Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гомер көрәштә үтә

    Егетләрдәй төз гәүдәле, көләч йөзле Расим Илһаметдин улын белмәгән кеше сирәктер. Мәктәптә укыган елларыннан ук сабантуйларда мәйдан тота башлый ул.

    Реклама

    Карап торырга талчыбык кебек озын, какча гәүдә, беләкләрдә кабарып торган мускуллар да күренми - ә ничек матур көрәшә! Хәрәмләшә белми, күзләрен тутырып, көлемсерәп карар да, янә көрәшә башлар. Мәчкәрә мәктәбен тәмамлаган елны ул район, республикада гына түгел, татар-башкорт көрәше буенча Россия чемпионы булуга ирешә. Остазы Котдус Ибраһимовның шатланганын белсәгез! Спортка мөкиббәнлек Расимны Волгоград физкультура институтының Казан филиалына алып килә. Ә хезмәт юлын Сәрдекбаш урта мәктәбендә башлый. Көч-куәте ташып торган егет бу төбәк балаларын спорт белән "җенләндерә". "Россия" колхозының ул вакыттагы рәисе Галимулла ага Гарифуллин да хуплап ала - район авылларында беренчеләрдән булып хоккей кыры төзелә. Тиз арада авыл егетләре данлы Кукмара хоккейчы малайларның хәтәр көндәшләренә әйләнәләр. Ул вакыттагы малайларның берсе Фәһим Кадыйров хәзер үзе хоккей тренеры инде. Мәктәпнең спортзалы булырга тиеш, шул теләк белән Расим Илһаметдин улы җитәкчелегендә 9га 18 метрлы көрәш залы төзелә. Балалар белән көн-төн көрәш серләрен өйрәнү, физик хәзерлек өстендә өзлексез эшләүнең нәтиҗәсе тиз күренә. Узган гасырның 80-90 елларында Сәрдекбаш төбәгендә гайрәтле яшь көрәшчеләр төркеме үсеп чыга. Фәһим, Фәнис Кадыйровлар, Алмаз, Нияз Галимуллиннар район данын яклап республика, Россия күләмендә танылган көрәшчеләр булдылар. Фәһим Кадыйровның инде балалары үсеп җитеп, спорт батырларына әверелсә дә, һаман көрәш мәйданында - балачакта көрәш оеткысының куесы салынган шул!
    1990-98 елларда туган төбәге Мәмәширгә кайтып, авыл Советы, күмәк хуҗалык эшләрен тартырга туры килә. Монда да ул физкультура-спорт эшен ташламый. Яңа мәктәп төзелеше башланып китә, зур спортзал корыла.
    Район авылларында, Кукмарада, республикада булган көрәш бәйгеләренең берсен дә калдырмады ул. Үз машинасына төяп (утырып бару дип әйтеп булырмы?), җидешәр-сигезәр көрәшче үсмерләрне ияртеп килә иде. Көрәшче бары мәйданда гына чын чыныгу ала - аның мәсләге шул! Шуңа күрә дә моңарчы күрелмәгән хәл: Мәмәшир төбәгендә республика, илкүләм мәйдан тотарга сәләтле көрәшчеләр үсеп чыкты. Рифат Шаһиев, Руслан Хәсәнҗановлар инде Россия чемпионнары булдылар. Көрәш кенәме? Һичшиксез, Сәрдекбашта, Мәмәширдә көрәшчеләр мәктәбе барлыкка килүе, дистәдән артык спорт остасы тәрбияләве белән чын-чынлап данлы остаз ул. Һәр эшләгән җирендә бөтен мәктәп балаларын чаңгыга бастырган, җиңел атлетика буенча районда җиңелү белмәгән командалар оештырган зат бит әле ул! Ә Сәрдекбашта, Мәмәширдә узган кышкы спартакиадалар ярышу ялкыны буенча сабантуйларга биргесез була иде бит!
    Булганнан бар да була. Бөркет кебек балалар да үстерә: ике улы да республика күләмендә билгеле көрәшчеләр, гүрнәчә кебек йорт-кура корылган, эшмәкәрлекне дә читкә куймый, әле һаман да балалар белән мәш килеп шөгыльләнергә вакыт таба. Бер дусты әйтмешли, аның кебек бар яктан килгән уникаль ир-ат районда тагын бар микән?!
    1998 елда Расим Илһаметдин улын район көрәш командасының өлкән тренеры итеп кодалыйлар һәм ялгышмыйлар! Аның җитәкчелегендәге команда республика күләмендә үткән бәйгеләрдә 4 тапкыр беренче (1998, 2001, 2002, 2007) һәм 4 тапкыр икенче призлы урыннарны яулый.
    2000, 2001, 2002 ел йомгаклары буенча Татарстан милли көрәш федерациясе аны елның "Иң яхшы тренеры" дипломнары белән бүләкләде. Ул хаклы рәвештә "Татарстанның атказанган тренеры" почетлы исемен йөртә. Расим Шаһиев күкрәген "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале, "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" билгеләре бизи.
    Ул хәзер көрәш мәйданында шәкертләре, уллары көрәшкәнне күзәтә. Һәр уңышларына куанып, һәр җиңелүне йөрәге аша кичереп, көрәшчеләрдән битәр борчылып утыра. Монысы үзең көрәшкәннән дә кыенрак. Аңа шатлык мизгелләрен күбрәк күрергә язсын. Җиңелмәгән көрәшче җиңүнең тәмен белми, диләр. "Көрәш" дигән татлы, сихри газаптан аны Ходай аермасын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: