Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Герман җире яшел үлән, әллә кайтам, әллә үләм...

    (Беренче Бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгына багышлана) Мин Кукмарада туып, шунда яшәдем. Әтиебез Габделхәй Сабирҗанов бирегә 1952 елда, мин дөньяга килгәнче, әнием, ике апам, ике абыем белән Тырыш авылыннан күченеп килгән. Без бала чакта ул бабабыз Әхмәтшаһ Хәйруллин язмышы турында сөйләгән иде. Әхмәтшаһ бабабыз 1914 елда Коллар (хәзерге Чишмәбаш) авылыннан...

    (Беренче Бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгына багышлана)

    Мин Кукмарада туып, шунда яшәдем. Әтиебез Габделхәй Сабирҗанов бирегә 1952 елда, мин дөньяга килгәнче, әнием, ике апам, ике абыем белән Тырыш авылыннан күченеп килгән. Без бала чакта ул бабабыз Әхмәтшаһ Хәйруллин язмышы турында сөйләгән иде.

    Әхмәтшаһ бабабыз 1914 елда Коллар (хәзерге Чишмәбаш) авылыннан Герман сугышына алынган. Бәрелешләрнең берсендә күп кенә иптәшләре белән немецларга әсирлеккә төшкән. Бабабыз беренче омтылышында ук әсирлектән качу җаен тапкан, әмма аны тотып алып, Польша җирендә поляк панына тапшырганнар. Әлеге алпавытта хезмәтче булып эшләгән җиреннән, ике иптәше белән план корып, качып киткәннәр. Аларга бер зур елганы йөзеп чыгарга туры килгән. Бу хәл яз көне булып, бер иптәше - Пермь урысы, юлда салкын тидереп, вафат булган. Ике качкын аны шунда җирләп калдырганнар.

    Мин Казаннан бер тарихчы әдипнең язмасын укыган идем. Ул халкыбызның "Көзге ачы җилләрдә" дигән җырын Герман сугышында катнашкан бабаларыбыз иҗат иткәнлеген исбат итеп язды.

    Әхмәтшаһ бабабыз туган авылына 1919 елда гына кайтып җитә. Әбиебезнең сеңлесе Сәрбиҗамал апабызга өйләнеп, ятим калган әтиебезне дә үз канаты астына ала. Һәм үз көче белән хәлле генә хуҗалыгын торгыза.

    30нчы елларда Тырыш авылына нигез салына. Бабабыз биредә тырыш хезмәт куеп, кулак сыйныфында булуына карамастан, властьлар тарафыннан кыерсытылмаган.

    Ачы язмышларның кабатлануына шаккатмалы: Бөек Ватан сугышы башлангач, Әхмәтшаһ бабабызның улы, ягъни әтиебезнең энесе Сәлим абыебыз фронтка китә. Сугыш барышында ул да гитлерчылар кулына әсирлеккә төшә. Туган якларга 1952 елда гына әйләнеп кайта һәм күрше Балтач районының Алан авылы кызы Мәйкамал җиңги белән гаилә кора.

    Аларның уллары, яшьтәшем, Таһир туганым 1971 елның язгы чакырылышында армиягә алынды һәм Совет гаскәрләренең Германиядәге төркеме сафында ике ел ярым хезмәт итеп, интернациональ бурычын үтәп кайтты.

    Шулай итеп, бер тамырдан булган өч буын вәкилләренең дә язмышы Герман җире белән бәйле.

    Тырыш авылында яшәүче туганыбыз Таһир Хәйруллин гомер буе күмәк хуҗалыкта тракторчы, шофер булып эшләде, алдынгылар сафында булды. Чуллы авылы кызы Сания белән гаилә корып, биш бала үстерделәр. Таһир - безнең горурлыгыбыз.

    Равил САБИРҖАНОВ,

    Башкортостан

    фото: http://mamlas.dreamwidth.org/838200.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: