Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фаҗигале язмышлар

    "Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Бу - безгә әти-бабайларның, абыйларның изге васыяте, үтенеч-теләге. Шушы васыятьне үтәү өчен һәркайсыбыз үзеннән лаеклы өлеш кертсә, сугышта гомерләре иртә өзелгәннәр каршында йөзебез ак, вөҗданыбыз пакъ булыр иде..." - Олыяз авылының Хәтер китабы әнә шундый сүзләр белән башлана. Бу авылдан фашист мәлгуньнәр белән...

    Реклама

    Сугыш кырында һәлак булган уллары Габдулла, Гәбдерәүф, Габделбәр, Миңлехан өчен Гобәйдулла абый белән Мәликә апаның да күпме күз яшьләре коелгандыр! Тол калган киленнәре, ятимлеккә дучар булган оныклары өчен йөрәкләре әрнегәндер. Никадәр яралы язмышлар!
    Ут эченә озаткан биш улларының дүртесе - Гайсә, Габделхәй, Харис, Афзалның һәлак булуы турындагы хәбәрләрне алгач, әти-әнисе Корбангали абый белән Нәфисә апаның ничек өзгәләнүләрен күз алдына китерүе дә кыен. Бу олы хәсрәтләрне күтәрә алмыйча, бичара ата 1945 елда гүр иясе була. Нәфисә апаның исә сабырлыгын, түземлелеген балаларын яу кырына озаткан башка аналарга үрнәк итеп куялар. Бичара хатынның бәхетенә каршы, улы Котдус исән кайта, яраланган Афзал да кайтып сөендерә.
    Сугыш Гаффәбану апа белән Мөхетдин абый Мөхетдиновларның да ике улын харап итә. Олысы - 41 яшьлек Хөснетдин гражданнар сугышында катнашкан, аннан кулы яраланып кайткан була. Нәрсә икәнен яхшы белә бу афәтнең. Фронтка киткәндә башын өй стенасына терәп, сулыгып елый. Сизгәндер үләсен, җиде баласы, дөньяга туарга торган сигезенчесе Вакыйф, хатыны өчен борчылгандыр. Энесе Шәриф белән бер көндә китә ул. Днепр елгасы буендагы көчле бәрелешләр вакытында Шәриф әсирлеккә алына, аннан кача, һәм янәдән фашистлар кулына эләгә. Аның тоткынлыкта ачтан үлгәнен күрүчеләр булган.
    Барый, Мәсгуть, Җаббар Мәхмүтовлар да ил азатлыгы өчен гомерләрен биргәннәр. Өч улларының үлем хәбәрләрен алган Мәхмүт абый белән Гайникамал апа бу хәсрәтләргә ничек түзделәр икән! Уллары Җаббар укымышлы кеше булган, колхоз рәисе вазыйфасын башкарган. Фронтка эләккәнче Сослангер лагерендагы җәбер-золымны татыган. Аның тол калган хатыны Бибиәсма да сугыштан соң озак яшәми, дүрт балалары ятим калып, барлык авырлыкны олы кызлары Хәтимә үз өстенә ала. Барыйның да дүрт баласы әтисез кала.
    Бертуганнар Әлтәфетдин, Гайфетдин, Гаязетдин Низамиевлар да дошман кулыннан һәлак булалар. Әниләре Гарифә вафатыннан соң, үги әниләренең кырын карашын тоеп үскәнлектән, итекче һөнәренә өйрәнеп, Түбән Кама якларына чыгып киткәннәре мәгълүм аларның, икесе фронтка шуннан алына. Кечесе Гаязетдин исә армия хезмәтен үтәп кайтырга торганда сугыш башлана. Һөнәрле, тырыш егетләр мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калалар.
    Сугыш Хәдичә апа Сабирҗановага әрнү-газапларны аеруча күп китергән. Дүрт улы: Шакирҗан (Шәкертҗан?), Хаҗип, Мөбарәкша, Мөдәррис, ире Идриснең һәлак булуы турында хәбәрләр алгач, ничек түзгәндер йөрәге? Хәсрәт утында янган ана бердәнбер кызы Фәрвәз тәрбиясендә Красноярск өлкәсенең Саралы поселогында яшәп вафат була.
    Гаяз, Гарәфетдин, Габделнур Сәләховларның да газиз гомерләрен сугыш өзә. Әтиләре яшьли үлеп, әниләре Шәмсекамәр апа сигез бала белән тол калганлыктан, балаларга тормыш йөген бик иртә тарта башларга туры килә. Исән кайтып, тормыш көтүне дәвам итү өмете белән китә егетләр фронтка. Япь-яшь көе кем үлем турында уйласын!
    Сабир Тимербаев турындагы истәлекләр аеруча сагышлы. Бик йомшак, нечкә күңелле кеше булган ул. Сугыш башлануга иң беренчеләрдән булып аңа чакыру килә. Хатыны Миннур ике баласы белән озатып калганда Сабир елый-елый сыгылып төшә. Ә Хәниф Нәҗип улы Хәйруллинның соңгы хатында мондый юллар бар: "Бу хатны пычрак, таплы димәгез, болар - минем күз яшьләрем". Әйе, ирләрне дә елаткан бу сугыш.
    Хәтер китабы битләреннән өч бертуган егет: Мөбарәк, Хаҗи, Хаҗипларның фотосурәтләре карый. Дистә еллар аша аларның акыллы, моңсу карашлары сизелә. Олысының фашист концлагеренда газапланып, икенчесенең танк эчендә янып һәлак булуы мәгълүм. Кечесе ике тапкыр яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, янә сугышка керергә торуы турында хат җибәрә. Бу аның соңгы хәбәре була. Кайгыдан әтиләре Фатыйх та 1944 елда дөнья куя, әниләре Гафифә дә сугыш беткәннән соң озак яшәми.
    Сәмигулла Хәбибрахманов дүрт бала белән калган хатыны Миннебикәгә фронттан хат язган: "Исән-сау кайтсам, сезне уч төпләремдә генә йөртер идем. Шинель итәкләре өзелеп бетте, билдән генә калды. Инде ничә тәүлек ач ятабыз. Балаларны суыкта утыртма, келәтне сүтеп ягыгыз. Исән-сау кайтсам, барысы да булыр", - дип язып җибәргән. Насыйп булмаган шул кайтулар. Абыйсы Фәйзерахман да Днепр буендагы бәрелешләрдә башын салган.
    Бүгенге имин тормыш өчен Хәйруллиннар гаиләсеннән өч ир-егет: Зиннур, Исмәгыйль, Габделхәй гомерләрен биргәннәр. Зиннурның данлыклы гармунчы булганы мәгълүм. Их, нинди егетләр әрәм булган бит!
    Фәхерниса апа белән Хәким абый да сугышта өч улларын югалталар. Олысы Барый үзен дүрт бала белән озатып калган хатыны Фатыймага: "Кайткач, бик матур итеп яшәрбез", - ди. Өмете акланмый шул. Энеләре Гарәпша белән Мөбарәкшаның да гомерләре киселә. Дошман пулясы йөрәген тишеп чыкканда Мөбарәкшага егерме яшь була. Фотосурәтендәге моңсу күзләре безгә - киләчәккә төбәлгән: онытмагыз безне, ди кебек.
    Гафар Ярмиев турындагы истәлекләргә аерым тукталырга кирәктер. Дөньяның ачысын-төчесен күп күрергә, гражданнар сугышында катнашырга туры килгән аңа. Колчакны куып, Астраханьга, аннан Бохарага кадәр барып җиткән, чүлләрдә сусызлыктан интеккән. 1941 елда, сигез баласын калдырып, янә яуга чыгып китә ир. Смоленск юнәлешендә сугышка керүе турында соңгы хаты килә. Аның 1942 елда әсирлектә җәфаланып үлүе мәгълүм.
    Өрлектәй ир-егетләрне харап иткән фашистларның явызлыгы. Сабантуйлар батыры, скрипкалар ясап уйнау остасы Мортаза Галиәхмәтов, Янил МТСында бронь белән калдырылган булса да, тылда ятуы белән килешмәгән: дошманга каршы көрәшкә үзе теләп киткән. Аның дүрт баласы әтисез калган.
    Хәтер китабында Гаязов Газиз улы Газизов белән булган сугыш вакыйгасы тасвирланган. Егет разведкада хезмәт итә. Иптәшләренең берсе Адайныкы, икенчесе Купканыкы була, алар бер-берсен ташламаска сүз бирәләр. Бомбалар "яңгыры" астында хәрәкәт иткәндә, якындагы шартлау Адай егетен теткәләп ташлый, ә Гаяз балчык астында күмелеп кала. Аягы бот төбеннән сынган, уң кулы чәрдәкләнгән аңсыз егетне ике иптәше сөйрәп чыгара, шул мизгелдә бомба кыйпылчыгы берсенең башын өзеп ала.
    Яралы Гаяз авылга кайткач та озак яшәми, хатыны һәм ике яшьлек улы белән бәхилләшеп, 23 яшендә дөнья куя.
    Язып-сөйләп кенә бетерерлекмени фаҗигале язмышлар турында? Әрнүле-канлы күз яшьләре түкмәгән гаилә калмагандыр ул елларда. Сугыш хәсрәте әле дә онытылмаган. Хәтер китаплары - шуның ачык бер мисалы. Аны төзүгә үз өлешләрен керткән кешеләр бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен бик кирәкле, саваплы эш башкарып чыкканнар. Рәхмәт аларга. Бу китап белән З.Якупова җитәкләгән Олыяз авылы музеенда танышырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: