Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гает көнен ничек үткәрергә?

    Корбан бәйрәме Зөхиҗҗә аеның 10нчы көненә туры килә (11 һәм 12нче көннәре дә бәйрәм көннәре булып хисаплана). Бу көндә гает намазы уку ирләр өчен вәҗеб (мәҗбүри). Корбан гаете көнендә иртә таңнан торып госел коену, авызны пакьләү, яхшы киемнәрне киеп, ислемайлар сөртеп, гает үткәрелә торган җиргә җәяү бару сөннәт санала. Гает...

    Корбан бәйрәме Зөхиҗҗә аеның 10нчы көненә туры килә (11 һәм 12нче көннәре дә бәйрәм көннәре булып хисаплана). Бу көндә гает намазы уку ирләр өчен вәҗеб (мәҗбүри). Корбан гаете көнендә иртә таңнан торып госел коену, авызны пакьләү, яхшы киемнәрне киеп, ислемайлар сөртеп, гает үткәрелә торган җиргә җәяү бару сөннәт санала. Гает намазыннан соң мөмкинлеге булган мөселманнарга корбан чалу да вәҗеб. Корбан 10нчы Зөхиҗҗәдә бугазланмыйча калса, 11, 12нче Зөлхиҗҗәдә бугазлау да дөрес була. Ләкин 12 нче Зөххиҗҗәдә кояш батканнан соң бугазлау инде дөрес булмас.

    Мәгълүм булганча, ураза гаете көнне, гает намазына кадәр таң атканчы капкалап алу киңәш ителә. Корбан гаете көнендә исә гает намазына кадәр уразалы кеше кебек бернинди ризык һәм су капмыйча тору, гает намазыннан соң исә тәмле тәгамнәр, гает коймагы белән чәйләр эчү, соңыннан исә Корбан шулпасыннан авыз итү гадәте бар.

    Бәйрәм көнне дөнья эшләрен читкә этәреп, вакытны гыйбадәткә, туганнарны зиярат итүгә, бер-береңне котлауга һәм башка шундый саваплы гамәлләргә багышларга кирәк.

    Корбан чалу тәртибе

    Чалынасы хайванны интектермичә, Кыйблага каратып яткырырга кирәк. Аннары корбан догасы укыла: "Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүки үә мәхйәәйәә үә мәммәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ" (Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һич бер тиңдәше юктыр). Соңыннан ният әйтелә : "Йә Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән кабул кыл!". Соңыннан "Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!" - диеп, корбанлыкның бугазыннан чалып җибәрәсе. Корбанны хуҗасы үзе чалса яхшы, әмма үзе булдыра алмаса, бу эшне башка мөселманга да тапшырырга мөмкин (хуҗа шунда булып катнашса, яхшы).

    Реклама

    Безнең якларда бер елны ир, икенче елны хатын, өченче елны бала исеменнән корбан чалу гадәте бар. Бу дөрес түгел. Корбан йорт хуҗасы исеменнән чалынырга тиеш. Бу очракта савап барлык гаилә әһелләренә дә була, иншә Аллаһ. Балиг булмаган бала исеменнән корбан чалу шәригатьтә бөтенләй каралмаган, чөнки бу бурыч бала өстенә түгел, ә фәкать олы кешеләр өстенә генә йөкләнә. Үлгән кеше исеменнән корбан чалырга мөмкин, ләкин башта хуҗа үз исеменнән чалырга тиеш, шуннан соң гына вафат булган туганы исеменнән дә чалырга була.

    Корбанлыкның ите өчкә бүленә: беренчесен үз гаиләңә калдырырга мөмкин, икенчесе туганнарга, күршеләргә өләшенә яки мәҗлес үткәрелә (Корбан ашы мәҗлесен ел дәвамында үткәрергә рөхсәт ителә), өченче өлеше фәкыйрьләргә садака итеп бирелә.

    Корбанлыкның тиресен, гадәттә тире җыючыларга тапшырып, акчасы мохтаҗ урынга садака итеп бирелә.

    Мәгълүмат Кукмара мөхтәсибәтеннән алынды

    фото: http://sterlegrad.ru/str/page/32/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: