Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гаилә фермаларына – дәүләт ярдәме

    Соңгы елларда республикабызда кече һәм урта бизнесның бер юнәлеше булган гаилә фермалары барлыкка килде. Тырыш, һөнәрле кукмаралылар да бу яңалыктан читтә калмадылар. Хәзерге вакытта районда 20 гаилә фермасы исәпләнә, аларның 13е сөт җитештерү, берсе мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнә. Шулай ук 2 ат, 4 умартачылык фермалары бар. Мондый мини-фермалар...

    Реклама

    - Чулпан Габдулловна, югары технологияле гаилә фермалары төзү өчен дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә?
    -Терлекчелек биналары төзү, маллар һәм җайланмалар сатып алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга төп средстволар өчен 700 мең сумга һәм әйләнештәге средстволар өчен 300 мең сумга кадәр (икесе бергә 1 миллион сумга кадәр) субсидияләнә торган кредитлар бирү каралган. Кредитлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 5 елга кадәр, крестьян-фермер хуҗалыкларына 8 елга кадәр бирелә. Банкның уртача алынган процент ставкасы 14 процент тәшкил итә, шуның 8,25 проценты субсидияләнә. Беренче ике елда төп түләү кичектерелеп торыла. Дәүләт ярдәменең тагын бер юнәлеше - технологик җиһазлар, ягъни сөтүткәргечләр, суыткычлар, транспортерлар һ.б.лар бәясенең (НДСтан башка) 50 процентын кире кайтару. Шулай ук мөгезле эре терлекләрнең тере авырлыктагы бер килограммы өчен - 40 сум, сарыкларның, кәҗә, дуңгызларның бер килограммы өчен 30 сум исәбеннән сатып алынган мал бәясе компенсацияләнә. Бер фермага 50 метрдан да ким булмаган арага подъезд юллары салу, ферма территориясен төзекләндерү өчен дә дәүләт ярдәме каралган. Болардан тыш, терлекчелек тораклары салу өчен субсидия бирелә.
    -Бу субсидиянең күләме күпме һәм аның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
    -Субсидия бер объект өчен һәм бер гаиләгә бер тапкыр гына бирелә, ул төзелешнең (реконструкциянең) смета бәясенең 30 процентыннан һәм субсидиянең чикләнгән күләменнән артырга тиеш түгел. Субсидиянең чикләнгән күләме төзелешләрдә (реконструкциядә) түбәндәгечә билгеләнә:
    -24 сыердан да ким булмаган сөтчелек фермалары өчен - 1 миллион сум;
    -12 сыердан да ким булмаган сөтчелек фермалары, 30 баштан да ким булмаган мөгезле эре терлек симертү фермалары, 8-10 баш ана дуңгыз булган дуңгызчылык, 50 баштан да ким булмаган сарык фермалары, 30 баштан да ким булмаган савым кәҗәсе, кош-корт фермалары (кимендә 4000 бройлер, 1000 каз), страус (30 баштан да ким түгел), күркә (кимендә 2000 баш), балык үрчетү (бер елга 2 тоннадан да ким түгел), ат үрчетү (30 баш) фермаларына - 500 мең сум;
    -умартачылык фермаларына - 200 мең сум.
    -"2011-2020 елларга Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү" программасы турында киңрәк аңлатып үтсәгез иде. Бу программада катнашучылар нинди ташламалардан файдаланалар һәм катнашучыларның үзләрен нинди критерийлар нигезендә сайлап алалар?
    -Крестьян- фермер хуҗалыгының төп эшчәнлеге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, корт оялары тоту, үрчетүгә юнәлдерелгән һәм аның карамагында кимендә 10 корт гаиләсе булырга тиеш. Умартаның сакланышы, артуы да мөһим шарт булып тора. Корт гаиләләре, корт пакетлары алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидия чыгымнарның 40 процентыннан артмаска тиеш, ә умартачылык объектлары төзү, реконструкцияләүгә киткән чыгымнар өчен субсидия төзелешкә керешкәннән соң башкарылган эш күләменең 40 процентыннан артмаган күләмдә билгеләнә.
    -Гаилә фермалары төзү белән кызыксынган кешеләргә иң беренче булып кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
    -Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар белән турыдан-туры миңа яки район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: