Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Эшләсәгез, әҗерен күрерсез"

    85 яшендә булуына карамастан, күзләрендәге очкын сүнмәгән әле Кукмарада яшәүче Анна апа Санникованың (кыз фамилиясе Исаева). Хәтере дә көнләшерлек. Сигез бала үстергән ана, 18 онык, 12 оныкчык әбисе гомер юлының һәр мизгелен исендә тота.

    Реклама

    Ачлы-туклы, михнәтле елларда Княгор авылында ишле, зур гаиләдә туып-үскән ул. Әнисе Иҗепке, ире гражданнар сугышында һәлак булып, ике кызы белән тол калган. Күршедә яшәүче, сугыштан исән-имин кайткан Исайның исә хатыны бәби табуга мәңгегә күзләрен йома. Дөньяга яңа гына килгән нәни Полинадан тыш, ирнең ике улы, ике кызы әнисез кала. Авыр тормыш йөген бергә тарту, балаларны әти-әниле итү өчен ике гаилә бергә кушылып яши башлый. 1927 елда Иҗепке белән Исайның уртак сабыйлары Анна дөньяга аваз сала.
    -Колхоз оешкач, әтием атын тапшырып, анда иң беренче булып керде. Үзе ат караучы булып эшли башлады. Үсә төшкәч, Полина белән бергә әтигә булышырга бара идек, - дип балачак хатирәләренә бирелә Анна Исаевна. Кыз Иске Кенә башлангыч мәктәбендә, аннары Поч-Кучук авылына йөреп белем ала. Җәй көннәрендә, көзләрен дә басуда эшләргә туры килә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангач, Анна кебек үсмерләр, фронтка киткән ир-егетләр урынына калып, колхоз эшенә җигеләләр. 70 яшен тутырып килүче Ярми ага яшьләр бригадасы оештыра. Аның хакында әңгәмәдәшем бик җылы итеп искә ала:
    -Хезмәтебез өчен нигә түләмиләр? - дип сорый идек Ярми агадан. "Эштән курыкмагыз сез. Әҗерен киләчәктә күрерсез", - дип тынычландыра иде безне. Булыр, түләрләр, дип көтеп яшәлгән шулай. Сүзләре чынга ашты аксакалның: пенсиям әйбәт, тормышым мул. Сугыш ветеранының тол хатыны буларак та хөрмәт тоеп яшим. Ярми ага үзе генә пенсия күрмичә дөнья куйды.
    Хезмәт белән бергә укуны да аксатмаска кирәк була. 1943 елда 7 сыйныфны тәмамлаган Аннаны Ярми ага Иштуганга, аннары Шәмәрдәнгә урман кисәргә, агач әзерләргә җибәреп карый, әмма кыз икешәр көн генә эшләп кала: яше җитми дип кире боралар. Шундый ерак җирләрдән һәрьюлы авылга ялгызы җәяүләп кайтып керә. Аннан соң кыз, колхоз юлламасы белән Кукмара ветеринария дәваханәсендә белем-тәҗрибә туплап, ветсанитар белгечлеген алып кайта. Белгечлеге буенча колхозда эшли, бер үк вакытта башлангыч сыйныфларда укыта, клуб мөдире вазыйфаларын башкара.
    Эшкә уңган кызның күкрәгендә шәфкатьлелек хисләре белән тулган олы йөрәк тибә. Икенче бәбиен тапканда вафат булган апасы Настяның ире Петрга кияүгә чыгуы да шуны раслый. Сугыш утыннан исән-сау кайтып, тыныч тормышта хатынын югалту хәсрәтен кичергән ирне юатырга, әнисез калган кызга исә барлык назын бирергә тырыша. Синәр авылында яши алар. Анна сигез авылны берләштергән "Победа" колхозында ветсанитар, ферма мөдире булып эшли, сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермаларында хезмәт куя.
    -Эшче куллар җитми иде, шуңа күрә көнне төнгә ялгап тир түгәргә туры килде. Бәби тудырганнан соң да ял бирелми, пособие түләнми иде ул чакта, - дип искә ала. Әйтергә генә ансат: тормыш иптәше Петр Михайлович белән бергә сигез бала: алты кыз һәм ике ул үстерәләр. Сугыштан соңгы авыр елларда аларны тәрбияләү, укыту өчен күпме көч, тырышлык куелганын Анна Исаевна үзе генә беләдер. Ире колхозда төрле эшкә алына: бригадир, склад, ферма мөдире вазыйфаларын башкара. Ә комбайнда эшләгән чагында Аннага аның ярдәмчесе булып басу-кырларны гизәргә туры килә. Кыскасы, гомерләре тырыш, фидакарь хезмәт белән үтә ир белән хатынның. Лаеклы ялга чыгар алдыннан почтада телефонист, мәктәптә каравылчы, буфетчы булып эшләве, ат җигеп балаларга икмәк ташуы турында да сөйләргә онытмады әңгәмәдәшем. Балалары да тәүфыйклы, эш сөючән булып үсәләр, җәмгыятькә кирәкле һөнәрләр үзләштерәләр. Олысы Анна һәм Анастасия - укытучылар, Валентина - бухгалтер, Ольга - сатучы, Лариса һәм Екатерина - шәфкать туташлары, Герман - кранчы, Александр - шофер.
    -Кайларда гына яшәсәләр дә, балаларым, оныкларым газиз туган нигезләрен онытмыйлар. Мәскәүдә яшәүче оныгым Анна Синәрдә йорт төзетте, кайтып йөри. Үзем Кукмарада торам, кызганычка каршы, туган авылым Княгорда бик сирәк булам. Яшем дә зур бит инде. Алда әйткәнемчә, тормышым әйбәт. Бу көннәрне ирем Петр гына күрә алмады, бакыйлыкка күчкәненә утыз елдан артып китте инде. Яшь буынга теләгемне Ярми ага сүзләре белән җиткерәсем килә: эшләгез, иренмәгез, хезмәтегезнең җимешен күрерсез, - дип йомгаклады сүзен "Ана даны" медале иясе, хезмәт ветераны Анна Санникова. Гомер буе ал-ял белми эшләгән ветеранның сүзләрендә хаклык ята.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: