы да җиңү өчен" дип үлле-мәлле тырышкан буын вәкиле бит ул. -Гаиләдә өч малай идек, мин - уртанчысы. Әти дөньядан иртә...

    Бөек Ватан сугышы еллары ерагайганнан-ерагая барса да, Купка авылында туып, Кукмарада яшәүче ветеран Әрхәми абый Миннемуллинның хәтереннән берни җуелмаган. Онытырлыкмени ул көннәр? Тик зарлану, үзен кызгану сизелмәде аның сүзләрендә. "Барысы да җиңү өчен" дип үлле-мәлле тырышкан буын вәкиле бит ул.

    -Гаиләдә өч малай идек, мин - уртанчысы. Әти дөньядан иртә киткәнлектән, әни безне ялгызы аякка бастырды. 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә чыктым. Аңарчы да басу-кырда нинди эш бар, шуны үтәп үстек, - дип кыскача гына балачак-үсмер елларын искә алды. Сугыш башлануга аның кебек үсмерләргә колхоз эшенә ныклап җигелергә туры килгәнлеге болай да мәгълүм.

    1943 елның ноябрендә 17 яше тулып җитмәгән егеткә фронтка чакыру тапшыралар. Ул көнне авылдан алты егет китә, аларның дүртесенә кайту насыйп булмый.

    - Озатканда әни кәгазьгә дога язып, ярты өлешен миңа бирде. Доганың ике өлеше кушылырга, димәк, мин исән кайтырга тиеш дип уйлаган. Җиде ел буе түш кесәмдә йөрттем шул изге сүзләрне, шул мине саклагандыр,- дип үткәннәргә кайтты Әрхәми абый. -Мәскәүгә кадәр товар поездында бер атна буе бардык. Вагонда суык иде. Тукталышларда аннан-моннан такта кисәкләре эләктереп, тимер мичкә ягып җылынырга туры килде. Килеп җитүгә, атарга өйрәтеп, зенит-артиллерия гаскәрләренә билгеләделәр. Мәскәү күген сакладык. Дошман чигенгәнлектән, самолетлары күренмәде, әмма уяулыкны югалтырга ярамый иде.

    1944 елның язында безне эшелоннарга төяп, көнбатышка алып киттеләр. Җимерелгән авыллар, калалар аша үтү бик авыр тәэсир калдырды. Ниһаять, Брест шәһәренә җиттек. Безнең составны Польша тимер юлына (анда рельс аралары таррак) күчерделәр. Кайсыдыр станциядә тукталып, пушкаларны бушаттык та, аларны машиналар белән сөйрәтеп, куе урман эченә юнәлдек. Землянкалар казып урнаштык. Өсләрен агач ботаклары, басудан җыйган салам белән капладык. Коеп яуган яңгырлар эчкә үтеп керә иде. Аска җәяргә дә, өскә ябынырга да бер шинель булды. Килүгә бер атна буе су белән болгатылган он - боламык ашап тордык, башка ризык булмады.

    Урманда өйрәнүләр узганнан соң, безне Польша башкаласы Варшаваны сакларга җибәрделәр. Көн саен, аеруча төннәрен ун-унбишләп дошман самолетлары очып килә иде. Парашют белән йөзәрләгән яктырткыч бомбалар ташлыйлар. Алар әкрен генә төшкән арада төнге шәһәр ялт итеп күренеп тора иде. Курку турында уйларга вакыт юк: тотынабыз атарга. Тирә-якта колакларны тондырып бомбалар шартлый, бар дөнья төтен, тузан белән каплана... Бу мәхшәр эчендә берни күренми башлый. Әйтерсең, күк белән җир тоташа. Җимерелмәгән йорт, бина булмагандыр ул шәһәрдә.

    Безнең ротада бер батарея, көпшә диаметры 85 миллиметрлы биш пушка бар иде. Һәр пушка янында биш солдат. Мин төбәүче идем. Самолетларны бәреп төшерсәк, и-и, шатланулар! Иптәшләрне югалту ачысы да онытылмый. Әле дә исемдә: янәшәдәге батарея өстенә бомба төшеп, барысы да һәлак булдылар.

    Реклама

    Җиңү көнен шунда - Варшавада каршыладык. Командирлар хәбәр иткәч, сөенечтән "ура!" кычкырып, пилоткаларны һавага чөйдек. Сугыш бетте дигәч тә әле, дошман самолетлары берән-сәрән килгәләде.

    Инде өйләргә кайтырбыз, дип хыялланган егеткә Варшавада 1946 елның мартына кадәр хезмәт итәргә туры килә. Аннары ерак Сахалин утравына җибәрәләр. Бу хакта менә ниләр сөйләде:

    -Владивостокка кадәр товар поезды белән бардык. Кем белгән бит Кукмара станциясе аша үтәсен! Әнигә хәбәр иткән булыр идем. Күңелем сыкрап, карап киттем инде, поезд да тукталып тормады. Шулай итеп, илнең бер чигеннән икенче чигенә кадәр бер ай буе бардык. Шул кадәр ияләнгән идек вагон тормышына, барып җиткәч, төшәсе килмәде хәтта. Аннан пароход белән утрауга алып киттеләр. Миңа, авыл малаена, иксез-чиксез диңгезне күрү гаҗәп тоелды. Бару белән шофер һөнәренә укыттылар. Анда 4 елымны үткәрергә туры килер, дип башыма да килмәгән иде. Мине авиация батальонына билгеләделәр, машина белән самолетларга бензин ташыдым. Сахалин Япониягә якын булса да, 1945 елда ул илнең Нагасаки һәм Херосима шәһәрләренә америкалыларның атом бомбасы ташлаганнары хакында ишетмәдек: белгертмиләр иде бит ул чакта. Радиациясе әлеге утрауга кадәр таралган булдымы икән - белгән юк.

    Табигате матур иде. Ял көннәрендә урманга җиләкләр ашарга йөрдек. Анда боланнарны, кабан дуңгызларын гына күрергә туры килде. Балык күп иде, рәхәтләндек инде.

    1950 елда гына туган төбәгенә әйләнеп кайткан Әрхәми абый. Дары исен иснәп, үлемнең күзенә карарга, дөнья күрергә өлгергән Бөек Ватан сугышы солдатына ул чакта нибары 24 яшь булган. Кукмарага урнашып, итек фабрикасына эшкә кергән, анда 36 ел буе йөк машинасын йөрткән. Уразай кызы Саймә белән кавышып, ике ул һәм кыз үстергәннәр. Кечкенәдән әтиләре янында кайнашкан уллары да шофер һөнәрен сайлаган: кечесе Наил 30 елдан артык инде "Агрохимсервис" җәмгыятендә эшли, олысы Равил дә шул ук оешмада шул чама хезмәт куйган. Кызлары Гөлсинә - бухгалтер. Һәрберсе гаилә корган, балалары бар.

    Яше олы булса да, картлыкка бирешергә теләми Әрхәми абый. Сәясәт белән кызыксына, телевизордан хоккей, бокс уеннарын карарга ярата. Олимпиада башлануын да көтеп алган: безнең спортчылар өчен җан атып, уңышларына сөенеп утыра. Тик әңгәмәбез вакытында күңеленең китек булуын сиздермәскә тырышса да, 52 ел бергә гомер иткән хатынының вафатын бик авыр кичерүен аңладым. Олы улының дөньядан иртәрәк китүе дә йөрәгенә яра өстәгән. Ярый әле, ялгызы түгел: картлыгы улы Наил, килене Дания тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә үтә. Янындагы оныклары Зөлфия белән Гөлфия дә бабаларына бик игелекле. Башка оныклары һәм килене, кызы кунакка килеп, хәлен белеп торалар.

    "Җиңү бәйрәменә кадәр ерак бит әле, котларга килгән идеңме?"- дип шаяртып каршылаган иде Әрхәми абый мине. Алдан булса да котлыйм әле. Тагын күп Җиңү көннәрен каршыларга язсын үзенә.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: