Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Үги ана

    Әнкәй бик яшьли үлеп китә. Ялгыз балаларын тәрбияләргә авыр булганлыктан, балаларына әни, үземә дә тормыш иптәше булыр дип, әтиебез Габбас өйләнергә уйлый. Икенче кат өйләнгәндә аның берсеннән-берсе бәләкәй өч баласы була. Балаларның олырагы - кызы шуграк, үз-үзен яклый ала, ә менә без - Галиябану һәм Зиннур әле бик бәләкәй һәм...

    Реклама

    Әтиебез шәһәрдә заводта эштә. Якшәмбе көнне генә өйгә кайтып, мунча кереп, киемнәрен алыштырып, дүшәмбе көнне тагын эшкә китә. Төрмә дип белерсең, көн дә, төн дә эш тә эш. Бәләкәй балалар белән уйнап, сөйләшеп утырырга да җае юк, улым, чирләмисеңме, кызым, хәлләрең ничек дип кенә сорарга вакыты була аның. Бер генә кичкә кайтса да, ул кайткан көн зур бәйрәм була. Ник дисәң, ул көнне туйганчы ашыйбыз. Бу көнне үги әни дә берни дә жәлләми - әти өйдә бит.
    Ә әти өйдә юкта... ни генә күрмәдек. Күрше кызлары, малайлары рәхәтләнеп уйнаганда, без эш белән мәшгуль. Ник дисәң, маллар ашатасы бар. Рәхәтләнеп урамда уйнап йөрисе урында бәрәңге кырдырта иде: менә шушы бәрәңгеләрне кырып бетерсәгез, уйнарга чыгарсыз. И, без тиз-тиз эшлибез, ашыккан булабыз. Янәсе, үзебезчә, уйнарга чыгабыз. Өч яшьлек бала күпме эшли инде ул. Өч өлешкә бүлеп тә эшләп карыйбыз, ләкин кичкә кадәр барыбер бетми иде. Зур чиләк белән бер чиләк бит ул. Сыерга чыгарып сала да, икенче көнне без торганчы тагын өстәп куя иде. Бармаклар кыргычка эләгеп канап, җәрәхәтләнеп бетә. Бу эшне идәндә утырып эшли идек, ә идәндә салкын. Дөресен генә әйткәндә, "чирләсен, үлсен" дип уйлап, безнең үлемне теләгәндер инде үги әниебез. Ашарга мич бәрәңгесе пешерә дә, чокырга ике кашык сөт салып: "Ашагыз, манып ашагыз", - дия иде. Анысы да туйганчы түгел, һәрбер кешегә икешәр бәрәңге, ул да булса вак.
    Беркөн шундый хәл булды. Әниебез каядыр киткән иде, кайтмый да кайтмый. Шундый каты ашыйсы килә. Бәрәңгенең кая торганын беләбез. Алдык да ашадык. Кайтып керде дә әниебез: "Кайда мондагы бәрәңгеләр, мин калдырганча түгел, кайсыгыз алды?" - дип сорады. Беребез дә эндәшми. Килегез дип, өстәл янына өчебезне дә чакырып утыртты. Без сөенә-сөенә киләбез, янәсе, яңадан ашыйбыз. Кулларыгыз кая әле, диде дә, мал суя торган олы пычакны алып барыбызның да кулын төйде. Бернәрсә тота алмас дәрәҗәгә җитеп, оеп беткән иде кулларыбыз, селкетә алмыйча күпме интектек.
    Мунча кергәндә дә маҗаралар булгалый иде. Кыш көннәрендә "гөлҗимеш миллеге" белән чабындыра иде. Аның бер тамчы да яфрагы юк, гел энәләр генә. Аркалар кып-кызыл булып канап бетә иде. Ә җәй көнендә кычыткан миллеге белән чабындырды. Йөрәк ярылыр дәрәҗәгә җитә иде. Түзә идек, кая китәсең.
    Ә берсендә аш пешерде. Безгә, балаларга, икешәр кашык салып бирде, үзенә бүлеп ашады да, калганын сыер чиләгенә аударды. Без инде ярты ач килеш тагы эшкә тотынабыз. Әнинең сарайга чыгып китүе булды, апа тиз-тиз генә мал чиләгеннән ашның бәрәңгеләрен чүпләп авызына тутыра башлады. Кинәт кенә әни килеп кереп, аны күреп алды да, бик каты итеп берничә тапкыр чеметте. Теләсә каян түгел, култык астыннан - чөнки ул төш кара көеп чыкмый. Әтигә әйтсәң дә, күрсәтер урын юк, үзең генә гаепле булып калырга мөмкинсең. Апаның ул вакыттагы әрнеп елаулары бер дә онытылмый, хәзерге кебек күз алдында тора.
    Атна уртасында кабартмалар пешерде. Аның исе бөтен өй эченә таралды. Кая инде ул ашау. Иң өстәге киштәгә, иләк астына яшереп куйды. Безнең буй җитми үрелеп алырга, шул килеш онытылган, ничә көн торгандыр.
    Бер көнне бәйрәм булганлыктан, әти ярты сәгатькә иртәрәк кайткан. Мин киштәгә төртеп күрсәттем. Янәсе, анда тәмле әйберләр бар. Әти ачып караса, кабартмалар күгәреп беткән, як-якка тараканнар йөгереште. "Нинди әкәмәт бу, нәрсә бу?" "Ул сиңа дип калдырылган кабартмалар", - дидек без көлешеп.
    Әни өйдә юклыктан файдаланып, балаларны үз янына җыеп гәпләшеп утырды, кем ни эшләгән, нәрсә ашаган. Мин дә такмаклап куйдым:
    "Кара тавык күкәй сала, ояларын тутырып,
    Безнең әти кайтыр әле, тәмле әйберләр тутырып".
    Тукта, тукта ни сөйлисең, нәрсә әйттең, тагы кабатла әле, диде әти. Барысын да сөйләп бирдек. Ул мунча маҗаралары, малга бәрәңге кырулар, ашаулар. Әти боларның барысын тыңлап торды да, шаккатты, аның күзләреннән үзеннән-үзе яшь акты.
    Берәр сәгатьтән әниебез дә кайтып керде. "Синең кайтуыңа тәмле ризыклар әзерләргә дип ярмалар, токмачлар алган идем. Мин кайтканчы, кайтып та җиткәнсең икән", - диде ул елмаеп. Балалар каршында тавыш чыгарып тормады әти. Без йокыдан торганчы, бар әйберсен җыйдыртып, кире үз авылына илтеп куйган иде.
    Безне әтием булдыра алганча тәрбияләргә тырышты. Ләкин өйдә әни кешедән башка яшәве авыр иде. "Күрше авылда бик акыллы, тәртипле һәм сабыр бер кыз бар, ике дә уйлама, шуны алып кайт үзеңә", - дип киңәш бирде аңа күрше абыйсы. Озак та уйлап тормыйча, әти шуңа өйләнде, чөнки алар бик якыннан булмаса да, таныш иде.
    Бу әниебез килгәч, без бик бәхетле булдык. Яңа әни тиз арада безне үз итте. Үз балаларыдай якын күреп, яхшы тәрбия бирде. Яңадан биш бала алып кайтты, шулай да барыбызны бертигез күреп, бер канат астына җыеп тәрбияләде. Шул ук вакытта без, балалар да, аны якын күреп, үз итеп яшәдек.
    Шушы йорттан мин кияүгә чыктым. Гомерем булгач, җитмеш өч яшемне дә тутырдым. Ходай Тәгалә һәрбер әти-әнигә үз баласын үзе тәрбияләп үстерергә насыйп итсен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: