Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гаилә фермаларына - ачык юл

    Максатчан республика программасы кысаларында районыбызда гаилә фермалары уңышлы старт алды. "Россельхозбанк" Татарстан филиалының Кукмарадагы өстәмә офисы ярдәме белән 42 гаилә фермасы төзелде, ел азагына тагын 8е эшли башларга тиеш. Мондый темпларның нигезе нәрсәдә? Әлеге сорау белән без өстәмә офис идарәчесе Зөбәйдә Габделфәт кызы Шәрифуллинага мөрәҗәгать иттек. -"Россельхозбанк" ярдәме белән гаилә...

    Реклама

    Максатчан республика программасы кысаларында районыбызда гаилә фермалары уңышлы старт алды. "Россельхозбанк" Татарстан филиалының Кукмарадагы өстәмә офисы ярдәме белән 42 гаилә фермасы төзелде, ел азагына тагын 8е эшли башларга тиеш. Мондый темпларның нигезе нәрсәдә? Әлеге сорау белән без өстәмә офис идарәчесе Зөбәйдә Габделфәт кызы Шәрифуллинага мөрәҗәгать иттек.
    -"Россельхозбанк" ярдәме белән гаилә фермалары төзү буенча илдә бер генә программа эшләгән чорда бу эшкә алынучылар күп булмады, чөнки фермерларның залогка салырлык акчалары да, милекләре дә юк иде. Район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин Ульяновск өлкәсендә минифермалар төзү тәҗрибәсен өйрәнеп кайтканнан соң, эш уңай борылыш алды. Рауил Шәйдәүләт улы тәкъдиме белән "Россельхозбанк"ка кредитлар өчен залогка муниципаль милек салынып, республика һәм район бюджетыннан субсидияләр рәвешендә финанс ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә фермерларга киң юл ачылды. Гаилә фермалары төзегән хуҗалыкларга безнең өстәмә офис тарафыннан 42836,50 мең сум күләмендә кредит бирелде.
    -Үткән атнада Мәскәүдән килгән "Россельхозбанк" вәкилләрен әлеге кредитларның нәтиҗәлелеге кызыксындыргандыр инде.
    -"Россельхозбанк" җәмгыятенең кече бизнес департаменты директоры урынбасары Л.Саламова, куллану кооперативларын һәм микрофинанс оешмаларын кредитлауны оештыру бүлеге җитәкчесе С.Кляпов һәм банкның Татарстандагы филиалы вәкилләренең безнең районга килү максатлары киңрәк иде. Фермерлар белән очрашып, аларның эшчәнлеген кредитлау сәясәтенең уңышлы булуына инанудан тыш, яңа төр кредитлар турында аңлатма бирү, шул исәптән язгы кыр эшләренә бирелә торган кредит төре (процент ставкасы елына нибары 10,75) белән таныштыру, фермерларны борчыган сорауларны өйрәнү иде.
    Гаилә фермасы төзү буенча Кукмара районында гына түгел, республикада юл ярган Пчеловод фермеры Роберт Димитриев хуҗалыгы белән танышудан кунаклар канәгать калды. Район җитәкчелеге ярдәме белән һәм безнең банктан алынган кредит хисабына яшь фермер 2010 елда 24 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасын төзүгә керешкән иде. 2,5 миллион сум күләмендәге кредит төзү-монтаж эшләренә тотылды. Технологик җиһазларны Роберт Павлович фермерларга ярдәм итү буенча "50х50" региональ программа кысаларында сатып алды, аларны Да-милк фирмасы урнаштырып бирде. Бу эш район җитәкчелеге тарафыннан алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша башкарылды. Нәселле таналар сатып алуга тотылган чыгымнар дәүләт тарафыннан һәр килограмм тере авырлык өчен 40 сум хисабыннан финансланды. Кыскасы, гаилә фермасы төзү нияте булган авыл кешесенә төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә Р.Димитриев уңышлы эшләп килә, терлекләр саны 110 башка җиткерелгән, 40 савым сыер бар, һәр сыердан көнгә уртача 18 килограмм сөт савып алына.
    "Алга таба да тырышып эшләргә, республиканың, районның безгә күрсәткән ышанычын һәм ярдәмен акларга тырышачакбыз", - ди Роберт Димитриев. Терлек азыгын да үзләре җитештерәләр, үз җирләре бар. Табышлары тормышны алып барырга да, барлык түләүләргә дә җитә.
    "Россельхозбанк" вәкилләре шулай ук Олыяз авылындагы Әгълиуллиннарның гаилә фермасын үз күзләре белән күрделәр. Бу тырыш гаилә үткән елның август азагында бездән кредит алып, инде ноябрь ахырында төзелешне төгәлләп, маллар кертеп, ферманы тулы куәтенә эшләтә башлады.
    -"Россельхозбанк" вәкилләренең фермерлар белән район Советы бинасында үткәрелгән очрашуында нинди сораулар күтәрелде?
    -Әлеге очрашуда район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ч.Хәнәфина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Хәлиуллин да катнашып, банк вәкилләрен районда фермерлык эшчәнлегенең торышы белән таныштырдылар. Очрашуга төрле авыллардан 15 фермер килгән иде, алар үз фикер-теләкләре белән уртаклаштылар.
    Олыяздан Лена Галиева 7-8 фермерның берләшеп эш итүе кирәклеге турында тәкъдим ясады. "500-600 литр сөт белән сәүдә базарына чыгып булмый, берләшкән очракта күпләп сөт сатып алучыны табарга мөмкин. Эшкәртелгән сөтне сату исә табышлырак булачак, моның өчен махсус җиһазларны бурычка алып булмасмы?" - дигән сорау куйды.
    Л.Саламова аның фикерләре белән килеште, эшкәртә торган җиһазлар алу өчен, залогка шул җиһазларны салып, кредит бирелү мөмкинлеген аңлатты.
    Мәмәшир авылыннан Илшат Шаһиев, грант отып, хәзерге көндә гаилә фермасы төзү белән мәшгуль. Ул да үз сорауларына тәфсилле җавап алды.
    Починок-Кучук авыл фермеры Ю.Федотов -Яканаев үз эшчәнлеге турында сөйләде. Ул гаилә фермасында сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә, кәҗәләр алу нияте бар икән.
    Гомумән, очрашу җанлы узды. Фермерларның эшкә ныклап тотынулары ачык чагылды бу чарада.
    -Кредит бурычларын үзвакытында кайтарып бара алулары турыдан-туры аларның хезмәт нәтиҗәләренә бәйле бит.
    -Әлбәттә. Районыбызда 42 фермер хуҗалыгы бар. Аларның 10сы - умартачылык, калганнары сөт, ит җитештерү юнәлешендә эшли. Барысы да кредит бурычларын үзвакытында һәм тиешле суммада түләп баралар. Гомумән, гаилә фермасы төзергә нияте булган кешеләр белән без хезмәттәшлек итәргә һәрчак әзер.
    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: