Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Газета мине рухландыручы көч булды, ди Чишмәбаш авылыннан Вахит Шәмсетдинов

    Соңгы елларда туган көннәремне борчу-хәсрәт белән каршыларга туры килгән иде. Быел исә язмыш миңа кадерле бүләк әзерләгән: "Хезмәт даны"ның ун меңенче саны туган көнемдә чыга! Сөендем инде: мондый истәлекле вакыйгалар бик сирәк була бит. Әйтик, газетабызның биш меңенче саны моннан 35 ел элек - 1979 елның 22 февралендә дөнья күргән....

    Соңгы елларда туган көннәремне борчу-хәсрәт белән каршыларга туры килгән иде. Быел исә язмыш миңа кадерле бүләк әзерләгән: "Хезмәт даны"ның ун меңенче саны туган көнемдә чыга! Сөендем инде: мондый истәлекле вакыйгалар бик сирәк була бит. Әйтик, газетабызның биш меңенче саны моннан 35 ел элек - 1979 елның 22 февралендә дөнья күргән. Шул елгы төпләнмәне кулыма алып, "түгәрәк" санлы басманы дулкынланып укып чыктым. Кай арада үткән бу гомерләр! Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен Байрак янында фоторәсемгә төшерелеп, шул рәсемнән карап торучы япь-яшь егет Вилсур Габитов хәзер инде алтынчы дистәсен ваклаган, туган авылы Яңа Сәрдектә яши. Батыр егет тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт әйтеп, әти-әниләре Мәсгут абый белән Зәйнәп апага командование тарафыннан хат җибәрелгән булган ул чакта.

    -Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Сәрдекбашка, аннары күрше Киров өлкәсенең Смәел авылындагы урта мәктәпкә йөреп укыдым. Көнгә ун чакрым араны җәяүләп үтәргә туры килә иде, шунда физик чыныгу алганмындыр. Көрәш түгәрәгендә шөгыльләнүем, йөгерүне яратуым да армия хезмәтендә ярдәм итте, - ди ул.

    Армиядән соң, төзелеш оешмасында бер ел эшләп, ташчы һөнәрен үзләштергән, һәм гомер буе - Якутиягә бәхет эзләргә киткәч тә, туган ягына әйләнеп кайткач та, шул һөнәренә тугры калган. Аш-Буҗи кызы Гөлфинур белән гаилә корып, кыз һәм малай үстергәннәр. Аларның икесе дә югары белем алган, Казанда эшлиләр.

    Газета битләрендә үз хәбәрчеләребез - Чишмәбаш авылыннан Вахит Шәмсетдиновның һәм Сәрдекбаштан Вәкил Хаҗиевның фотосурәтләре бирелгән. Шөкер, икесе дә исән-сау әле. Вахит абый Түбән Камага кунакка киткән икән, шунда шалтыратып хәлен белдем. Телефоннан яшьләрчә көр тавышын ишеткәч, бераз каушап калдым: ялгыш җыймаганмындыр бит номерын, дим. Батырлыгы өчен сугышта Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, тыныч тормышта "Татарстанның атказанган механизаторы" исеменә лаек булган сиксән сигез яшьлек ветеранның хәтере дә искитмәле икән. Күз тимәсен: моңарчы машина да йөрткән, алты ел элек Хаҗ сәфәре кылган.

    -Утыз җиде ел буе комбайнда эшләдем мин, - дип сөйләде ул. -Бервакыт колхозга газетаның элеккеге мөхәррире Әхмәт Фәтхуллин килгән иде. Безгә язмалар җибәреп кара әле, дип киңәш итте. Хезмәттәшләремне мактап хат юллаган идем, шунда ук басылып та чыкты. Күңелем күтәрелде, шуннан соң колхоздагы эшләр, урып-җыюның барышы турында хәбәрләр җиткереп тордым. Кукмарада асфальт юллар салынгач, юл кырыйларына агачлар утырту тәкъдиме белән дә чыктым. Актив хәбәрче буларак, ел саен бүләкләделәр үземне. Ул чактагы редакция хезмәткәре, язучы Шаһинур Мостафин минем хакта мәкалә әзерләде. Гомумән, район газетасы минем өчен рухландыргыч көч булды. Өлкә газеталарына да язгаладым. "Известия" газетасының Мактау кәгазенә лаек булдым. "Ватаным Татарстан" газетасы, "һич онытасым юк" рубрикасы астында чыккан язмаларны туплап, җыентык нәшер итте, шунда минем дә иҗат җимешемнең керүенә куандым әле. Өйдәге бүлмәмдә үземнең музеемны булдырып, барлык язмаларны, бүләкләрне шунда кадерләп саклыйм.

    Реклама

    Вәкил абый Хаҗиев та безгә ихлас фикер-теләкләрен җиткерде:

    -Утыз елга якын язып тордым мин район газетасына. Аны әле дә якын күрәм. Һәр санын сагынып көтеп алам, яратып укыйм. Хәзер "Хезмәт даны"ның бизәлеше дә, эчтәлеге дә яхшырды. Редакция хезмәткәрләренә сәламнәремне юллыйм, һәммәсенә иҗат уңышлары, сәламәтлек телим, -диде сиксән яшьлек ветеран. Җылы сүзләре өчен рәхмәт үзенә.

    Газетабызның биш меңенче саныннан типография хезмәткәре, үз эшенең остасы Наилә Шәяхмәтованың да яшь чагы карый. Наилә ханым шул вакытлардан бирле әлләни үзгәрмәгән. Редакция, типография белән элемтәсен өзми.

    Еллар саргайткан газета битләрендә исем-фамилияләре чагылган кешеләрнең күбесе дөньяда юк инде, әмма алар турындагы истәлекләр, язмалары әле дә исән. Матбугат әнә шундый тылсымлы көчкә ия. Киләчәктә тулысынча электрон мәгълүмат чараларына гына күчеп, басма газеталар бетә күрмәсен иде. "Хезмәт даны"ның унбиш меңенче саны да чыксын, укучылары хәзергедәй күп булсын - теләгебез шундый. Күп еллар үткәч, безнең чордагы газета төпләнмәләрен кулларына алып, районыбыз һәм кешеләр язмышы турында кызыксынып укучылар булыр, дигән өмет тә безгә канатланып эшләргә көч бирә.

    Гөлжофар МИННЕХАНОВA

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: