Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Эт кешенең дустымы?

    Юлда йөргәндә кемнәр белән генә очрашмыйсың да, нәрсәләр генә ишетмисең, нинди генә хәлләргә тарымыйсың. Бу вакыйганы үткән көзлектә, Мәскәү-Калининград поездында барганда, Орёл шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге бер апа сөйләгән иде. Мин югары уку йортында белем алучы улым янына, ә ул бу шәһәрдәге кызы, оныгы янына бара иде. Аның сөйләгәнен тыңлаганда...

    Реклама

    -Илебезнең төньяк-көнбатыш регионында урнашкан, Польшага күрше булып, Европага терәлеп торган Калининград шәһәренә бару өчен чит ил паспорты кирәк булганын башта ук белә идем инде. Чөнки бу шәһәргә барганда Белоруссия, Литваны узарга, таможня аша үтәргә кирәк. Шуңа күрә кызым янына беренче тапкыр җыенганда паспортны берничә ай алдан ясатырга бирдем. Ә паспорт әзер булуга, аскы киштәләр туры килсен өчен, билетны 45 көн алдан, Мәскәүдән Калининградка барырга да, кайтырга да алдым, - дип сүзен башлады Мария апа. -Мәскәүнең Белоруссия вокзалында поездга утырту башланганын көтәбез. Мин тирә-ягыма карангалап, юлдашларым кем булыр икән, юньле кешеләр туры килерме, дип борчылып күзәтәм. Ни дисәң дә, юл ерак, бер тәүлеккә якын барасы. "Әнә, яше олы булса да, яхшы сакланган бер карчык бар, бәлки аның белән бергә барырбыз, бу гаилә дә тәртипле күренә, балалары да инде зур, борчымаслар", - дип эчемнән уйлап кына басып тора идем, вагон ишекләре ачылды да, поездга утырту башланды. Безнең плацкарт купесына алдан "күзләп" куйганнарның берсе дә узмады. Сумкаларымны киштә астына урнаштырдым да, тәрәзә янына утырып, "Кемнәр керер икән?" - дип көтә башладым. Борчылуым юкка булмаган икән: әнекәйгенәм, эт башы күренә түгелме соң! Күренү генә түгел, минем каршыдагы киштәгә килеп тә ятты бу эт. 22-25 яшьләрдәге кыз җитәкләгән иде аны. Бу кыз иң беренче итеп сумкасыннан бер тапкыр кулланылышлы җәймә (пелёнка) чыгарды да, аны идәнгә җәйде. Мин этен әлеге җәймәгә яткыра дип торам, кая ул, эте шунда басып "пес" итте. Ул чыккан ис, түзеп кенә тор! Соң яңа гына урамнан керде, ләбаса, шунда эшне бетереп керергә була бит. Эте яңадан киштәгә менеп баскач, кыз сумкасыннан юеш салфетка алып, аның әгъзасын сөртеп алды. Салфетканы да ташлап әрәм итмәде - өстәлгә куйды... Инде болай ук булыр дип уйламаган идем. "Сез нәрсә, үзегезне өегездә дип хис иттегезме әллә, этегез перронда йомышын башкарсын",-дип кисәтү ясарга туры килде. Дөрес, моннан соң "этебез" вагон эчендә "пес" итмәде үзе. Әмма бу күрәселәремнең башы гына булган икән әле. Гадәттә, поезд кузгалуга тамак ялгау, чәй эчү хәстәренә керешәсең. Мәскәүдә яшәүче киленем юлга дип тәмле итеп тавык кыздырып җибәргән иде. Аны бер тапкыр да каба алмадым. Чөнки чәй генә ясап куям, күзләре ут уйнап торган эт, озын кызыл телләрен чыгарып, өстәл өстен ялмый, исни башлый иде. Чәйне генә дә өч тапкыр ясарга туры килде. Кая анда сумкадан тәмле исләр аңкып торган тавыкны чыгару. Эт, муенчагы кычыттыргач, муенын селкеп җибәрә, өстәлгә, ап-ак урын-җир өстенә никадәр йоны коела. Хуҗасының исә ашауга бик исе китми икән, сумкасыннан виноград чыгара да, берсен үзе капса, икенчесен этенә каптыра. Аннан алда гына этен үбә-үбә яратуын, гел юешләнеп торган танавын кулы белән генә сөртеп алуын, күз тирәсен озын тырнаклары белән чистартуына игътибар итсәң, бу кыз гигиена дигән әйберне гомумән белми икән дигән тәэсир кала. Юл буе виноград ашап, төнлә кочаклашып йоклап бардылар алар. Эт булган җирдә бала-чага җыелганын, шау-шу булганын әйтеп тә тормыйм инде. Төнне дә көчкә үткәрдем, чөнки ничә тапкыр этнең гырлавыннан сискәнеп, куырылып уяндым. Таможня аша үткәндә Белоруссия чик сакчыларының эте белән дә эләгешеп алдылар әле. Алар ырлашканда стенага сеңеп бетә яздым. Ничек шулай туры килгәндер, Смоленскидан Калининградка кадәр купеда икәү генә, дөресрәге, " Май" исемле эт белән өчәү барырга туры килде. Миннән башка ул кызга кисәтү ясаучы булмады да. Шуңа күрә юл буе үз-үземне: "Түз, син бит яраткан кызың, оныгың янына барасың, бу вакытлы күренеш кенә",- дип тынычландырырга тырыштым.
    Калининградта 10 көн чамасы ял иттем. Кире кайтырга чыккач, поездга утырганда аерылышу сагышы булса да, кәефем яхшы иде. Кызым, киявем, оныгым озатып куйдылар, вагонга кереп урнаштым. Янә юлдашларым кем булырлар икән дип көтәм. Поезд кузгалырга санаулы минутлар гына калганда, ышанасызмы - этен ияртеп тагын теге кыз минем каршыдагы урынга килеп утырды бит! Минем ул чактагы хәлемне сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин дә түгел, күзем маңгаема менде. Ни эшләргә дә белмәдем. Мин бит инде урыннарым уңайлы булсын дип, билетларны махсус алдан алып куйган идем. Кем уйлаган аны тагын шулай килеп чыгар дип. Проводник янына барып хәлне аңлаттым: " Мин инде бер тапкыр юл буе бу эткә түзеп бардым, башка чыдар хәлем калмады, миндә эт йонына аллергия, теләсә нишләгез!" - дидем. Борчылудан йөрәгем кага башлады, битләрем кызышты, кан басымым күтәрелде. Поезд начальнигын чакырдылар. Ул иң элек бөтен вагон буйлап эт белән барырга теләүче юкмы, дип кызыксынып чыкса да, кече туганнарыбызны бу кыз шикелле яратучы табылмады. Әлеге кыздан: "Сез этегезне махсус читлектә йөртергә тиеш бит, кайда ул?" - дип сораса да, аның эт өчен поезд билеты, ветеринария белешмәсе булгач, артык бәйләнмәде. Бер кәгазь тартма китереп бирде бирүен, әмма эт анда кереп тә карамады, чөнки гәүдәсе зур иде. Таможня аша үткәндә чик сакчылары белешмәне тагын бер кат сорап, берничә тапкыр тикшерделәр. Бөтенесе тәртиптә булгандыр инде, юлда аларны төшереп калдырмадылар. Мәскәүгә көч-хәл белән кайтып җиттем. Мәскәү-Орёл поездында исә, күрше купеда бозау хәтле кап-кара этнең идәндә ятып кайтканын күреп: "Ярый әле бу эт тә минем купега туры килмәде", - дип сөенеп, елмаеп куйдым. Элек бит этләрне вагон астындагы махсус киштәләрдә генә йөртергә рөхсәт итәләр иде. Хәзер кешеләр дә этләр белән бертигез хокуктамы икәнни?! Менә шушы хәлләрдән соң, мин поездга бик шикләнеп, белгән догаларымны укып утырам. Юлдашларым ике мәгънәдә дә "эт шикелле " булмасыннар иде дип телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: