Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Галимулла Гарифуллин арбадан ничек төшеп калмаска икәнен замандашларына үз үрнәгендә күрсәткән

    Кем ул Галимулла Гарифуллин? Яшь буын өчен бу исем бик үк таныш булмаса да, өлкәннәр арасында Галимулла абый белән юллары кисешкән, иңгә-иң куеп хезмәт куйган кешеләр бихисап. "Россия" хуҗалыгы рәисе, хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Галимулла абый инде 19 ел арабызда юк. Ә...

    Кем ул Галимулла Гарифуллин? Яшь буын өчен бу исем бик үк таныш булмаса да, өлкәннәр арасында Галимулла абый белән юллары кисешкән, иңгә-иң куеп хезмәт куйган кешеләр бихисап. "Россия" хуҗалыгы рәисе, хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Галимулла абый инде 19 ел арабызда юк. Ә апрель аенда аңа 85 яшь тулган булыр иде...

    Газета төпләнмәләрен күздән кичереп утырам: Галимулла абыйның тормыш һәм хезмәт юлы турында күптөрле мәкаләләр басылган булган икән. Хәер, Мәмәшир авылында туып-үсеп, хезмәт юлын гади колхозчы булып башлап җибәргән, соңыннан даны еракларга таралган колхоз рәисе вазыйфасына күтәрелгән Галимулла Гарифуллин турында саллы гына китап та язып булыр иде. Тыйнаклыгы, вакыйгаларны алдан сизә белүчәнлеге, җаваплылыгы, кешелеклеге өчен аны бүген дә балалары, туганнары, дуслары тирән ихтирам белән искә алып сөйлиләр.

    Галимулла абый утыз елга якын гомерен Сәрдекбаш төбәгендә эшләп, шундагы халык белән бергәләп җирлекне икътисадый яктан ныгытып, республика күләмендә танытуга үзеннән зур өлеш кертә. Ул лаеклы ялга киткәндә колхозның җитештерү базасы һәм техника паркы нык, абзарлары мал белән тулы, колхоз кассасында биш йөз мең тирәсе акча булган. Табыш күбрәк терлекчелек тармагыннан алынган. Нәсел эше буенча Яңа Сәрдек дуңгызчылык комплексы, Тырыш сарыкчылык фермасы зур уңышларга ирешеп, республика һәм союз күләмендәге күргәзмәләрдә җиңү яулаган. Иң беренчеләрдән булып яңа сорт бәрәңгеләр дә биредә сыналып, аларның авыруларга каршы тору сәләтен булдыру технологиясе эшләнгән. Халыкка ял итәргә, көнкүреш шартларын яхшыртырга мөмкинлекләр тудырылган. Юллар, күперләр, плотиналар, мәктәпләр, мәдәният йортлары - барысына да бу төбәк Галимулла Гарифуллин җитәкчелек иткән чорда ирешкән. Районның үзәк мәчете төзелешен дә ул башлап йөргән. Рәис һәрчак тырыш хезмәт халкына таянган. Колхозчылар аны күтәргән, ул аларны зурлаган. Заманында колхозда берьюлы ике кешегә - механизатор Гарәпшә Шакиров һәм терлекче Шәрифулла Бикмөхәммәтовка бушлай машина бирелү - моның ачык мисалы.

    Галимулла абый рәислек иткән "Россия" колхозы җитмешенче елларда берничә ел рәттән килгән корылыкны да җиңелчә генә авырлыклар белән уза. Өстән тыюларына карамастан, корылык елны да арыш чәчеп, саламлы булып кала ул. Хәтта алдагы елның ничек киләсен белеп булмас дип, камылларын җыеп эскерт куйдырып та аңа әзерлек чараларын күрә.

    Бүген район һәм республика күләмендә җитәкче вазыйфаларын биләүчеләр арасында "Гарифуллин мәктәбе"н узучылар шактый. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да кайчандыр Галимулла абый кул астында эшләгән булуы белән үзен бәхетле саный:

    -Камил Шакиров, Галимулла Гарифуллин кебек легендар шәхесләрнең хезмәт тәҗрибәсе, эш алымнары миңа гомерем буе өлге булып торды, баш белгеч, соңрак җитәкче булып эшләү өчен кирәкле сыйфатларны тупларга ярдәм итте. Чын мәгънәсендә олы йөрәкле, эшлекле, олыны - олы, кечене - кече итә торган, кешенең кечкенә генә сәләтен күреп тә, аны үстерергә тырышучы шәхес иде ул.

    Мансур Мифтахов та - аның укучыларыннан берсе.

    -20 яшьтә армиядән кайткач, миңа Галимулла абый кулы астында техник-нормировщик, баш экономист, партоешма секретаре булып эшләргә насыйп булды. Инде ул пенсиягә киткәч, аның урынына калып, хуҗалык белән 10 ел рәислек иттем. Шуңа күрә үземне ул тәрбияләгән кадр дип саныйм. Галимулла абый үтә таләпчән, үз өстендә һәрвакыт шөгыльләнүче, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңалыкларга омтылучы, шәхсән бөтен тармакта кызыксынучан кеше булып исемдә калды. Ул Казанның Идел буе университетының ботаник бакчасы белән элемтәдә торып, бәрәңгене бер күзәнәктән үстерергә өйрәнде, районга шактый перспектив сортлар кайтарды. Сарыкларның нәселен яхшырту, йон бирүчәнлеген үстерүне исә галимнәр чакыртып эшләргә өйрәнде. Хәзерге заманча хуҗалыклар хезмәтне фән нигезендә алып барырга тырышсалар, Галимулла абый бу ысулны инде 25-30 ел элек кулланылышка кертте, - дип сөйләде Мансур Мифтахов.

    Гарифуллиннар йортына килен булып төшкән Ясирә ханым каенатасы турында җылы хатирәләр генә саклый.

    -Әти кешелекле, таләпчән, үз эшенең чын остасы иде. Шушындый заман киләсенә сизенепме: "Киләчәктә кемнең кулыннан эш килә, шулар гына тормышны алып бара алачак", - дип сөйли иде. Күрәсең, халыкның күпләп кәсепкә кереп китәчәгенә дә ул алдан сизенгән булган. Хатын-кызга карата булган кадер-хөрмәте, гаилә өчен җан атып яшәве, улым Искәндәр өчен үрнәк бабай булуын да искәртәсе килә. Хәзерге вакытта улымның тәртипле, биш вакыт намазлы булуы - әтинең тәрбия нәтиҗәсе, - диде ул.

    Галимулла абыйның 32 яшьлек иң олы оныгы Искәндәр исә бүген Казанда яши, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

    -Дәү әти миңа 13 яшь вакытта вафат булды. Аның турында төрле хатирәләр сөйләп булыр иде, әмма аның мине мәчеткә ияртеп йөрүләре, ислам нигезләре белән таныштыруы аерым игътибарга лаек. Җитәкче вазыйфасын биләсә дә, ул күпкырлы эшчәнлек алып барды, дин тотарга да вакыт таба белде. Бала чакта дәү әти мине дару үләннәре җыярга, аларның кайсы нинди авыруларга шифалы булуын өйрәтте. Берара үзем дә үләннәр җыеп-киптерү белән мавыгып киттем. Гаиләдәгеләр авырый башласа, шул үләннәрне кайнатып, дәвалауга керешә идем... Кызганыч, дәү әтинең гомере бик кыска булды. Аңардан үрнәк аласы, өйрәнәсе сыйфатлар күп булган икән әле, - диде Искәндәр.

    Галимулла абый белән иңгә-иң куеп, гомер буе колхозда хезмәт куйган Гыймай Низамов бүген Сәрдекбашта яши. Ул да яшьтәше турында хатирәләре белән уртаклашты:

    -"Россия" колхозына рәис итеп сайланганда Галимуллага 30 яшь иде. Ул 29 еллык тарихы булган әлеге хуҗалыкта 14нче җитәкче итеп куелды. Гектарыннан 4-5 центнер иген уңышы алына торган, җимерек фермаларда ач һәм сөтсез сыерлары һәм ябык дуңгызлары булган, кассасында бер тиен акчасы булмаган, ярымҗимерек авыллардан торган колхоздан аның кебек нык рухлы, батыр йөрәкле кеше генә курыкмаска мөмкин иде. Инде Галимулла җиң сызганып эшкә тотынгач, колхоз иң артта калган хуҗалыктан районның иң алдынгысына әверелде. Колхозда игенчелек, азык культуралары игү белән беррәттән, сарыкчылык та табыш китерә торган тармакка әйләнде. Колхозда тәрбия эшләре дә гөрләп барды. Эчүчелек киң таралган елларда да әлеге колхоз эшчеләре үзләрен бу афәттән өстен куя алдылар һәм аңа бирешмәделәр. Гаиләләрдә аерылышулар бөтенләй диярлек бетте. Бу нәтиҗәләрдә җитәкченең холкы чагыла иде. Ул алыштыргысыз рәис кенә түгел, күпләрнең якын киңәшчесе дә булды. Җитәкче эшенең нәтиҗәсе аның тормыш иптәшенә дә бәйле. Чөнки өйдә тынычлык-татулык хөкем сөрсә, сине аңлый, авыр чакта рухи ярдәм кулы сузучы булса гына җитәкче бөтен күңелен эшкә бирә ала. Бу сыйфатларга тулысы белән ия булган Мәдинә ханым колхоз председателе җилкәсенә төшкән авыр йөкне тартуда якын ярдәмче булды. Ике улларына да яхшы тәрбия бирделәр, - дип үткәннәргә "кайтып килде" Гыймай абый.

    Әйе, Галимулла Гарифуллин үз чорының алдынгы карашлы җитәкчесе дә, рухи яктан көчле шәхесе дә булган. Аның янәшәсендәгеләр Галимулла абыйдан бары тик асыл сыйфатларга гына өйрәнгәннәр. Ул үзе дә: "Гомер буе укырга, өйрәнергә кирәк. Югыйсә, арбадан төшеп калуың бар", - дип әйтергә яраткан...

    Сигез авылны бер колхозга берләштергәч, Галимулла абый биредә үзара хәбәрләшү алымын таба. Бу төбәктә беренчеләрдән булып өйләргә радио чыбыклары сузыла. Озак та үтми, колхозның үз радиоузелы барлыкка килә. Радио аша наряд бирү тәртибен дә җайга кертәләр.

    -Радиодан наряд бирү күп вакыт үземнең башка таяк булып та төшкәләде, - ди Галимулла Гарифуллин истәлекләрендә. - Әни эшнең нәрсәдә икәнлеген сизеп, көн дә иртән наряд тыңлый башлады. Иртәнге ашка кайтуга инде аның искәрмә-кисәтүләре әзер була. "Инде ничә көн абзарыгызның җимереклеге турында әйтәсең. Әйткән көнне үк эшләрлек чамагыз булмагач, нигә аны сүз итеп сөйләргә? Чәчү җитсә, тракторларыгыз ватык икән, нәрсә уйлыйсың?" - дип сораулар яудыра. Алай гына да түгел, кайбер сүзләргә дә бәйләнә...

    Бүгенге көндә Сәрдекбаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе Галимулла Гарифуллин исемен йөртә. Күптән түгел аның тууына 85 ел тулу уңаеннан мәктәптә сыйныф сәгатьләре узды. Мәктәп музеенда урнашкан Галимулла Гарифуллинга багышланган хәтер почмагына экскурсияләр үткәрелде.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: