Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Хезмәт даны”ның һәр саны яшьлегемә алып кайта, ди Әсән-Елга авылында яшәүче Роза апа Мөхәммәтова

    Быел күңелләр аеруча нечкәрде әле: газетабызның 85 яшьлек юбилее якынлаша бит! Иске төпләнмәләрнең битләрен актарып карыйм да, якты сагышка биреләм: кемнәрнең генә хезмәте кермәгән район басмасына, кемнәрнең генә күз нурлары түгелмәгән. Кемнәр исән, ә кемнәр - юк. Менә шуңа күрә район газетасының үткәнен хәтерләүчеләрне барлап калу бик мөһим. Әсән-Елга авылында...

    Быел күңелләр аеруча нечкәрде әле: газетабызның 85 яшьлек юбилее якынлаша бит! Иске төпләнмәләрнең битләрен актарып карыйм да, якты сагышка биреләм: кемнәрнең генә хезмәте кермәгән район басмасына, кемнәрнең генә күз нурлары түгелмәгән. Кемнәр исән, ә кемнәр - юк. Менә шуңа күрә район газетасының үткәнен хәтерләүчеләрне барлап калу бик мөһим.

    Әсән-Елга авылында яшәүче Роза апа Мөхәммәтованың да яшьлек еллары редакция (ул чакта типография белән бер оешма булган)белән бәйле булган икән. Әйтергә генә ансат: моннан 51 ел элек килгән ул бу урынга. Үзе менә ниләр сөйли:

    -Мин Кукмара 1нче мәктәбендә белем алдым. Иптәш кызларым 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң эшкә керделәр. Алар кебек, үзем акча эшләп, матур киенәсем килде. Яхшы укыганлыктан, директор мәктәптән җибәрергә теләмәде. "Үзең барып сөйләш" дип, әниемнән елый-елый үтендем. Шулай итеп, 9 сыйныфтан соң орлык лабораториясенә эшкә урнаштым. 1964 елның язында район газетасы редакциясе Сабадан кабат Кукмарага кайтты. Лаборатория җитәкчесе Хаҗи абый Хисамиев олы җанлы кеше иде, мине чакырып алды да: "Сеңлем, син монда вакытлы эштә, редакциягә барып кара әле, анда корректор, машинистка кирәк икән",- дип хәер-фатыйхасын бирде.

    Редакция вакытлыча почта бинасының икенче катында урнашкан иде. Мөхәррир Әхмәт абый Фәтхуллин миңа берничә сүз яздырып карады да, канәгать калды. Ике эшкә дә өйрәнерсең, диде. Без- яшь кызларга әти кебек булды ул. Кирәк чакта орыша-ачулана, күп тә үтми, елмаеп килеп керә иде.

    Берничә айдан без редакциянең элеккеге урынына - тимер юл янәшәсендәге ике катлы бинага күчтек. Аскы катка типография урнашты. Анда эшләгән елларым турында истәлекләрне әлегәчә күңел түрендә саклыйм. Авыл хуҗалыгы мөдире Нурулла абый Шәрифуллин бик ипле кеше иде, без- кызларны сеңелләре кебек якын итте. Бу сәләтле журналистны Әхмәт абый Сабадан күченеп кайтканда үзеннән калдырмаган. Җаваплы сәркатип Ярми ага Гайнуллин хәтеремдә бик кече күңелле булып саклана, безне балалары кебек күреп, эшкә өйрәтте. Нур Идрисов, Йосыф Хәбриевларны да җылы хисләр белән искә алам. Үз эшләренә чын күңелдән бирелгән бу олы йөрәкле затлар безне тормыш итәргә, алар үрнәгендә яшәргә өйрәттеләр. Коллективта яшьләр күп иде, бигрәк тә типографиядә. Халисә Зарипова, Әлфия Гыйниятуллина белән дус булып эшләдек.

    Авырлыклар җитәрлек булды, билгеле. Инде басылган, әмма әле таратылмаган газетада хәреф хатасы киткән булса, барчабызны җыеп алалар да, төне буе әлеге хатаны кырып-төзәтеп утыра идек. Бер ялгыш әлегәчә онытылмый. Бәйрәм алдыннан басылган санда "Ленин бабай эшләре" дигән сүзтезмәдә соңгы сүз "этләре" дип киткән. Хәрефләр кулдан, берәнтекләп җыелган чаклар, "ш" хәрефе әйләнеп, "т"га әверелгән. Бик курыктык: йокы күрмичә, иртәнгә кадәр төзәттек. Җаваплылык зур иде, әлбәттә.

    Минем алга таба белем алу теләгем көчле булды, 1968 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына агроном-икътисадчы белгечлеге буенча укырга кердем. Әхмәт абыйның мине җибәрәсе килмәде. "Китәсең икән, урыныңа үзең кебек акыллы, тыныч, эш сөя торган кешене тап",- диде. "Мин андый түгел бит ",- дидем, оялып кына. Ә ул: "Үзем беләм",- дип кырт кисте.

    Мин инде өченче курска күчкәндә сеңлем Раушания, мәктәпне тәмамлап, Казандагы фармацевтика училищесына укырга керде, тик шәһәргә ияләнә алмады. Ярты елдан соң, "сагынам" дип күз яшьләре сыгып, өйгә кайтып китте. Кукмара рестораны бухгалтериясенә эшкә урнашты. Әхмәт абый, директоры белән сөйләшеп, тәки редакциягә эшкә чакырып алдыртты бит сеңлемне. Үзе килде өебезгә. Әни: "Бик зур җаваплылык сорый торган эш, җибәрмим кызымны",- дип каршы килеп маташса да, соңыннан ризалык бирде.Үзегезгә мәгълүм: Раушания гомер буе редакциядә намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты, аннары да сүз тыңлап, бераз эшләде әле.

    Мин исә институтны тәмамлап, үзебезнең "Әсәнбаш" хуҗалыгына баш икътисадчы булып кайттым. Әле 4 курста укыганда ук язмышымны Әсән-Елга авылы егете Мулланур белән бәйләгән идем. Шул вакыттан бирле бу төбәк гомер бишегемә әверелде. Ирем белән иңгә-иң куеп, өч ул үстердек. Эшемне дә яратып башкардым. Бервакыт хисап җыелышындагы чыгышымнан соң, район Башкарма комитеты җитәкчесе Гарипов халыкка мөрәҗәгать итеп: "Йә, аңладыгызмы? Нигезле итеп, тәфсилләп аңлатты бит", -диде. Әхмәт абый Фәтхуллин да шунда иде. "Мин тәрбияләгән кадр бит ул",- дип горурланып әйтеп куйды. Онытмады ул мине, очрашканда һәрчак, үз итеп, хәлләрне сораша иде.

    Еллар үткән, малайлар да үсеп җиткән. Олысы Илнур армия хезмәтен Украинада үткән вакытта, СССР таркалып, әлеге союздаш республика чит дәүләт булып калган . Икенчесе Ленар Әфган чигендә хезмәт иткән, ярты ел буе бернинди хәбәре килмәгән. Төпчекләре Нияз Чечнядагы кайнар ноктада булган. Ничек чыдагандыр бу хәлләргә ана йөрәге! Шөкер, барысы да исән-сау, һәрберсенең үз гаиләсе. Җиде малай, бер кыз оныклары турында сөйләгәндә Роза апаның йөзе яктырып китә, тавышы тагын да ягымлырак яңгырый. Ире вафат булып, тормыш касәсе кителсә дә, уллары, оныклары өчен куанып яши ул хәзер.

    -Район газетасыннан исә аерылганым юк. Һәр санын кулыма алган саен яшьлегемә кайткандай булам,-ди.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: