Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Игорь Грачев: Әфган сугышында катнашкан кукмаралылар еш очрашып торалар

    1979 елда әфган халкына ярдәм итү максатыннан совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелүе турында карар кабул ителде. Ул чакта 18 яшьлек егетләр илебез чикләрен саклыйбыз, хәрби бурычыбызны үтибез дип сугышка керде. Кан коюлар ун ел буе барганнан соң, совет гаскәрләрен бу илдән чыгара башлыйлар. Быел бу вакыйганың 25 еллыгын билгеләп уздылар. Вакыт...

    1979 елда әфган халкына ярдәм итү максатыннан совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелүе турында карар кабул ителде. Ул чакта 18 яшьлек егетләр илебез чикләрен саклыйбыз, хәрби бурычыбызны үтибез дип сугышка керде. Кан коюлар ун ел буе барганнан соң, совет гаскәрләрен бу илдән чыгара башлыйлар. Быел бу вакыйганың 25 еллыгын билгеләп уздылар. Вакыт үтте, әмма ир-егетләребез, гаиләләре хәтерендә әлеге ачы еллар хатирәләре тирән эз һәм әрнү калдырды...

    Рәсми мәгълүматлар буенча, Әфганстан сугышында 14 мең совет солдаты һәм офицерының гомере өзелгән, 50 меңе яраланган. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар саны 40-45 меңгә, яраланучылар саны 130 меңгә җиткән.

    Игорь Грачев - Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Кукмара территориаль бүлеге рәисе. Эшмәкәр, бер малай үстерә.

    -Әфган сугышына кайчан һәм ничек килеп эләктегез?

    -1986 елда мин армиягә алындым. Түбән Новгород өлкәсе янында урнашкан Мәскәү хәрби округында уку курслары узгач, безне Әфганстанга җибәрделәр. Татарстаннан өч кеше киттек: Яр Чаллыдан Фәнис Вәлиев, Лениногорскидан Марс Арсланов һәм мин. Фәнис Россия чикләренә иң якын урыннарда хезмәт итсә дә, килүебезгә нибары өч ай узгач һәлак булды: гарнизоннарына банда үтеп кереп, шәхси составына ут ачкан иде. Марс белән исә сугыштан кайткач кына очраштык.

    -Гади солдат идегезме?

    -Мине взвод командиры урынбасары итеп куйдылар, әмма командир булмау сәбәпле, аның вазыйфаларын башкардым. Мин хезмәт иткән урыннар - Әфганның үзәге: Саланг кичүеннән Баграм шәһәренә кадәр сузылган 50 чакрым ара иде.

    -Әфганда күргәннәрегез турында ниләр сөйли аласыз?

    -Узган шимбәдә әфганчы дуслар белән очрашып алган идек. Кем нәрсә сөйләде, ә мин шаккатып тыңлап утырдым. Хәтеремдә упкын минем. Нечкәлекләрне, аерым вакыйгаларны искә төшерә алмыйм. Әйтик, мин күп нәрсәне фотоаппаратыма төшереп барганмын. Хәзер шул фотоларны карыйм да, монда булдыммы, ниләр күрдем икән дип уйлана башлыйм. Табигать күренешләрен, хәрби частьны, сугыш мизгелләрен төшереп, почта аша өйдәгеләргә дә җибәреп бара идек. Ләкин аларның берсе дә килеп җитмәгән. Хатларны юлда ачып, фотоларын чүпләп барганнар, күрәсең.

    -Курку кебек хисләрегез дә хәтердә сакланмаганмы?

    -Куркуны хәтерләмим, әмма куркудан калтырарлык вакыйгалар булды үзе.

    -Миналарга эләгеп шартлаучылар да булгандыр...

    -Бер очракны гына сөйли алам. Безгә кадәр килгән егетләргә туган илгә кайтырга ике атна вакыт калып бара иде. Андыйлар күңеленә инде ышаныч керә, алар саклану чараларына да артык игътибар бирми башлыйлар. Шулай ике егет сапер тикшереп өлгермәгән минага эләгеп, гомерлеккә инвалид калдылар. Барысы да безнең күз алдында булды. Сугыш сугыш инде: әле генә кеше бар, берничә минуттан ул инде булмаска мөмкин...

    -Сез хезмәт иткән урында җирле халык бар идеме?

    -Әйе, мин аларның үз диннәренә - исламга булган мөнәсәбәтләренә гаҗәпләнгән идем. Анда чын мөселманнар яши дигән фикер белән кайттым һәм хәзер дә шулай уйлыйм. Әйтик, әфган хатын-кызлары пәрәнҗәдән генә йөри, хәтта йөзләрен дә күрсәтми. Адым саен мәчетләр очрый. Дөрес, азан барысында да әйтелми. Әмма намаз вакыты җиттеме - атышмы-сугышмы, бөтен кеше тезелеп намазга баса. Намазлык өчен төрле урыннарга махсус кадап куелган яшел әләмнәрне кулланалар.

    -Нинди генә сорау бирсәм дә хәтерегезгә сылтыйсыз, бу әфганчыларга хас җаваптан качуның гадәти алымымы? Әллә...

    Реклама

    -Әфганстанга китәр алдыннан, барыбызга да күптөрле авыруларга каршы прививкалар ясаганнар иде. Бөтенебезнең дә тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелеп, чиргә сабышып яттык. Хәрби укуга 120 кеше алынган идек. Иртән 96ыбызны берәм-берәм уяттылар да, "әйдә" дип кенә ымлап, йокы урыныбыздан алып чыктылар. Сугышка без шулай киттек. Бәлки, хәтердәге упкыннар шулар белән бәйледер дә.

    -Хәзер сез җитәкли торган оешма районыбызда кайчан һәм нинди максат белән оешты?

    -Мин Әфганстаннан кайтканда, монда әфганчыларның җыелып очраша торган гадәте, үзенә күрә бер оешмасы булган. Аның оештыручысы үзе дә әфганны күргән, район прокуроры урынбасары булып эшләгән, хәзер Чистай районы прокуроры Расим Хәкимҗанов иде. 1991 еллардан бу эшне мин дәвам иттем. Тагын өч еллап вакыт узгач, аны рәсми рәвештә теркәдек.

    -Әфганчылар 15 февральдә генә очрашамы?

    -Юк, әлбәттә! Без бер-беребезне үзара беләбез, еш очрашабыз. Ә элегрәк, әле оешма теркәлгәч тә, балалары Әфганстанда һәлак булган гаиләләргә үз акчабызга бүләкләр бирүне дә оештырган идек. Хәзер дә төрле очрашулар, вафат булган хәрби хезмәттәшләребез каберләренә зиярәт кылуларны дәвам итәбез. Ике ел элек район җитәкчелеге ярдәме белән Җиңү паркында әфганчыларга һәйкәл куелды. Бер елны Чиләбедән инвалидлар оешмасы белән берлектә автоузыш оештырдык. Хәзер дә тик торганыбыз юк.

    -Бүген әфганчыларга дәүләт тарафыннан ташламалар бармы?

    -Торак шартларын яхшырту максатыннан 2005 елга кадәр чиратка баскан кешеләргә дәүләт әлеге торакның 18 квадрат метры өчен акчалата пособие бүлеп бирә. Коммуналь хезмәтләрдән файдалану өчен ай саен акчалата пособие һәм компенсацияләр түләнә. Дәүләт ярдәм итә алмаган башка очракларда бер-беребезгә үзара булышырга тырышабыз.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Хәзерге вакытта районыбызда Әфганстанда хәрби хезмәт узып, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 128 ветеран яши. 37 солдатның гомере туган илләренә кайткач өзелгән.

    Алар Әфганда батырларча һәлак булды:

    Тәлгать Әхмәтшин, Чишмәбаш авылы

    Рәис Вәккасов, Чуллы авылы

    Шамил Касыймов, Камышлы авылы

    Наил Латыйпов, Купка авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: