Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Эт язмышы гына түгел... (хикәя)

    Бу йортка ничек килеп эләккәнен бик яхшы хәтерли ул. Коеп яңгыр яуганда, кая барып ышыкланырга белмичә, чабып барган җиреннән кемнеңдер нәни куллары тотып алды аны. "Әни, кара нинди матур эт көчеге. Әйдә, без аны өйгә алып кайтабыз", - дигән тавышка сискәнеп, як-ягына караганчы, бер кечкенә малай аны күтәреп, әнисенә таба...

    Бу йортка ничек килеп эләккәнен бик яхшы хәтерли ул. Коеп яңгыр яуганда, кая барып ышыкланырга белмичә, чабып барган җиреннән кемнеңдер нәни куллары тотып алды аны. "Әни, кара нинди матур эт көчеге. Әйдә, без аны өйгә алып кайтабыз", - дигән тавышка сискәнеп, як-ягына караганчы, бер кечкенә малай аны күтәреп, әнисенә таба йөгерә иде.

    Машинага утырып, күпмедер ара бардылар да, бер зур өй янына килеп туктадылар. Ул арада әлеге нәни куллар аны эләктереп тә алды. Шуннан ни булганын бик ачык хәтерләми. Ләкин бу көннән аның тормышы яхшы якка үзгәрде. Ул туйганчы ашады, җылы, йомшак урында йоклады. Кыскасы, кадерле җан иясенә әйләнде ул. Актырнак дип бик матур исем дә куштылар аңа.

    Шулай итеп, җәй узып көз килде, кыш та яз белән алышынды. Ә беркөнне, ишегалдында йокымсырап яткан җиреннән, абзар ягыннан килгән ят тавышка уянып китте ул. Актырнак, колакларын тырпайтып, тыңлап тора башлады. Әлеге тавыш тагын кабатланды. Эт түзмәде, чабып килеп, капка астыннан карады. Анда, куркытырга теләгәндәй, тоякларын тыпырдатып, колын басып тора иде. Көчек бу җан иясен бик үз итте. Иртән күзе ачылуга, дустының тояк тавышын ишетергә теләп, тын калып тыңлап тора, инде алай да бер нәрсә дә ишетелмәсә, үз телендә эндәшеп тә ала. Тегесе дә җавапсыз калмый, мин монда, дигәндәй пошкырып куя.

    И, рәхәт булды да соң беркөнне... Хуҗасы колынны бакчадагы утарга чыгарды да, машинага утырып гаиләсе белән каядыр китеп югалды. Ә Актырнакны син хуҗа булып каласын, дип, бәйдән ычкындырды. Хуҗа булуын раслагандай, эт башта каралты-кура тирәсен карап чыкты. Аннан сон, бакчага чыгып, дусты йөргән утар кырыена килеп ятты. Колын, шуны гына көткәндәй, утар аша сикереп, бакчага чыкты да, дәррәү кабып чабарга тотынды. "Менә кая ул ирек!" Аның чапкан саен чабасы килде. Дустының: "Әй, син, кая чабасын болай? Бакчаны таптап бетерәсен бит. Хуҗа кайткач, икебезгә дә кирәкне бирә, - дип, ләң-ләң өреп, аның артыннан кууына да игьтибар итмәде ул. Бу чабышу Актырнакның үзенә дә кызык булып китте. Куышып та уйнадылар, туктап ял да иттеләр алар, колынның чирәм чемченгәнен дә бик кызыксынып күзәтте эт. Ә менә өйдәгеләр кайткач, "эләкте" аңа. Үзен тоткынлыкка ябарга теләүләрен аңлап, яшь тай йорт хуҗасын тыңламыйча, тагын чабып китте. Ярдәм кирәклеген аңлап, көчек өрә-өрә артыннан иярде. "Җитте, күп уйнадың. Абзарга керергә вакыт. Хуҗаны кыздырма, югыйсә... ач калырсың." Колын, инде үз итеп өлгергән дустының ялваруына битараф кала алмады, горур башын иеп, сарайга юнәлде. Кичкә таба, ачулар басылгач, Актырнакка тәмле кайнар аш чыгарып бирделәр.

    Реклама

    ...Декабрь аеның үзәккә үткеч суык иртәсе иде. Актырнак уянса да, оясыннан башын тыгып карады да, киерелеп, салам түшәлгән җылы "өе"ндә ята бирде. Ишегалдында ят тавышлар ишетелә башлагач чыгып, хуҗасы артыннан иярде. Ләкин ул арада йорт хуҗасы аяк астында буталып йөрмә, дип сарайга ябып та куйды. Эт ни булганын аңламады. "Нәрсә булган соң аңа буген? Нигә ул шундый кырыс? Бер дә алай дорфа сөйләшми иде бит ул дусты белән." Шулчак ят кешеләрнең нәрсәдер кызу-кызу сөйләшкәннәре, дөбер-шатыр нидер ауганын ишетте ул. Колакларын тагын да тырпайтып тыңларга кереште. Кинәт шау-шу тынды... Күпмедер вакыттан соң үзәк өзгеч ыңгырашкан тавыш ишетелде...

    Тукта! Бу аның дусты түгелме соң?! Эт яшен тизлегендә капкага ташланды, өрде, улады, бар көченә капканы тырнады, ләкин аңа да, аның дустына да ярдәмгә килүче булмады.

    Актырнакны ачып чыгарганда караңгы төшә башлаган, кешеләр таралышкан, тирә-юнь тып-тын иде. Ап-ак кар өстендә анда-санда күренгән кан таплары, ит исен сизеп, эт арлы-бирле чабарга кереште. Дустын табарга теләп, йорт тирәсен әйләнеп чыкты. Якын тирәдә җыештырып йөргән хуҗасына өмет тулы күзләрен төбәде, аягына килеп сарылды. "Дустым, хәлеңне аңлыйм. Якыныңны югалту бик авыр, тик нишлисең, дөнья шулай яратылган инде, -дип, аның башыннан сыйпады. Актырнак бу сүзләрне аңладымы, юкмы аның күзләреннән яшь ага иде.

    Карлар эреп, гөрләвекләр акканда Актырнак та җан дусты артыннан китеп барды.

    фото: http://pinkbluelovescute.com/tag/friends/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: