Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гөлбану апаның чиккән кулъяулыклары күз явын алырлык

    Сабый чакны ямьле, гамьсез дисәләр дә, Гөлбану апаның балачагы гамьле һәм ямьсез уза. 1933 елда дүрт баласын ятим, ирен тол калдырып, әниләре үлеп китә. Беренче сыйныфка керәсе кыз ул елны мәктәпкә бара алмый кала. "Ашарга пешергәндә буем җитмәгәч, урындыкка менеп баса идем", - дип искә ала бүген туксан яшен тутырган...

    Сабый чакны ямьле, гамьсез дисәләр дә, Гөлбану апаның балачагы гамьле һәм ямьсез уза. 1933 елда дүрт баласын ятим, ирен тол калдырып, әниләре үлеп китә. Беренче сыйныфка керәсе кыз ул елны мәктәпкә бара алмый кала. "Ашарга пешергәндә буем җитмәгәч, урындыкка менеп баса идем", - дип искә ала бүген туксан яшен тутырган Гөлбану апа балачагын. Берничә елдан, апасының балаларын какмас әле дип, әниләренең кияүгә чыкмыйча калган сеңлесен әтиләренә димлиләр. Үги ана ишек бусагасыннан атлап кергән көннән ятим балаларның тормышы михнәткә әйләнә. Гөлбану апаның балачагы белән беррәттән яшьлеге дә кыска була. Алмашка кияргә киеме дә булмый яшь кызның. Бердәнбер күлмәкне юасы да киясе, ситсы булсын - чиста булсын дип, яшьлекләрен матурайтырга тырышып яшәгәндә генә сугыш башлана. Уналты яшьлек кыз үзенә беркетелгән ат белән җир дә сөрә, урманнан утынын да ташый. "Нинди эшкә кушсалар да, барысын да эшләдем. Атым да бик акыллы иде. Аны сугышка алып киткәч бик еладым,"-ди күз яшьләре аша Гөлбану апа.

    1952 елда Чишмәбаш кызы Уразайга килен булып төшә. Алар Имаметдин абый белән илле дүрт ел тигез-тату тормышта яшәп, ике кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Дөньядагы иң олы кайгы - бала югалту хәсрәтен кичерәләр. Кырык өч яшендә төпчек уллары фаҗигале төстә вафат була. Ачы хәсрәтне күтәрә алмыйча, җитмеш җиде яшендә Имаметдин абый да бу дөньядан китеп бара.

    Әйләнеп карасаң, гомер дә үтеп киткән. Ни арада туксан яшь тулган?! Гомеренең бер көне, бер сәгате, хәтта бер төне дә бушка узмаган. Иш янына куш булсын дип, кеше йоклагач, Гөлбану апа тегү тегә, чигү чигә. Ул теккән күлмәкләрне мин генә түгел, яшь вакытта авылның бөтен кызлары да киде, дисәм дә ялгыш булмас. Ул чиккән кулъяулыклар белән яшь кызлар егетләрен армиягә озатты. Уразай гына түгел, күрше-тирә авыл кызлары да Гөлбану апа чигеп әзерләгән бирнә (тәрәзә пәрдәләре, ашъяулык, ике пар мендәр тышы, карават кырыйлары, берничә сөлге) белән кияүгә барды. Сабантуйга бүләк җыйганда күпме килен ул чиккән сөлгеләрне колга башына бәйләгәндер.

    Үзе белән беррәттән кичләрен чигү чиккән киленен Гөлбану апа мактап туя алмый: "Җыйнаксыз килен килсә, нихәлләр итәрмен, ничекләр чисталыкка өйрәтермен икән, дип борчылган идем. (Авыл халкының Гөлбану апа турында "пычрак көнне баскыч төбе генә түгел, хәтта юылмаган бер галош та күрмәссең", - дигәннәре бүген дә исемдә). Рәсимә миңа караганда да чисталыкны ярата торган кеше булып чыкты. Әни белән кыз кебек яшәдек, бер сүзгә килгәнебез булмады. Улым Рафил дә бик акыллы шул минем. Хөрмәттә яшәгәнгә шушы яшькә җитә алдым инде", - дип куана ана. Энә саплый белә башлаганнан бирле чигү чиккән Гөлбану апаның ике кызы Рафилә, Рәсүлә апалар да чигү "чирен" кызларына йоктырганнар. Шул кызларның берсе - әбисенең кәсебен республика Сабантуйларында гына түгел, Казахстанга федераль Сабантуйга кадәр алып барып күрсәткән Яңа Сәрдек авылы килене, шушы авылда ун ел мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүче ике бала анасы Чулпан Галиева.

    Реклама

    -Чигүнең энәсе генә түгел, эше дә бик нечкә бит аның. Нигә кирәк бу сиңа, хәзер чиккән әйберләр белән бик мавыкмыйлар да. Әбиеңнең кәсебе югалмасын өчен генә эшлисеңме, әллә инде... - дип үзеннән сорап та бетерә алмадым, сүземне бүлдереп:

    -Юк, һәрхәлдә акча эшләү өчен түгел. Минем бит төп эшем бар, - диде ул. - Билгеле, чигү чигәр өчен нечкә энә белән беррәттән нечкә хис тә кирәк. Шул ук вакытта сабырлык та сорый торган эш. Теләп, яратып эшлим. Чигүне төгәлләгәч, күңелнең ничек куанганын белсәгез иде. Чиккән әйберемне алты ел рәттән Казан Сабан туена алып бардым. Минтимер Шәймиевка кулъяулык та бүләк иттем.

    - Кукмара кызы белән танышу билгесе була инде бу, - дип, кет-кет көлде. - "Кайдан өйрәндең болай матур итеп чигәргә?" - дип сорады. Гөлбану әбием турында сөйләгәч, рәхмәт әйтеп, сәлам тапшырырга кушып саубуллашты. Бер елны олырак бер абый килеп, ун кулъяулык сорап алды. "Балаларыма, оныкларыма бүләк итәм. Татарның үз татарлыгын күрсәтеп торырлык шушындый әйберләрен югалтмагыз, саклагыз, сеңлем", - диде ул.

    Фәрида ХИСАМОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: