Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Хыялым - шофер булу иде”, - ди 35 ел стажлы шахтер

    Зур Кукмара авылында велосипед иярләгән өлкән яшьтәге ирне күрсәгез, Мулланур абый Хәйруллин булыр ул. Сигезенче дистәсен вакласа да, актив хәрәкәт итүдән баш тартмый. -Элгәре мал-туар асраганда велосипед белән басудан печән ташыдым. Хәзер Кукмарага барып кайткалыйм. Рәхәт: автобус көтеп торасы юк, капка төбеннән утырам да китәм. "Тимер атым" бензин да сорамый....

    Зур Кукмара авылында велосипед иярләгән өлкән яшьтәге ирне күрсәгез, Мулланур абый Хәйруллин булыр ул. Сигезенче дистәсен вакласа да, актив хәрәкәт итүдән баш тартмый.

    -Элгәре мал-туар асраганда велосипед белән басудан печән ташыдым. Хәзер Кукмарага барып кайткалыйм. Рәхәт: автобус көтеп торасы юк, капка төбеннән утырам да китәм. "Тимер атым" бензин да сорамый. Педаль әйләндергәндә аяклар да "языла". Гомумән, сәламәтлеккә файдалы транспорт чарасы, дип исәплим мин аны, - ди ветеран үзе.

    Велосипедта йөрергә 60 яшендә генә, ягъни 35 ел буе шахтада эшләп кайтканнан соң өйрәнгәнен белгәч, тагын бер кат гаҗәпләндем. Гомернең әлеге баскычына җиткәч: "картайдым инде, буыннарым катты" дип уйлаучылар күпме, югыйсә! Бирешәсе түгел икән бит "карт аю"га...

    Тумышы белән Мулланур абый Вахит авылыннан. Фәкыйрьлек үзәгенә үткән сугыш чоры баласы ул. Әтиләре иртә вафат булганлыктан, 6 балалы гаиләгә тормыш итү тагын да авырлашкан.

    -Колхозда бер тиенсезгә ат җигеп эшләдем, шуңа күрә армия хезмәтеннән соң авылга кире кайтасым килмәде, Караганда шәһәренә барып урнашкан бертуган абыем янына китеп, шахтага проходчик булып эшкә кердем, - дип аңлата ул туган ягын калдырып, читкә китүен.

    "Җир астыннан юллар юк" дип җырланса да, исән кеше җир астыннан да юллар яра. Мулланур абый нәкъ шундый авыр хезмәтне башкарган, ягъни күмер чабучылар өчен яңа участоклар әзерләүдә эшләгән. 800 метр тирәнлектәге җир катламын шартлатып, аннары шул урынны туфрак һәм күмер кисәкләреннән чистартып, көрәк белән вагоннарга төяп озату, 3 тонна йөк сыешлы электровозлар йөрерлек итеп киң тоннель ачу, аны тимер һәм бетон блоклар белән ныгыту кирәк булган. 90шар килограммлы тимер блокларны берүзләре күтәргәндә күпме тирләре аккандыр шахтер ир-егетләрнең!

    Куркуны җиңә белергә дә өйрәнгән Мулланур абый. Бер атна гына эшләп өлгерүе булган, өстенә ишелгән күмер катламы астында калган ул. Ярый әле, остазы эзләп тапкан. Шуннан соң егеткә бер ай буе дәваханәдә яраларын төзәтергә туры килгән, әмма шахтада эшләү уеннан кире кайтмаган. Икенче юлы тоннельнең түшәме ишелеп, аягын сындырган. Эшләгән дәверендә шахтада ике тапкыр янгын чыгып, биш шахтер һәлак булган. Бәхетенә каршы, Мулланур абый сменасында түгел.

    -Көн саен "муенга кәфенлек урап" дигәндәй төшәләр иде җир астына. 26 шахта булганын беләм, иртәнге нәрәт вакытында кайсысында нинди бәхетсезлек очрагы булганын әйтәләр, саклык чараларын күрергә кушалар иде. Аяк-куллар кысылу очраклары аз булмады инде. Исән-сау кайта күрсен, дип һәркөн борчылып озата идем иремне. Эш сәгатьләреннән соң өскә күтәрелгәч, танып булмый иде үзләрен: йөзләрен кап-кара күмер тузаны каплаган була, аны каш-керфекләрдән юып бетереп булмый. Сеңлем кунакка килгәч: "Шәһәрегездәге ир-атлар күзләренә сөрмә тарталар икән" дип аптыраган иде, - дип сүзгә кушыла ветеранның тормыш иптәше Фәния апа. Ул үзе дә шахтада фонарьлар әзерләп-биреп торуда эшләгән.

    1970 еллардан соң шахталарда күмерне үзе кисеп төйи торган комбайннар барлыкка килгән. Мулланур абый, махсус курсларда укып, шундый комбайн белән идарә итәргә өйрәнгән. Моннан тыш, шефлык итә торган колхозга язгы-көзге кыр эшләре чорында булышырга җибәргәннәр. Шулай итеп, Мулланур абыйга алты ел рәттән трактор, комбайн руле артына утырырга туры килгән. Соңгы елларында исә чыгыр белән шахтерларга кирәкле әйберләр төшереп торган.

    Реклама

    -Шахтерлар арасында кукмаралылар бар идеме соң? - дип сорыйм.

    -Әйе, - дип җавап бирә Мулланур абый. -Аш-Буҗи, Янил авыллары кешеләрен хәтерлим. Татарлар, гомумән, күп иде. Мин эшләгән 60 кешелек бригадада исә татар милләтеннән үзем генә идем. Руслар, кытайлылар, кореялылар белән иңгә-иң куеп эшләдек. Бригадирыбыз немец иде, соңыннан ул Германиягә күченеп китте. Аңа да кырын карамадык. Гитлерның безгә каршы сугыш башлавында, абыемның шул сугышта яшьли һәлак булуында аның ни гаебе бар?

    -Яшьлегеңә кире кайту мөмкинлеге булса, янәдән өч дистә елдан артык гомереңне җир астында үткәрергә риза булыр идеңме? - дигән сорауны бирмичә булдырмадым.

    -Төшмәс идем анда, - диде Мулланур абый, бераз уйланып торганнан соң.- Хәзер шахталардагы аварияләр турында телевизордан күргәч тә, һәлак булган шахтерларны кызганып утырам. Шофер булу хыялым бар иде минем, бераз эшләп тә алдым, әмма акчасы әз булгач, ташларга туры килде.

    Ирле-хатынлы әңгәмәдәшләрем Караганда шәһәрендә үткән тормышларыннан зарланмыйлар. Өч бүлмәле фатирда яшәгәннәр, ике кызлары шунда дөньяга килгән.

    -Мондагы кыенлыклардан соң анда бик рәхәт тоелды. Әтиемнең бер кулы булмаганлыктан, үскәндә барлык диярлек авыр эш эләкте миңа. Әнинең төп булышчысы идем, - дип дәвам итә Фәния апа. -Әмма торган җир никадәр ямьле, әйбәт булса да, ата-анам безне тудырып үстергән нигезебезне югалтасым килмәде. Аның кадерен олыгайгач яхшырак аңлыйсың икән. Әни вафат булганнан соң авылдагы өебез алты ел буе буш, ятим торды. 1996 елда кайтып, газ керттек тә, кабат бикләп китәргә туры килде. Бәгырь телгәләнде инде шул чакта. Ике елдан бөтенләйгә күченеп кайтырга булдык. Икебезгә дә инде 60шар яшь иде.

    Юлга чыгу алдыннан барлык акчаларын җыештыргаларга туры килгән. Мәшәкатеннән тыш, күп чыгымнар сорый торган эш бит ул күченү. Ә соңгы вакытларда шахтада хезмәт хакларын түләмәгәннәр, йорт салырга дип саклык банкына салып барган акчалары да "янган". Шулай да яшьтән үк каннарына сеңгән тырышлыкларын эшкә җигеп, биш ел эчендә яңа, иркен йортлы була алган алар. Хәзерге көндә, оныкларын тәрбияләргә булышып, үз көйләренә яшәп ятулары. Фәния апа гөлләр үстерергә ярата, өйдә аквариумнары бар. Андагы балыкларның йөзүен күзәтү күңелне тынычландыра, ди. Ян бакчаларында эшләүдән тәм табалар, быел да үзләренә җитәрлек яшелчә уңышы җыеп алганнар. Сәламәтлекләре генә какшап куя: ни әйтсәң дә, авыр хезмәт эзсез узмаган. Олыгайган саен күңелләре дә нечкәрә.

    -Бергә эшләгән иптәшләрне, элеккеге күршеләребезне юксынабыз. Олы кызыбыз да шунда төпләнеп калды. Абый-апаның уллары да шахтада җитәкче урыннарда эшлиләр. Тик без анда бара алмыйбыз инде: чит илгә әйләнде бит хәзер Казахстан.

    Ил чикләре генә түгел, еллар да аера шул кешеләрне үткәннәрдән. Яшәгән җирләрен барып күрергә мөмкинлек туа калса да, элеккеге тормышларына әйләнеп кайтулар юк инде. Бүгенгесенә куанып, тазалык-саулык, күңел көрлеге белән көн итәргә язсын үзләренә.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: