Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Хуш киләсең, айлар солтаны!

    Ниһаять, Рамазан ае килеп җитте. Бер мөбарәк хәдистә хәбәр ителгәнчә, кешеләр шушы айның өстенлек-файдаларын, аның савапларын белсәләр, Рамазанның ел буе дәвам ителүен теләрләр иде. Шушы изге айның үзенчәлеге Коръән китабы белән дә бәйле. Нәкъ менә Рамазанда Коръән иңдерелә башлаганга, Аллаһы Тәгалә бу айны ураза гыйбадәте белән зурлый. Рамазан аендагы Кадер...

    Ниһаять, Рамазан ае килеп җитте. Бер мөбарәк хәдистә хәбәр ителгәнчә, кешеләр шушы айның өстенлек-файдаларын, аның савапларын белсәләр, Рамазанның ел буе дәвам ителүен теләрләр иде. Шушы изге айның үзенчәлеге Коръән китабы белән дә бәйле. Нәкъ менә Рамазанда Коръән иңдерелә башлаганга, Аллаһы Тәгалә бу айны ураза гыйбадәте белән зурлый. Рамазан аендагы Кадер кичәсе дә (шул кичтә Коръәннең иң беренче аятьләре иңә) аерым билгеләп үтелә: бу кичә мең айдан да хәерлерәк, дип белдерә кешеләргә Аллаһы Тәгалә...

    Ураза тотуның файдалары турында бик күп мәгълүмат бар. Иң элек шунысын билгеләп үтәргә кирәктер - ураза безнең нәфесләребезне тәрбияли. Шулай ук ураза тоту кешенең гөнаһлары гафу ителүенең сәбәбе. Ләкин Рамазан аенда гөнаһлы санала торган гамәлләр мәсьәләсендә аеруча уяу булу сорала. Яхшы, изге гамәлләрне исә күбрәк эшләргә тырышырга кирәк, чөнки галимнәр әйтүенчә, һәр яхшы гамәлнең савабы 10нан 700гә кадәр арттырыла.

    Рамазан аенда бик фазыйләтле вакыт булып сәхәр вакыты санала. Мөхәммәт пәйгамбәр гәләйһиссәләмнең бер хәдисендә: "Сәхәр ашагыз, сәхәрдә бәрәкәт бар", - дип тә әйтелә. Сәхәр вакытында кылынган догалар да кабул була, дип әйтәләр галимнәр.

    Җәйге чорда, көннәр бик озын булган вакытта ураза тоту авыр, дип әйтүчеләр бар. Бу фикердә күпмедер хаклык бардыр, шулай да ихластан, Аллаһ ризалыгын алам, дип ураза тотканда, Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итә, җиңеллеген бирә, ә һәр көндәге ифтар сәгате үзенә күрә бер бәйрәм кебек тоела. Хәдисләрдә килгән мәгълүматтан билгеле булганча, 3 нәрсә ураза тотуны җиңеләйтә икән:

    1) Сәхәрдә финик җимешен ашау (өчне яки җидене киңәш итәләр);

    2) Көндез бераз йоклап алырга (ярты сәгать тирәсе);

    3) Кичен (ифтарда) җиңел үзләштерелә торган (боткалар, яшелчә, җиләк-җимеш), ә сәхәрдә озаграк үзләштерелә торган ризыклар ашарга.

    Кайберәүләр ураза гыйбадәтен үзләренчә тотарга маташа - Рамазанның башында 3 көн, уртасында һәм ахырында тагын өчәр көн тотсаң, шул җитә диләр. Беренчедән шуны әйтергә кирәк: ураза - ул гыйбадәт, ә гыйбадәт Аллаһы Тәгалә ничек кушкан - шулай үтәлергә тиеш. Өч көндә организм яңа режимга гадәтләнеп, ияләнеп кенә китә, шуңа күрә 3 көн тоттың икән уразаны, бер дә курыкмыйча дәвам итәргә кирәк.

    Киңәшләрнең тагын берсе - сәхәр һәм ифтарда бөтен гаилә белән җыелырга. Кичен ифтарда ураза тотмаган гаилә әһелләре дә, балалар да барысы бергә җыелса, бу сөенечле дә, күңелле дә була.

    Шунысын да әйтеп узарга кирәктер, Рамазан аенда ураза тотучыларга хөрмәт йөзеннән ураза тотмаучыларга урамда, кеше күзе алдында ашамау хәерле. Ураза тотмасаң, Рамазан аенда һичьюгы начар гамәлләрдән, әйтик, тәмәке тартудан, сүгенүдән, башкалар белән тарткалашудан тыелып тор.

    Ураза - ул бәдәни төшенчә генә түгел, аның рухи ягы да бик мөһим. Аш казаны белән башкарыла торган уразадан тыш, аның икенче төре дә бар: ул күз-колак, кул-аяк һәм тел белән башкарыла торган ураза. Чын хакыйкый ураза - шушы ике төрнең берләшүендәдер... Уразаны шушы рәвештә камил итеп тотарга тырышу нәтиҗәсендә безнең нәфесебез тәрбияләнә, җаннарыбыз пакьләнә. Бу гыйбадәтнең әҗере бик күп булганга күрә, Рамазан аен "Айларның солтаны" дип атаганнар. Шушы айны күрергә насыйп булган һәркемгә аны лаеклы, файдалы уздырырга язсын.

    Рифат хәзрәт Ибраһимов, Зур Сәрдек авылы имамы.

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: