Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Хәтер артыннан

    Үтәмешевлар, Чыңгыз Айтматов исемнәре белән дан тоткан Мәчкәрә авылында Наумир Сәмигуллин исемендәге мәктәп бар. Әлеге белем йортының исеме генә түгел, җисеме, тарихы да аның "авторы" - Наумир Абдулла улы Сәмигуллинга барып тоташа. Мәмәширдә туып-үскән, 35 ел гомерен педагог хезмәтенә багышлаган, Бөек Ватан сугышыннан 27 яра алып кайткан герой бүген дә...

    Реклама

    -Наумир абый, сез еш кына "хәтер", "хәтерем ялгышмаса" дип әйтергә яратасыз. "Хәтер" дигән сүз нәрсә ул?
    -Хәтер - ул хис. Мәхәббәт, хыял кебек үк ихлас бер хис. Хәтерле кеше кызыксынучан була. Әгәр берәү "хәтерем юк" яки "хәтер начарайды" дисә, димәк, аңарга йә картлык килгән, йә ул ваемсыз кеше.
    -87 яшьлек Наумир аганың хәтере нинди икән?
    -Аллаһка шөкер, хәтеремә һич тә зарланмыйм. Гомерем буе янәшәмдә булган кешеләрне һәм вакыйгаларны детальләп, тәфсилләп күңел дәфтәремә теркәп барырга тырыштым. Без гаиләдә 8 бала туып-үстек. Әле дә күз алдымда: сугыштан яшь офицер булып Сәрдекбашка кайтып төштем. Әти дә, әни дә инде юк. Апа белән сеңлем читтән торып укытучылыкка укырга киттеләр. Без олы апам Камилә белән авылда торып калдык. Өйдә булган ризык запасы - бераз он һәм ярма иде. Аны да студентларыбызга биреп җибәрдек. Илдә ачлык, корылык. Урам аркылы гына буш кишәрлек бар иде. Шуны мал кермәслек итеп тәбәнәк кенә койма белән бүлеп алганнары истә. Биредә колхоз мал чөгендере чәчкән иде. Шунда илтә торган сукмакка керәм дә, кеше күрмәгән арада, бөкерәеп, шырпы озынлыгын узмаган яфракны җыям. Авызга әз генә берәр нәрсә керсен диеп, шуңардан аш салырга исәплим. Ике олы кешегә берәр бәрәңгене угычтан уып, чөгендер яфрагы салып бер казан аш пешердем. Уйлап карагыз, ул көннәр ачысы, тансык ризык тәме ничек онытылсын ди?!
    -Хәтерегездә иң ач вакыт шушы булды микән?
    -Ул заманда тук көннәр бөтенләй диярлек булмады. Хәер, кемнән сорасагыз да шулай диярләр. Менә хәтерем төбеннән тагын бер эпизод сөйләп китәм. Казанның елга техникумында укыганда ике тәүлеккә бер тапкыр ашаган чаклар да булды. Талонга - 400 грамм кара чи ипи (ни өчендер), кычыткан яфрагыннан аш, бер кечкенә балыкның койрыгы яки башын бирә торганнар иде. Шуның белән 48 сәгать йөрисе. Кыш көннәрендә бигрәк тә тамак туймый. Андый вакытларда мине ачлык-үлемнән саклап калучылар булды. Алар - Казан егете Энгель Яушев һәм Арча ягыннан Рәшит Гыйләҗев. Кызганыч, бу ике җан дустым да вафат инде... Ял көннәреннән соң өеннән дәрескә килгән Энгель: "Наумир, парта астына кара әле, әни сиңа күчтәнәч җибәрде", - дия торган иде. Ә анда - юка гына бер телем ипи. И-и, ул сөенгәнлекләрем. Тормышта төрлесен күрергә туры килде бит. Әмма мондый нәрсәләр онытылмады. Ул елны азык-төлек әйтеп бетергесез кыйммәт иде. Урамда кычкырып, тәгәрәп еласаң да бер грамм ипи валчыгы бирүче булмады. Дөрес, мин алай "тәгәрәп" йөрмәдем йөрүен, тешне кысып булса да түздем. Иптәшләремнең көч-куәте ярдәм итте миңа. Ә менә икенче дустым Рәшит Гыйләҗевның исемен үз улыма куштым. Гыйләҗев тә атна саен өенә кайта иде. Гаиләләренең ризык запасы күп булган микән - ул да авылыннан бер түгәрәк ипи, ике түгәрәк май алып килә һәм бүлмәгә керү белән мине сыйларга тотына. "Ачка үләсең бит, Наумир", - дия торган иде ул миңа. Аннан кире авылына киткәндә карават астындагы чемоданын ярымачык калдырып: "Наумир, сиңа дигән ипи белән май калды. Аша, мин тагын алып киләм, яме", - дип әйтә иде. Мин бу ике егеткә гомерем буе рәхмәтле булдым. Яхшылыкларын үлгәндә дә онытмам.
    -Наумир абый, сезнеңчә хәтердән дә зуррак нәрсә бармы?
    -Янәшә торырлык әйбер бар. Ул - сагыну. Менә беркөнне Яшел Үзәндә "Снежок" кибетенә чыккан идем. Анда сатучы булып үзебезнең Мәчкәрә кызлары, апалы-сеңелле Таня белән Людмила эшлиләр. Аларның әтиләре Әгъләмҗан Хафизов сугышта ике күзен, бер кулын югалткан. Ул минем классташым, батыр снайпер булган. Шуңа күрә бу кыз балалар белән хәтергә төшереп, сагынып сөйләшерлек сүзләр күп була. Алар миңа күчтәнәч итеп гел берәр нәрсә бирергә ярата. Бу юлы бер пакет тулы күчтәнәч сузды. "Кирәкми, сатып алырга акчам да бар", - дип тә карыйм. Юк, Людмила һаман үзенекен итә. "Сезне күргәч, әти искә төшә. Сагынам!.." - ди бу, еламсырап. Хәтер белән сагыну - шулай янәшә атлый алар.
    -Күпне күргән кеше буларак ничек уйлыйсыз, хәтердә нәрсәне сакламаска кирәк?
    -Начар әйбер дә, авыр сүзләр, кайгылы вакыйгалар да хәтердә кала инде ул. Дөрес, аларны тормыш битләреннән сызып ташлап булмый. Тик андый хәтерне гел яңартып тормаска кирәк. Кеше оныта, гафу итә белергә тиеш. Без бу дөньяда кунак кына бит. Ә кунак булсаң тыйнак та була беләсе.
    -"Кукмара" дигәч, күз алдыгызга иң элек нәрсә килә?
    -Туган җиремнең тырыш һәм уңган халкы. Районның төзек, милли авыллары. Мәмәшир, Мәчкәрә, Күкшел, Туембаш, Адайның киң болыннары... Заманында мин Туембаш мәктәбендә директор булып эшләгән идем. Авылның олырак буын халкы мине хәтерлидер дип уйлыйм. Ул елларда мәктәпнең Яңа ел бәйрәменә без укытучылар белән төрле шаккаттыргыч галәмәтләр уйлап чыгара идек. Электр уты юк заман. Чыршыга берничә кесә фонаренең лампасын беркеттек тә, үзебез сәхнә артына яшерендек. Кыш бабай балалар белән: "Ут, ян!" - диюгә, утыбызны яндырабыз, "Сүн!" - диюгә сүндерәбез. Соңыннан бу күренешкә балалардан бигрәк авыл халкының аптыравын ишеттек. Шуларны искә төшерәм дә, бар иде яшь чаклар, дип сагынып йөрим.
    -Наумир абый, райондашларыгызга нинди теләкләрегез бар?
    -Беренчедән, Кукмара җирлеге җитәкчелегенә, "Хезмәт даны" газетасы редакциясенә тирән ихтирам һәм ихлас рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Бәйрәмме, яңгырмы-кояшмы - мине онытмыйлар, гел олылап, котлап, хәлемне белешеп торалар. Икенчедән, яуда взвод командиры булып, күп тапкыр үлемнән калган сугыш ветераны буларак, һәммәгезгә озын гомер һәм сәламәтлек теләп калам. Өченчедән, монысы бигрәк тә мине күреп белүчеләргәдер, һаман да шул ук яшь, елгыр, җитез Наумир агагыз итеп хәтердә саклавыгызны телим. Кукмара районына Наумир Сәмигуллиннан кайнар сәламнәр җиткерерсез!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: