Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Халыкка - медпункт, малларга - ветпункт

    Малларга да һәрвакыт тәрбия, игътибар кирәк. Вакытында прививкасын, уколын кадатып тормасаң, көтелмәгән чирләр баш калкытырга мөмкин. Хәзерге вакытта күпләр үзләренең йорт хайваннарына карата игътибарлы: эре терлекләрен генә түгел, эт-мәчеләрен дә ветврачларга йөртәләр. Авылларда яшәүчеләр арасында да: "Песиләргә дә прививка ясатсак, тыныч булыр иде, үзебезнең янда - өйдә яшиләр бит", -...

    Малларга да һәрвакыт тәрбия, игътибар кирәк. Вакытында прививкасын, уколын кадатып тормасаң, көтелмәгән чирләр баш калкытырга мөмкин. Хәзерге вакытта күпләр үзләренең йорт хайваннарына карата игътибарлы: эре терлекләрен генә түгел, эт-мәчеләрен дә ветврачларга йөртәләр. Авылларда яшәүчеләр арасында да: "Песиләргә дә прививка ясатсак, тыныч булыр иде, үзебезнең янда - өйдә яшиләр бит", - дип әйтүчеләр бар.

    Янил ветеринария участогы егерме өч авылга хезмәт күрсәтә. Әлеге пункт заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Һәр җирдә чисталык хөкем сөрә. Эшләренә җаваплы караучы, белемле белгечләр хезмәт күрсәтә.

    Мондый участоклар булу халык өчен уңайлы. Хуҗалыгыңда терлекләр белән нинди генә хәл булмас, мөрәҗәгать итү өчен төгәл пункт булу хәлне күпкә җиңеләйтә. Моны Янил авылы ветеринария участогының мөдире Рафил Ризванов та билгеләп үтте:

    -Әлбәттә, ветврачны өеннән яки башка җирдән эзләп йөрүгә караганда, махсус участокка мөрәҗәгать итү халык өчен күпкә уңайлы. Биредә һәрвакыт дежур табиб була. Мәсәлән, яз көне авылларга чыгып, эт-мәчеләргә котыру авыруына каршы прививка ясыйбыз. Кем бу вакытта төрле сәбәпләр белән катнаша алмый яки хайваннарны соңрак тәрбиягә ала, үзләре участокка килеп әлеге процедураны үтә алалар. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен бу бигрәк тә мөһим, дип саныйм, чөнки быел, мәсәлән, төлкеләр бик каты котырды. Алар хуҗалыкларга үтеп кереп, йорт хайваннарын тешләү очраклары була икән, үзебез барып мәҗбүри прививка ясыйбыз, 10 көнгә карантин режимы кертәбез. Бүгенге көндә еш очрый торган чирләрнең берсе - лейкоз авыруын күмәк көч белән җиңә алдык, - диде ул. -Чит төбәкләрдән алып кайткан маллар, кош-кортлар да төрле чирләр таралуга сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк.

    Прививка ясап, төрле авыруларны кисәтү генә түгел, көтелмәгән башка очраклар да булырга мөмкин. Әйтик, эт тешләгән вакытта, хайван махсус күзәтү астына алынып, башка хайваннардан изоляцияләнә. Шулай ук ветеринария хезмәткәрләренә үзәк дәваханә, санитария-эпидемиология станцияләре белән дә элемтәдә торырга туры килә. Авыл җирлекләре белән дә бергә эшлиләр, урыннарга чыгып хезмәт күрсәткәндә алдан халыкка җиткерелә, игъланнар эленә.

    Хуҗалыкларда малларның токымын яхшырту, сәламәтләндерү максатында участокта терлекләрне ясалма орлыкландыру белән дә шөгыльләнәләр икән. Моның өчен махсус җиһазларлары булган лабораторияләре бар. Күптән түгел участокта ветаптека да эшли башлаган. Терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл халкы өчен монысы да мөһим - район үзәгенә барып йөргәнче, малларны дәвалау чараларын якыннан гына сатып ала алалар.

    Бүгенге көндә мал асрау авыл халкы өчен иң керемле тармакларның берсе, табыннарыбызда да терлекчелек продуктлары күп урын ала, шуңа күрә санитар нормаларның үтәлеше - безнең сәламәтлегебез дигән сүз.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: