Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Хәсрәтемне чигү чигеп җиңеләйттем, - ди Кукмарада яшәүче алты бала анасы

    Табигатемнән киләдер: дөнья мәшәкате баскан чагым булганда да әйләнә-тирәбездәге матурлыкка битараф кала алмыйм. Ә инде ак болытлардай сафлыкны, болын чәчәкләредәй гүзәллекне күңелендә йөрткән кешеләр соклану һәм хөрмәт хисләре уята. Манзарас авылында туып-үскән Гөлнур Шәфыйкованың чигү үрнәкләрен күргәч тә, таң калып, сүзләремне әйтә алмый тордым. Ачык-җете төстәге җепләр белән, шулкадәр пөхтә...

    Табигатемнән киләдер: дөнья мәшәкате баскан чагым булганда да әйләнә-тирәбездәге матурлыкка битараф кала алмыйм. Ә инде ак болытлардай сафлыкны, болын чәчәкләредәй гүзәллекне күңелендә йөрткән кешеләр соклану һәм хөрмәт хисләре уята. Манзарас авылында туып-үскән Гөлнур Шәфыйкованың чигү үрнәкләрен күргәч тә, таң калып, сүзләремне әйтә алмый тордым. Ачык-җете төстәге җепләр белән, шулкадәр пөхтә итеп башкарылган бу эшләнмәләргә күпме күз нурлары түгелгәндер, күпме сабырлык орлыклары салынгандыр. Төрле рәсемнәр белән беррәттән, Гөлнур ханым шамаилләр чигү белән мавыга. Гарәп каллиграфиясенә нигезләнгән ошбу сәнгать үрнәкләрен исә читтә яшәүче таныш кызы әзерләп бирә икән. Алтынсу сәйләннәр булып тезелгән изге догаларга карап, күңелне серле дулкынлану хисләре биләп ала. Балачактан ук ишек өстенә язып эленгән шамаилне күреп, аның безне явыз көчләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән саклавына ышанып үскәнгә, күрәсең. Гөлнур ханымның коллекциясендә шамаилләрнең караңгыда нур чәчә торган сәйләннәр белән чигелгәне дә бар.

    -Бу кул эшенә балачактан өйрәнеп үстем, дип әйтә алмыйм. Бухгалтер булып эшләгән әнием Миннурның, исәп-хисап эшләре кайчак өйгә дә кайтканлыктан, моңа вакыты калмагандыр. Мәктәптә хезмәт дәресләрендә дә өйрәтмәгәннәр безне. Ун елдан артык элек, үзем кызыксынып, кулга энә һәм җепләр алдым, - ди Гөлнур ханым. Шамаилләр чигүгә күчүенең хикмәте бар икән. Төгәлрәк әйткәндә, йөрәк парәсен югалту белән бәйле.

    -Моннан ун ел элек җиде яшьлек улыбызны мәктәптән кайтып килгәндә машина бәрдерде. Шул хәлдән соң, шамаил чигеп, үзебезнең Манзарас мәчетенә бүләк иттем. Бик озаклап: бер башлап, бер куеп башкардым мин ул эшне, - дип кыскача гына сөйләде бу хакта. Ачылардан-ачы бала хәсрәтен кузгатасы килмәгәндер. Тагын да гаҗәпләндергәне шул: биш баласы булган ул чакта. Аларны тәрбияләү, йорт мәшәкатьләре дә өстәлгән бит. Тормыш иптәше Наил компьютерлар сату буенча ачып җибәргән оешмада да эшләгән. Ничек барысына вакыт тапкан, диген! Өстәвенә тагын бер сабые - туганчы, икенчесе тугач ук үлеп, хәсрәт өстәлгән.

    -Кукмараның Эшчеләр тыкрыгы урамында урнашкан авария хәлендәге йортта яшәдек, барлык "уңайлыклар" урамда иде, - дип искә ала Гөлнур ханым.

    Реклама

    Үз көчләре белән, тырышып, кечкенә генә өй салып чыкканнар. Сигез кешелек гаилә өчен кысан булса да, йорт эчен чигүле рәсемнәр белән бизәп, матурлык дөньясына әверелдергән ул. Шулай да ир белән хатын тормышының иң зур бизәкләре - дүрт уллары һәм ике кызларыдыр, мөгаен. Үткән гасырның сиксәненче елларында Кукмарада мәктәп укучылары өчен дзюдо спортына нигез салуы да Наил әфәнденең балаларны яратуын раслый, минемчә. Алты бала куанычын күреп яши алар бу көндә: олы улларына 21 яшь булса, кечесенә ике яшь тә тулып җитмәгән әле. Күпләр ике баланы "норма" дип исәпләгән бүгенге заман өчен бу - бик сирәк һәм мактауга лаек күренеш.

    -Онытылып чигә алмыйм: нәни улым ирек бирми. Әзер эшемне кызыксынып, бәләкәй куллары белән сыпырып карый үзе, - дип елмая Гөлнур ханым. Үзенең күзләреннән сабыена карата сөю чаткылары сибелә. - Күңелем тартылган саен яраткан шөгылемә вакыт табарга тырышам. Хәзер күпкә җиңелрәк: керләрне машина юа, су ташыйсы һәм чыгарып түгәсе юк. Өй эшләрендә кызларымның булышуы д а- зур ярдәм. Язын бакча эшләре башлана инде, чигә алырмынмы - белмим. "Ник күз бетереп, вакыт үткәреп утырасың?" - дип әйтүчеләр дә, миннән күреп, үзләре бу эшкә тартылучылар да бар. Минем кебек мавыгучы хатын-кызлар белән Интернет аша аралашып торам. Киңәш-табыш итәбез, үрнәкләр алмашабыз.

    Якыннарына бүләк иткәннән тыш, өйләрендә утыздан артык чигү эшләре җыелган аның. Шул исәптән шамаилләр дә. Якын киләчәктә, бәлки, Кукмарада күргәзмә оештырып, аларны халык хозурына тәкъдим итәр. Андый нияте дә бар кебек Гөлнур ханымның. Изге уйлар белән башкарылган мондый матурлыкны башкаларга да күрсәтү мәслихәт.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: