Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фронтовиклар (Янсыбы ирләренә багышлана)

    Без үскәндә күп иде алар, фронтовиклар, өй саен диярлек. Хәзер генә берәү дә юк, әллә кая китеп югалдылар. Әмма офыктан берзаман төркемнәре белән килеп чыгарлар кебек. Алар турында күңелдә тик яхшы истәлекләр генә саклана. Бәйрәмнәрдә урам тутырып йөрделәр, алар янында һәрчак күңелле иде. Кешеләргә бик ярдәмчел булдылар, бер өмә дә...

    Реклама

    Без үскәндә күп иде алар, фронтовиклар, өй саен диярлек. Хәзер генә берәү дә юк, әллә кая китеп югалдылар. Әмма офыктан берзаман төркемнәре белән килеп чыгарлар кебек. Алар турында күңелдә тик яхшы истәлекләр генә саклана. Бәйрәмнәрдә урам тутырып йөрделәр, алар янында һәрчак күңелле иде. Кешеләргә бик ярдәмчел булдылар, бер өмә дә алардан башка узмады. Берәрсенә йорт күтәрешәсеме, колхозда печән, урып-җыю буенча өмә буламы - иң актив катнашучылар, башлап йөрүчеләр алар булдылар. Аларга бик күп язлар, бик күп назлар тиеш иде дә бит, күрә алдылар микән? Өмәләрдә эшли алмаганнары да, кешеләрне эшкә дәртләндереп, гармун уйнап торды, икенчеләре моңлы тавышлары белән кушылып җырлады.
    Европаны яулаган авыл ирләре әнә шулай булып истә калган. Кешелеклеләр, эшләгәннәре өчен акча да сорамыйлар, үзләре теләп булышалар. Хәзер андыйлар бик сирәк, кешелеклелек акча белән бәяләнелә. Сугыш ветераннары арасында ике хатын-кыз да бар иде, зенитчылар булганнар. Соңгысы - Рауза апа мәңгелеккә киткәннән соң да күп сулар акты. Изгеләр нәселеннән, мулла кызы иде. Кешеләргә игелекләр генә кылып, балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләүчеләрнең берсе булды.
    Олпат кыяфәтле, зыялы, кешелекле фронтовиклар - Гали, Шәйдулла абыйлар хәтер түренә кереп урнашкан. Авылның түбән очында зур мәйдан алып торган бау ишү, шәл туку цехлары бар иде. Бәйләнешләре бөтен СССР белән - Үзбәкстаннан мамык, Вологдадан сүсләр кайтаралар, товарлары да бөтен СССРга тарала. Алар менә шунда "начальниклар", үз эшләрен намус белән башкаралар, җитештерү үсә бара. Эшләгән көйгә, аягүрә вафат булдылар, алар киткәч, эш тә таркалды. Зур кешеләр булсалар да, бик кешелеклеләр, безнең кебек бәләкәчләрнең дә күңелләрен яхшы аңлыйлар. Яхшы гамәл кылсак - -бүләклиләр, ярамаган эш эшләсәк - җәзасын да бирәләр.
    Абдулла абый безнең күрше, Җуковның фронттагы штабларының берсендә офицер булган. Күп яшерен информация аның аша үткән. Штаб күсесе генә булып утырырга туры килмәгән, автоматы кул астында, пистолеты - кабурасында, янәшәдә генә фронт, сугышлар бара. Кулына автомат тотып сугышырга да туры килгәләгән. Фашистлар белән йөзгә-йөз очрашып, теге дөньяга байтак дошманны олактырган. Берлинда булган вакыйганы сөйләргә бик ярата иде: бервакыт безнекеләр Гитлерны аулый башлыйлар, тегеннән дә, моннан да үлгән гәүдә өстерәп китерәләр, берничә Гитлер җыела! Кайсы чыны икәнен белә алмыйлар, экспертизага җибәрәләр. Сугыштан кайткач та, гомере буе районда металл ватыклары җыю буенча нәчәлник булып эшләде, "штаб"та утырды.
    Авылда өч Әхмәт абый бар иде. Берсе Курск дугасында танкист- йөртүче булып катнашкан. "Бөтен җир ут-төтен, шартлаулар эчендә, кыямәт көне кебек, сугышның очы-кырые юк, мәңге дәвам итәр төсле иде, - дип искә алды. - Безнекеләр белән фашист танклары буталып беткән, атабыз да атабыз, бөтен күк йөзе ут эчендә. Исән калу я үлем турында уйлаган да юк, курку хисе качкан, фашистлардан үч алу теләге безне сугыштыра, көч өсти. Үз-үзебезне белештерми сугышабыз, дошман танкларын да яндырдык, үзебезгә дә каяндыр ут капты. Ничек исән калынгандыр, искә килгәндә госпитальдә идем, тәннән 4-5 снаряд кыйпылчыгын алганнар, үземне сүтеп корганнар"... Икенче Әхмәт абый тыйнак кына кеше, әмма аннан да остарак мич чыгаручы тирә-якта юк, күп өйләрдә ул чыгарган мич кешеләргә җылы бирә... Өченче Әхмәт абый серлелек белән төрелгән, үзе турында сөйләргә яратмый - сөйләмәскә кул куйган. Градуслы эчемлек кулланган чакларында бик якыннарга серен дә чишкәли икән үзе. "Корыч бабайның" күп меңләгән сакчылы командаларының берсендә хезмәт иткән ул. Дошман агентларын танырга, үтәли күрергә өйрәнгән. Хәзер дә күзләре куркыныч, сиңа караса, сорау ала башласа - җиргә сеңәсең, керер тишек тапмыйсың. Беркемнән дә курыкмыйча сөйләшә, гаепсез булсаң да сине шулай китереп тери - үзеңне гаепле сизәсең.
    Касыйм абый сугыш башында ук әсирлеккә эләгә, сугыштан соң да бик читенсенеп яшәде. Үзенең яхшы белеме булса да, халык дошманы күреп, озак кына НКВДга чакырып йөдәттеләр, рәтле эш тә бирмәделәр. Аннары озак еллар механик булып эшләде, илебез экономикасын күтәрү өчен күп көч куйды. Хәсән ага Туфанга охшата идем мин аны.
    Хаҗи Мансуры дустым Зиннурның әтисе иде, улы бөтенләе белән әтисе инде. Башкаларны кыен хәлдә калдырмый, һәрчак алда бара. Без Зиннур белән Байлангарга укырга чаңгыда йөрибез, бервакыт кайтабыз, кара буран, алда берни күренми. Мин алдан барыйм әле дип, юл ерып бара бу. Берзаман юкка чыкты. Биш метр аска чокырга чумган икән.
    Гаян ага озак еллар бригадир булып эшләде, колхозны күтәрү өчен күп көч куйды. "Салгалаган" вакытларында яраткан атына атланып ала да: "Вперед!" - дип команда биреп, бригададагы биләмәләрен әйләнеп чыга, караклардан саклый. Эшне оештыруда сәләтле иде үзе.
    Фронтовикларның һәрберсе сокланып сөйләрлек, горурланырлык эшләр калдырдылар. Әмма күп серне үзләре белән алып киттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: