Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гомер заяга узмаган

    Нургали абый белән Гамилә апа гаиләсендә 1940нчы елның салкын гыйнварында көтеп алынган бала - Нурмөхәммәт дөньяга килә. Аңа 2 яшь булганда әтисе Бөек Ватан сугышына китә һәм фронттан яраланып, инвалид булып, Купка авылына кайтып төшә, үзенең гомерен ветеринария хезмәтенә багышлый. Гаиләдә яңадан 5 бала дөньяга аваз сала. Әтисенең йогынтысы булгандыр:...

    Нургали абый белән Гамилә апа гаиләсендә 1940нчы елның салкын гыйнварында көтеп алынган бала - Нурмөхәммәт дөньяга килә. Аңа 2 яшь булганда әтисе Бөек Ватан сугышына китә һәм фронттан яраланып, инвалид булып, Купка авылына кайтып төшә, үзенең гомерен ветеринария хезмәтенә багышлый. Гаиләдә яңадан 5 бала дөньяга аваз сала.

    Әтисенең йогынтысы булгандыр: Нурмөхәммәт кечкенәдән хайваннарны яратып үсә. Маллар авырса, ни өчен авырып китүләре белән кызыксына. Үсә төшкәч, үзләренең үлгән малларын ярып карый, аларның үлем сәбәпләрен белергә омтыла. Менә шушы кызыксынуы аны, Зур Сәрдек урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан ветеринария институтына алып килә. Әлеге уку йортын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, туган авылына кайта һәм җиң сызганып эшкә керешә.

    Мал табибы булып 40 елдан артык хезмәт кую дәверендә ул терлекләрнең баш санын саклау һәм арттыруга, көтү яңартуга зур көчен бирде. Терлек азыгының сыйфатын, терлекчеләр өчен тиешле эш шартларын булдыруны һәрчак контрольдә тотты.

    50 елдан артык гомерен терлекчелеккә багышлаган авылдашы Миңсылу апа Юнысова аның турында:

    - Ул бигрәк тә яшь терлекләргә игътибарны арттырды. Кыска гына вакыт эчендә, терлек караучыларның, халыкның ышанычын аклап, абруен казанды.

    Шул чорда колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй Шәмсетдинов болай дип искә ала:

    -Нурмөхәммәт Минигалиев малларда йогышлы авыруларны булдырмау өчен тырышлык куйды, шәхси хуҗалыклардагы малларны да тикшереп торды. Әйтергә кирәк, ул эшләгән чорда терлек авырулары юк дәрәҗәсендә иде. Авыл халкы шуңа күрә аны хөрмәт итте. Хәзер дә аның эшчәнлеген сагынып искә алалар.

    Дуслары Нурмөхәммәтне ярдәмчел, ышанычлы иптәш буларак югары бәяләделәр. Яшьләргә остаз да булды ул, ярдәм итәргә тырышты, йомшак,үтемле итеп аңлата белде. Авыл хуҗалыгының бүгенге хәленә, бу тармак өчен белгечләр әзерләү мәсьәләсенә дә битараф түгел ул.

    -Шөкер, бәхетле мин, - ди Нурмөхәммәт үзе.- Гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләндем. Хатыным белән 48 ел тату гомер итеп, ике кыз үстердек, янәшәмдә якын туганнарым, дусларым булды.

    Әйе, гаиләсендә иминлек, тынычлык хөкем сөргәннәрнең генә эшләре һәрвакыт гөрләп баруын исбатлап торасы юк. Хатыны Мәгъсүмә - ачык йөзле, тәмле телле, аш-суга искиткеч оста хуҗабикә. Ул да гомере буе колхозда эшләде, хезмәт стажы - 37 ел. Олы кызлары Гөлсинә Сәрдекбаш авылында кибетче булып эшли. Кече кызлары Илмира Кукмарада "Ак Барс" иминиятләштерү компаниясендә эш алып бара. Аларның үз гаиләләре, биата-бианалары белән торып, матур тормыш үрнәкләре күрсәтәләр.

    75 яшь тутырам дип кул кушырып утыра торганнардан түгел Нурмөхәммәт. Хатыны белән бик матур бакча булдырганнар, рәхәтләнеп шунда эшлиләр. Үзенең машинасы белән төрле урыннарга барып, җиләк-җимеш, дару үләннәре, гөмбә җыя. Ә кыш көне туганнарына, балаларына, оныкларына, дусларына, кода-кодагыйларына җылы, матур итеп итекләр басып бирә ул.

    Аларның йортыннан ниндидер рәхәтлек хисләре алып китәсең. Хуҗалардан бөркелгән күңел җылылыгы тагын бик күп еллар сүнмәсен, сүрелмәсен иде.

    Салихҗан ӘГЪЛӘМҖАНОВ, Кукмара бистәсе

    фото: http://www.krasivoe-slovo.ru/category/news/page/37/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: