Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Иң җаваплы хезмәт

    РФ Президентының Указы нигезендә 2008 елдан Рәсәйдә юристлар көне билгеләп үтелә. Элек-электән зур җаваплылык сорый торган, шул ук вакытта иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе ул. Юристлар көне гражданнарның иреге һәм хокукы сагында торучы һәркемне берләштерә. Моңа, әлбәттә, юрист, адвокат, прокурор һәм суд приставлары, хокук системасында эшләүчеләр дә керә.

    Реклама


    Юрист һөнәрен үзләштерүчеләр саны көннән-көн арта. Түләүле уку йортларында, читтән торып белем алучылар да районда бихисап. Заман яшьләренә эш табу мәсьәләсе генә бик авыр. Укыган һәр кеше дә прокурор да, судья да була алмый. Чөнки алар районда гомер-гомергә берничә генә. Суд өлкәсен генә алыйк. Тарихи мәгълүматларга күз салсак, район халык суды 1930 елда оеша, ә 1938 елдан исә ике участокка бүленә. Берсе поселокта, икенчесе Байлангар авылында була. 1983 елга кадәр район халык суды бер составлы гына булганлыктан, анда бер генә хөкемдар эшли. Бүгенге көндә районда федераль суд һәм җәмәгать суд участоклары бар.
    Район суды рәисе Ринат Җаппаров 1983 елда Кукмара районына хөкемдар булып сайлана. 1990 елда аны рәис итеп билгелиләр. Ринат Гандәлиф улы "ТРның атказанган юристы", икенче квалификацион класслы юрист.
    Ринат Гатауллин 1987 елда КДУның юридик факультетын тәмамлый. 1990 елдан ул район суды хөкемдары. Анатолий Тимофеев шулай ук югары белемле юрист. Ул 1989 елдан район эчке эшләр бүлегендә эшли. 1995 елның 23 октябрендә исә Анатолий Васильевичны район судына хөкемдар итеп билгелиләр.
    Беренче һәм икенче номерлы җәмәгать суд участокларында хөкемдар вазыйфасын Заһит Сафин һәм Фидәлия Фәттаховалар башкара. Заһит Мәгъсүм улы 1984-2001 елларда эчке эшләр бүлегендә эшли. 2001 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул икенче номерлы суд участогының җәмәгать хөкемдары вазыйфасында. Фидәлия Фәрит кызы 2005 елдан беренче номерлы суд участогының җәмәгать хөкемдары.
    Район судында эшләүче 14 кешенең барысы да югары юридик белемле. Күбесенең эш тәҗрибәләре ике дистә елга якын. Сәркатип Ләйлә Җиһаншина 1990 елдан, хәзерге вакытта хөкемдар ярдәмчесе вазыйфасын алып баручы Нурия Каюмова 1993 елдан, суд утырышы сәркатибе Раушания Мәрсетдинова 1995 елдан, канцелярия мөдире Гөлчәчәк Хаҗиева 1996 елдан эшлиләр. Биредә хезмәт куючыларның һәммәсенә РФ һәм ТР Конституциясеннән тыш, норматив актларын белү бурычы да йөкләнә. Җинаятьләр кодексында якынча 360 маддә, җинаять-процессуаль кодексында 600ләп закон, гражданнар кодексында 1500ләп маддә бар. Гамәлгә кергән законнар белән даими танышып бару өчен үз белемеңне күтәрү өстендә шактый күп эшләргә кирәк. Ике катлы суд бинасына килеп керүгә һәр җирдәге тәртип, чисталык күзгә ташлана. "Мәгълүмати киоск"та үзеңне кызыксындырган һәр сорауга җавап табарга була. Яңа мәгълүмати технологияләр нигезендә судның үз сайты булдырылды. Анда кереп суд, суд берләшмәләре, норматив актлар, суд документлары белән танышырга мөмкин. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре бүлегендә сылтама калдырганнарга да үзвакытында тиешле җаваплар бирелә.
    Барлык юристларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: