Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гаделлек булса, майламаган таба да куба

    Питрәчтә "Власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләренең коррупциягә каршы тору максатында үзара хезмәттәшлеге" дигән темага семинар үткәрелде. Уйлап карасаң, коррупциягә кагылышлы нинди генә халык әйтемнәре юк икән. "Кул кулны юа, ике кул битне юа", "Карга күзен карга чукымый", "Майламыйча таба купмый" кебек мәкальләрнең берсе дә бүген генә...

    Питрәчтә "Власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләренең коррупциягә каршы тору максатында үзара хезмәттәшлеге" дигән темага семинар үткәрелде.

    Уйлап карасаң, коррупциягә кагылышлы нинди генә халык әйтемнәре юк икән. "Кул кулны юа, ике кул битне юа", "Карга күзен карга чукымый", "Майламыйча таба купмый" кебек мәкальләрнең берсе дә бүген генә әйтелешкә кермәгән. Димәк, коррупциянең башлангычы бик еракларга барып тоташа. Тарихтан билгеле булганча, ришвәтчелек очраклары Борынгы Русь заманнарында ук очраган һәм һәр идарә итүче аңа каршы үз алымнары белән көрәшкән. Митрополит Кирилл ришвәт алуны эчүчелек һәм сихерчелек белән тиңләп, гаепләнүчене үлем җәзасына тартуны хуплаган. Соңрак бу гамәл өчен камчы белән суктыру, кләймә сугу, гомерлеккә Себергә сөргенгә сөрү кебек җәзалар кертелгән. Әмма никадәр катгый чаралар күрелсә дә, эт өрә тора, бүре йөри тора, дигәндәй, коррупцияне тамырдан корыта алмаганнар һәм ул, заманга яраклашкан хәлдә, яңа төрләре белән бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алган. Юкка гына аны җәмгыятьнең яман шеш авыруы дип атамыйлар бит. Әлеге куркыныч авыруны тулысынча дәвалап булмаган кебек, коррупцияне дә бөтенләйгә юкка чыгаруы кыен. Әмма һәр чирне кисәтергә мөмкин. Бу очракта эшне яшь буынны тәрбияләүдән башларга кирәктер. Нәкъ менә шул майламыйча купмаган табаның, әгәр җәмгыятьнең һәр тармагында законлылык, гаделлек сакланса, эш барышы һәркемгә билгеле, ачык булса, майламаган хәлдә дә кубачагын кечкенәдән үк башларына сеңдерү зарур. Ләкин сүз белән бер төрле сөйләп, чынлыкта бөтенләй икенчене күреп үскән баланың, күпме генә башына тукысаң да, нәтиҗәсе булмаячак. Йә, гадел булып, үз-үзебездән сорап карыйк әле: кайсыбызның теге яки бу мәсьәләне уңай һәм тизрәк хәл итү өчен "табаны бераз майлау" юлына басканы булмады икән? Эш уңай хәл ителгәч, рәхмәт йөзеннән бирелгән вак-төяк күчтәнәч, бәлки, ришвәтчелек булып саналмыйдыр да. Ә менә алдан ук эш башкаручыны көйләп кую белән без башкаларның өлешенә керүебез (чиратны тизләтү, нәрсәгәдер ия булу) хакында артык уйлап тормыйбыз. Монда инде мәсьәләнең әхлакый ягы да бар. Ә бала моны күреп һәм "мыегына чорнап" үсә.

    Семинарда телгә алынган саннарга караганда, узган ел республикада коррупция юнәлешендә 1200, шул исәптән, зур күләмле 126 җинаять кылынган. 76 кеше ришвәт алганда тотылган. Хокук бозуларның иң күбесе мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә очрый икән. Сәламәтлек саклау, мәгариф, төзелеш тармакларында да бу юнәлештә закон бозу очраклары еш теркәлә. Коррупция бер ришвәтчелеккә генә кайтып калмый. Хезмәт урыныннан явызларча файдалану, кеше хокукын бозу, акча үзләштерү яки аны башка максатларга куллану, аңлы рәвештә яки белмәгән хәлдә законнарны үтәмәү дә коррупциягә керә. Кешенең үз хокукларын белмәве дә негатив күренешләргә сәбәп булып тора, чөнки ул проблемаларын закон нигезендә түгел, ә кемгәдер акча төртеп хәл итәргә тырыша.

    Тормышыбыздагы гаделсезлекләргә һәркемнең җаны әрни. Ә шул гаделсезлеккә үзебез дә сәбәпче булып тормыйбызмы - бу хакта һәрберебез уйлансын иде.

    Исламда ришвәт хөкеме

    Ришвәт, ягъни үз шәхси мәсьәләңне хәл итү максаты белән нинди дә булса вазыйфаи затка акча яки кыйммәтле бүләк бирү ислам дине буенча хәрам санала (катгый тыелган). Бу хакта "Бәкара" сүрәсенең 188нче аятендә әйтелә (мәгънәсе: "... үз малыгызны хөкемдарларны сатып алыр өчен файдаланмагыз - ришвәт бирмәгез). Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрендә дә ришвәтнең тыелганлыгы турында хәбәрләр күп очрый, мәсәлән, бер хәдистә болай диелә: "Аллаһы Тәгалә ришвәт бирүчене дә, алучыны да, бу эштә арадашчы булып йөрүчене дә ләгънәт кыла".

    Ришат КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: