Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гайбәт зарары

    Адәм балаларында, ягъни тән белән бәйле булган авырулардан тыш, рухи хасталыклар да булырга мөмкин. Кальбебезне каралтып, гөнаһ сазлыгына батырып, кешенең дөнья вә ахирәт тормышына зарар салучы шундый рухи чирләрнең берсе - ул гайбәт. Ислам галимнәре гайбәтне тел афәтләреннән булган гөнаһлы гамәл дип билгелиләр. Шәригать буенча гайбәт ул - кемнең дә...

    Адәм балаларында, ягъни тән белән бәйле булган авырулардан тыш, рухи хасталыклар да булырга мөмкин. Кальбебезне каралтып, гөнаһ сазлыгына батырып, кешенең дөнья вә ахирәт тормышына зарар салучы шундый рухи чирләрнең берсе - ул гайбәт.

    Ислам галимнәре гайбәтне тел афәтләреннән булган гөнаһлы гамәл дип билгелиләр. Шәригать буенча гайбәт ул - кемнең дә булса кимчелеген, нинди дә булса начар, тискәре сыйфатын шул кеше үзе янда булмаганда башкаларга сөйләү.

    Кызганычка каршы, бик күп кеше гайбәтне зур гөнаһка санамый, янәсе, нәрсә булган соң, мин бит дөресен әйтәм, дип аклана. Әмма безнең Яратучыбыз Аллаһы Тәгалә бу гамәлне олы гөнаһлар рәтенә кертә һәм изге Китабы Коръән-Кәримдә гайбәт сөйләүне мәет итен ашау белән чагыштыра (49:12). Кеше кимчелекләрен барлап тел чайкауны кайбер галимнәр сасыган, бик начар исле үләксәне ашау белән дә тиңли. Димәк, без бер шикләнмичә-икеләнмичә гайбәтнең бик куркыныч, гөнаһлы һәм җирәнгеч гамәл булуын танырга тиешбез. Әмма, кем әйтмешли, тел тик тормый бит... Кайберәүләр көн саен диярлек берәр кешене (күршесен, хезмәттәшен, түрәсен яки ниндидер танышын) начар яктан искә алып сөйли.

    Сөйләгән сүзләребезнең гайбәт булуын ничек белергә соң? Бик гади: әгәр син начар итеп искә ала торган кеше янда булмаса һәм син әйткән сүзләрне ишетеп ул үпкәләрлек булса, белеп тор: бу - гайбәт, ә син - гайбәтче, ягъни исләнгән үләксә итен ашаучы. Мәгълүм булганча, бозылган ризык ашаудан тән агулана, гайбәт сөйләүдән исә җан агулана. Ислам галимнәре аңлатканча, гайбәт күңелне каралта һәм яман шеш тәнне үтергән кебек кешенең иманын юк итә.

    Шунысын да белү мөһимдер: беренчедән, кем турында гайбәт сөйләсәң, гамәл-гыйбадәт, изгелек кылудан сиңа язылган савапларны шул кешегә бирәсең була, савапларың булмаса, теге кешенең гөнаһлары синең гамәл дәфтәреңә күчәчәк; икенчедән, гайбәтне сөйләү генә түгел, тыңлау да хәрам, чөнки пәйгамбәребезнең (с.) бер хәдисендә: "Гайбәт сөйләүче белән аны тыңлаучының гөнаһлары уртак", - дип әйтелә. Акланып: "Мин бит дөресен әйтәм", - диючеләргә Мөхәммәд гәләйһиссәләм тагын бер хәдисендә болай дип җавап бирә: "Кеше турында ул үзе ишетмәгәндә әйтелгән начар сүзләр дөрес, хак булса - бу гайбәт, дөреслеккә туры килми икән - бу инде бухтан (яла ягу) була".

    Әлеге хәрам кылынган гамәлнең куркыныч нәтиҗәсен аңлатып, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.) болай ди: " Дөрестән дә, бик күп кеше тәмуг утына зина кылу һәм гайбәт аркасында эләгер. Ике аяк һәм ике ирен арасындагы әгъзаларыгызны гөнаһтан сакласагыз гына, сезгә җәннәт вәгъдә ителә ала". Пәйгамбәребез (с.) белдергәнчә, җәһәннәмдә хатын-кызлар күп булыр һәм шуларның күпчелеге нәкъ менә гайбәт гөнаһын кылу сәбәпле тәмуг җәзасына дучар ителер...

    Адәм балалары арасында хаталанмаган, бер кимчелеге булмаган кеше юктыр. Шуңа да Аллаһы Тәгалә Үзенә тугры булган бәндәләрен өметләндереп, болай ди: "Кем дә кем башка кешенең гаебен белдертмәсә, ахирәттә аның гаепләрен белдертмәм". Аллаһ вәгъдә иткәннәрне өмет итеп, пакь, саф күңел, чиста тел, ихлас иман белән, башкаларны хөрмәтләп, матур итеп яшик, җәмәгать.

    Ришат КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире

    фото: http://andper.my1.ru/news/spletni_v_kollektive/2013-06-13-82

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: