Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Эшнең ояты юк...

    Бүгенге тормышыбызны элеккесе белән чагыштырырлык та түгел: бик мул һәм җитеш заманда яшибез. Ләкин, кибеттә товар ничек кенә күп булмасын, аны бушлай бирмиләр һәм матур, җитеш тормышта көн итим дигәннәргә башын эшләтеп, алдын-артын уйлап, эш-кәсепкә дүрт куллап ябышырга туры килә. Дөрес, аерым һөнәр ияләре, күбесенчә укытучылар, журналистлар, табиблар, галимнәр, сәнгатькәрләр...

    Реклама

    Бүгенге тормышыбызны элеккесе белән чагыштырырлык та түгел: бик мул һәм җитеш заманда яшибез. Ләкин, кибеттә товар ничек кенә күп булмасын, аны бушлай бирмиләр һәм матур, җитеш тормышта көн итим дигәннәргә башын эшләтеп, алдын-артын уйлап, эш-кәсепкә дүрт куллап ябышырга туры килә.

    Дөрес, аерым һөнәр ияләре, күбесенчә укытучылар, журналистлар, табиблар, галимнәр, сәнгатькәрләр совет заманнарында ук иш янына куш булсын өчен ике-өч җирдә эшләп яшәде. Төп хезмәтләреннән тыш, алны-ялны белми эшләүләренең, күп нәрсәләрдән үзләрен мәхрүм итү хисабына тырышуларының әҗере хезмәт хакларына өстәлгәч, иркенрәк суларга бик тә ярап куя иде.

    Эре җитештерү предприятиеләре берәм-берәм ябыла башлагач, ярга ыргытылган балык кебек, кеше ничарадан бичара эзләнергә, фәнчә әйтсәк, эчке ресурсларын эшкә җигәргә кереште, моңарчы уйга да кермәгән яңа эш-һөнәрләргә өйрәнде, кәсеп итү юлларын тапты. Бик күпләр бу шартларда берәүнең дә китереп бирмәячәген аңлап, бары тик үзләренә ышанып, эшкә тотынды. Капка төбендә күрше-күлән белән җыелып хөкүмәтне, җитәкчеләрне сүгеп, котырып баючыларны тәнкыйтьләп, зарланып утырып кына тормыш бармый шул, көн дә ашыйсы килә!

    Үзем яшәгән тирәлектә, иш янына куш булсын дип, кулыннан килгән өстәмә эшләргә алынучылар байтак. Кайсысы оекбаш-бияләй, шәл бәйләп сата. Кибет тирәләрендә үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчәне, кышын консервлаган бакча нигъмәтләрен сатып утыручыларны әйтеп тә тормыйм. Әле тагын бер ише күп еллар буена күпләп сату базарыннан кипкән балык, чикләвек, көнбагыш кебек, узып баручы кызыгырлык ризыкларны алып кайтып сата. Салкын кышларда да, эссе җәйләрдә дә шунда утырган, сату "җене" кагылган кешеләрне кайчагында кызганып та, ә кайвакыт эчтән генә ачуланып та куям. Дөрес, алар үз көчләренә таянып, күпмедер тырышлык, үҗәтлек куеп башкаралар бу "иш янына куш" булсын ниятен. Төкерек төшмәслек суыкта сәгатьләр буе басып сату итәргә маташулары гына аңлашылмый: һәрхәлдә, берсе дә соңгы телем икмәк өчен дип чыгып басмый бит инде. Алар янында туктап, бияләйне салып, акча санап бирә алмаслык суыклар була бит бездә. Яннарыннан узганда, үз-үземә эчтән генә: "Йә Раббым, шушылай кибет төпләренә чыгып, үз-үзеңне аямыйча вак-төяк сатарга калдырма. Пенсиямнең бәрәкәтен, рәхәтен бир!" - дип телим.

    Тагын шунысына игътибар иткәнем бар: "Сатуыгыз барамы, алучы бармы?" - дип сораганда, һич зарлану ишетмим, булганына шөкер итәләр бу вак сәүдәгәрләр. Эшсезлек бит хәзер дип хәлләренә керергә теләсәң дә, җаваплары кыска: "И-и, теләге булган кешегә эш табылмыймы, теләк кирәк, эштән курыкмаска гына кирәк", - диләр. Уйлап карасаң, дөрес тә бит! Әле шушы араларда Казан сырхауханәләрендә караучысы булмаган авыр хәлдә ятучыларны тәрбия кылырга мари ягыннан япь-яшь хатын-кызларның атлыгып торуын белдем. Йөри алмаучыларны аерым машинада кирәк җиренә илтү, өенә кайтару хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр дә бар икән хәзер.

    Моннан 15 еллап элек каршы йорттагы бер абый пенсиягә чыгып тик ятмыйм, хәрәкәт кирәк дип, урам себерә башлады. Күренеп тора, тәртип ярата бу, җаен белеп эшли: ишегалды да гел тәртиптә, чүп җыя торган махсус урыннардан да өем-өем чүпне озатырга өлгерә. Карыйм, көндезләрен, кибеттән бушаган зур-зур картон әрҗәләрне сүтеп, аерым урынга туплый, халык ыргыткан калын картон әрҗәләрне дә җыя. Карап-карап йөрдем дә, түзмәдем: "Иренмисең дә инде, күпме көч түгәсең! Боларны тапшыргач, бераз түлиләрме соң?" - дип сорадым. "Тик утырган өчен акча килми бит, - диде ул. - Юл уңаенда берничә сәгать әрҗә сүтеп, өем-өем картон җыйганнан әллә ни югалтмыйм. Шуларны аена бер тапшырып, кулга тылсымлы "шыгырдый" торган нәрсә кергәндә, бик күңелле була. Читтән кергән бу акчага алдан ук урын әзерләп торам. Теләгән нәрсәне алгач, рәхәт булып китә. Аягың тапылдамыйча авызың шапылдамый, дип борынгылар белми әйтмәгән".

    Икенче мисал: олы юлга караган тәрәзәм каршына һәр шимбә-якшәмбедә, бәйрәмнәрдә бер абый үзе кебек картайган, тузган машинасында килеп туктый да, көнозын мунча себеркесе сата. 6-7 еллап бар инде. Алучысы булмаса, шөгыльләнмәс иде.
    Без үскәндә бала-чаганың колагына: "Эшнең ояты юк", - дип тукыйлар иде. Бу ялкауланмаска, авыр хезмәттән йөз чөермәскә үзенә күрә бер профилактика булган икән.

    Вәсилә РӘХИМОВА
    Татарстан яшьләре
    № --- | 14.08.2015

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: